ТОРМЫШ ТӨБЕНДӘ…

Бүген иртүк, җир асты юлыннан Бауман урамына таба барганда, бар тәнемне тетрәндереп, каршыма бер килеп чыкты. Нәкъ каршымда басып тора, аңа карап мин дә ни алга, ни артка атлый алмыйча, аптырашта калдым. Аның елап акча соравына исем, акылым китте. Күзләре сукыр булганлыктан, ул хәтта кулына ни тотканын да күрми. Бу мескен йодрык кадәр җанга карагач, үземнең әнием исемә төште. Мин газиз, бердәнбер якын кешем – әниемне урамга, кешеләр алдында тезләнеп йөрергә чыгара алыр идем микәнни?! Юк, үзем соранып йөрсәм дә, андый эш эшләргә гомердә батырчылык итмәс идем. Бу картны да бит балалары кулына капчык тоттырып: «Бар, дүрт стена арасында тилмереп, ярдәм сорап ятканчы, азрак файдаң тияр, үзеңә җитәрлек булса да акча эшләп кайтырсың» дип чыгарып җибәргәннәрдер. Бу сүзләрнең дөреслегенә ышану ниятеннән әбинең үзенә эндәшеп караган идем, ул чукрак та булып чыкты.

Мондый күренешләр – адым саен диярлек. Тагын шундый бер вакыйга. Күрше әбинең балалары еракларга таралып беткән. Инде күптәннән берсенең дә кайтканы юк. Тик пенсия алыр вакыт җитүгә, оныклары, хәл белергә кайткан булып, акча алырга кайта. Ә ана кеше нишләсен, авызындагы соңгы икмәген дә бирергә әзер ул алар өчен.

Шундый рәхимсез кешеләр белән безнең җәмгыятебез тулган. Үзебез һәрвакыт олыларны хөрмәт итик, авыр вакытларда кул сузыйк, дибез. Ә зур ярату һәм хөрмәт, үзеңнең әти-әниеңә булган кечкенә мәхәббәттән башланмый мени? Аларны яклау, саклау –безнең изге бурыч. Мондый хәлләрдә беребез дә битараф булып калмасак иде.

Ландыш ВӘЛИЕВА.

КФУ студенты.

ТОРМЫШ ТӨБЕНДӘ... , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии