Кемдә нәрсә, казанлыларда – бәйрәм кайгысы

Кемдә нәрсә, казанлыларда – бәйрәм кайгысы

Декабрь бәйрәмнәренә кадәр әле ике ай вакыт бар, әмма Казанның бәйрәм агентлыкларында һәм рестораннарында Яңа ел корпоративларына әзерлек тулы көченә бара инде. Кафе һәм рестораннарда бәйрәм үткәрү өчен гаризаларны сентябрьдән үк кабул итә башлаганнар. 27-31нче декабрь көннәре инде тулаем алынган. Узган елдан аермалы буларак, быел бәйрәмне зурлап уздырырга теләүчеләр бик күп икән.
Соңгы елларда Яңа ел бәйрәмен якыннары белән өйдә үткәрергә теләүчеләр арткан иде. Моның төп сәбәбе пандемиягә барып тоташты. Коронавирус чирен йоктыру куркынычы халыкны өйдә утырырга мәҗбүр итте. Ә узган ел «күңел ачар чак түгел» дип, күпләр корпоративлардан баш тартты. Сәбәбен үзегез аңлыйсыздыр. Ә быел коронавирус та, башка сәбәп тә юк, күрәсең – Татарстан халкы яхшылап бәйрәм итәргә уйлаган. Хәер, республикабыз үзе дә һәркайчан бәйрәм итү яклы булды. 
Исегездә булса, узган ел кайбер Русия төбәкләре мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүдән баш тартты. Әйтик, Чувашия, Санкт-Петербург, Калуга һәм башкалар бәйрәмгә дип бүленгән акчадан солдатларга өлеш чыгарды. Шәһәр урамнары бернинди ут белән дә бизәлмәде, Яңа ел төнендә миллион сумлык салют та күккә очмады, аның каравы – акча хәрбиләргә күчерелде. Ә Казан халкы үз традицияләренә тугры калды – бәйрәмен дә үткәрде, урамын да бизәде, салютын да аттырды... Шуның өчен 13 миллион сум акча сарыф итте. Быел да үткәрәчәк. Казанның төп бәйрәм мәйданчыгын бизәү быел 15 миллион сумга төшәчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Татарстанның отельер һәм рестораторлар Ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова фикеренчә, соңгы өч елда беренче тапкыр зур бәйрәм чараларына ихтыяҗ арткан. Моңа кадәр 100дән артык кешелек корпоратив үткәрү турында хыяллану да була алмаса, быел 300-500 хезмәткәр өчен бәйрәм оештырырга теләгән компанияләр бар.
2020нче елда барысы да тукталды. Халык озак вакыт масштаблы чаралар уздырудан курыкты. Узган ел өйдә дә, офисларда да Яңа елны бәйрәм итү культурасы торгызыла башлады. Әмма казанлылар бәйрәмгә һаман да курку белән карады: кафены броньлады, әмма алдан түләп куярга ашыкмады. 
– Бәйрәмнәр кешеләргә аралашырга, бергә җыелырга һәм, мөгаен, кирәксез уйлардан арынып торырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Бигрәк тә хәзер, барлык тармакларда эшче персонал белән проблемалар булганда, мондый бәйрәмнәр кирәк. Ул коллективны берләштерергә ярдәм итә, – дип сөйләде эксперт «Вечерняя Казань» газетасына биргән шәрехләмәсендә. Хәзерге вакытта рестораннар туристлар агымын көтә һәм яхшы керемгә өметләнә. Өстәвенә, рестораннар үзләре дә казанлыларны гаҗәпләндерергә тора: аларның күбесе Яңа елны өйдән читтә үткәрүчеләр өчен сюрпризлар ясарга әзер. Ташламалар да булмый калмас, дигән фикердә экспертлар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел күпләр гади банкет форматыннан кача башлаган. Хәзер оешма җитәкчеләре хезмәткәрләрен тематик кичә яки сәяхәтләр белән гаҗәпләндерергә тырыша.
«InBlack group» бәйрәм агентлыгы җитәкчесе Ксения Липатова сүзләренчә, хәзер халыкны шаккаттыру авыр. Соңгы елларда иң популяр булып Гетсби стилендәге кичә санала. Өлкәнрәк яшьтәге хезмәткәрләре күп булган коллективлар совет фильмнары тематикасында корпоративларны өстен күрәләр. Мәсәлән, Юлбарыс елында күпләр «Полосатый рейс» фильмы стилендәге кичәләр үткәргәннәр.
Тагын бер тенденция – уен корпоративлары. Алар нигезендә фильм түгел, ә уен ята. Мәсәлән, «Мафия» уены. Барысы да фантазиягә бәйле. Бәйрәм агентлыгы бу идеяләрне тормышка ашырырга булыша.
– Бездә төрле форматлар бар. Теләк кенә булсын. Хәтта корпоративларда вертолет һәм самолетта очучылар да бар, – ди Ксения Липатова.
Бәяләр дә фантазия һәм теләккә бәйле. Әгәр дә син өстәл артында ашап, алып баручының сөйләгәннәрен тыңлап кайтырга гына риза икән, Яңа ел корпоративы 3000 сумга төшәчәк. Уен стилендәге бәйрәм кичәсе бер кеше өчен – 7000 сум, тематик бәйрәм киче 10000 сумга төшәргә мөмкин. Хезмәткәрләремне вертолетка утыртам, дигән оешма җитәкчесе бер кеше өчен 15-20 мең сум акчасын түләргә тиеш булачак...
Менә шундый кыйммәтле вә кызыклы ул Яңа ел бәйрәмнәре. Бар дөньяңны һәм дөньяда барган вакыйгаларны онытып, бәйрәм атмосферасына чумасымы, булганына шөкер итеп, тыныч кына өеңдә утырасымы – монысы һәркемнең үз ихтыярында. Тик тормыш бүген белән генә бетмәс, аз гына булса да алдагысы турында уйлану һәм чама хисен белү комачау итмәс иде.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии