Әни дәресләре

Әни дәресләре

Редакциядә эшләгәндә кая гына бармыйсың да, кемне генә очратмыйсың. Һәркайда кызыклы язмышлар, үз эшенең осталары, их, бу хакта язсаң, нинди кызык материал чыгачак диярлек кешеләр очрап тора. Язасың да, басылып та чыга, кайберләре белән дуслашып та китәсең, ныграк аралаша да башлыйсың. Алар да минем шикелле үк кешеләр икән, проблемалары да синеке кебек үк, кимчелекләре, җитешсезлекләре дә бар. Ни өчен болар хакында язам соң? Журналист булып эшләү дәверендә язу турында түгел, уйларга да курыккан, язмамның темасы итеп аны сайларга башыма да килмәгән кеше – Әнием – Мәстүрә Галләметдин кызы Галиева турында язасым килә. турында күпме җырлар җырланган, күпме шигырьләр язылган, күпме әсәрләр иҗат ителгән. Аны туганнан бирле беләсең, язар өчен материал да артык күп шикелле, сораулар булса да, атналар буена телефонда утырасы, кабул итү көненә эләгү өчен чират көтәсе түгел… Әллә артык күп белгәнгә, язу кыен… Шулай да, тырышып карыйм әле.

Әнием – укытучы. Мин белә-белгәннән бирле башлангыч класслар укыта ул, күрше Югары Яхшыйга йөреп эшләде. Мин башлангычта үзебезнең авылда укыдым, классташ кызымның әнисе Әминә апа укытты. Өйгә кайтып әзерләгәндә, белми утыруымны күреп, әни үзенчә өйрәтә башлый иде. Мин аңа, укытучы апа алай өйрәтмәде, син дөрес әйтмисең, дип киреләнеп утырам. Болай да була икән, дигән уй башыма да кереп чыкмый. Башлангычта укыганда, ник безне әни укытмый икән, дип Сәриядән көнләшеп йөрсәм, күрше авылга барып укый башлагач, ник әнием монда эшли икән, дип кайгыра идем. Чөнки минем бөтен кимчелекләрне, дәрестә ни эшләгәнемне, кемгә нәрсә әйткәнемне, дәрестә ничек җавап биргәнемне әни гел белеп тора. Өйгә кайткач, әти белән миңа да сөйли. Бөтенләе белән түгел, өлешләп-өлешләп кенә… Мактаганнарын әйтми, башкасын әйтә. Акрынлап «укытучы баласы комплексы» барлыкка килә башлады: икеле алырга ярамый, әнисе укытучы булып та укымый, диячәкләр; тәртипсезләнергә ярамый, укытучы кызына яраганны безгә ник ярамасын әле диячәкләр; тегесе дә ярамый, бусы да ярамый… Ярамаган бөтен нәрсәләр дәфтәргә төшә башлады да район газетасына китә башлады: анысын да әнигә күрсәтәсе килми, тегесен төзәтер, монысын үзгәртер, басылып чыккач, күрер әле. Шулай итеп, әни күңелдәгене кәгазьгә төшерергә сәбәпче булды.

Без гаиләдә – өч бала. Шулай да, әни, кечкенәдән үк инде, үз укучыларын, безгә караганда, артыграк ярата шикелле иде. Һәркайсын ярата – кайсын мактап, кайсы хакында борчылып сөйли. Мәктәптән еш кына кызык-кызык йомры хикәяләр дә ияреп кайта. Башлангычларның эчендәге – тышында, уендагы – телендә бит аларның. Кемнең өендә нәрсә бар, кемнең әти-әнисе нәрсә дип әйтә – башлангыч класс укытучысы барысын да белеп тора. Күп еллар элек, Фәлән бала, оешмадагы әйберне үзеңнеке итәсең килсә, аны «списать» итәргә кирәк дип классташларына сөйләп утыра, диеп, шаккатып утырганы истә калган. Бүгенге белән генә түгел, әллә ничә ел элек укып чыкканнарын да һәрдаим искә алып тора. Узган ел кайтканда бер укучысының (9нчы класста укый инде) Русия күләмендәге ярышларда җиңеп кайтып, районда шуңа игътибар итмәүләрен әрнеп сөйләгән иде.

Безнең өйдә китап культы хөкем сөрде. Ул әнинең әнисе – күрше авылда яшәүче әбекәйдән башлангандыр, мөгаен. Китап уку бер хәл, «Казан утлары», «Азат хатын», «Ялкын», соңрак «Идел» кебек басмалар килгәндә, әти, әни белән кем беренче эләктерә – шул беренче укый. Әтинең иртәрәк кайтса, почта тартмасыннан газеталарны алып кичкә кадәр яшереп кую гадәте дә бар. Кич үзе утырып, я кырын ятып укый башлагач кына күрәбез. Әнинең шкаф астындагы кияүгә чыкканнан бирле җыйган «Совет мәктәбе» журналлары – үзе бер тарих! Шкаф җыештыру сылтавы белән шунда кереп китеп, бигрәк тә, класстан тыш эшләр, әхлак тәрбиясе сәхифәләренә йотылам. Ун яшем дә булмагандыр, әнигә: «Сез мине дөрес тәрбияләмисез, «Совет мәктәбе»ндә алай язылмаган», – дигәнемне хәтерлим, аның реакциясе генә истә калмаган. Үзем кияүгә чыгып, әни булгач, исемә төшерде әнием. Әнинең укучыларына мөнәсәбәте, урамдагы кечкенә балалар белән яратып, үз итеп сөйләшүе (өч яше дә тулмаган күрше кызының «сыер кәнфите» сорап кергәч, әнинең дөнья бетереп кәнфит эзләп йөрүләре), мине дә балалар яратырга өйрәтте.

Әти дә, әни дә эштән соң, караңгы төшкәч кенә кайталар иде. Әбекәйнең күзләре начар күрә. Үзе тотынса – күрмәс, иттә төк калыр, бәрәңге әрчелеп бетмәс дип, аның ише эшне миңа куша, янымда, әйтеп торып эшләтә иде. Шулай итеп, аш пешерергә дә, хәтта ипи салырга да иртә өйрәнелде. Ничәнче класста укыганмындыр, 4-5тән артык булмагандыр, көзге пычракта, алар чөгендер басуында чакта, дөге белән җимеш бәлеше пешерергә уйладым. Камыр басып, дөгеләрен чистартып… Пешкәч, ачып карасак, дөге кап-каты! Ашадык бугай инде, хәтерләмим? Әнинең: «Дөгене бүрттереп алырга кирәк иде», – дигәне генә хәтердә. Мин булсам, белмәгән килеш әйберне бозгансың, дип ачуланыр идем, мөгаен! Әнинең эш кушканы әллә ни хәтердә түгел. «Ник эшләмәдең?» – дип орышканы бар. «Әйтмәдең бит», – дигән җавап була алмый. – «Үзең белеп эшләргә кирәк!» Һәм моңа: «Әни арый, аңа ничек тә җиңелрәк булсын», – дигән эчке тавыш та кушыла. Шулай итеп, әни мөстәкыйль булырга, үзеңчә эшләргә өйрәтте.

Әни белән әбекәй арасы бик әйбәт түгел иде безнең. Әбекәй, мәрхүмә, усал, уйлаганын әйтә торган кеше иде. Әнине ни өчен яратып бетермәгәндер, белмим, еш кына: «Минемчә эшләми!» – дип тузынганын хәтерлим. Әни аз сүзле булды микән, сүз арттырып, телгә киләсе килми дәшми йөрде микән, белмим, кайвакыт әбекәйнең: «Телсез!» – дип сукранганын да ишетә идем. Берәү булса, үпкәләр, каенанасын өнәмәгәнен, яратмаганын балаларына да күчерер, аларда да шундый ук хисләр уятыр иде, әни алай эшләмәде. Алай гына да түгел, үзе төшкәнче вафат булган каенатасы, үзе бөтенләй белмәгән бабакайга да мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләгән әни. Бабакайның сугыш юлларын, сугышта алган бүләкләрен барлап, биографиясен ачыклап, ялгышмасам, «Хәтер китабы» өчен мәгълүматлар җыйган иде ул. Яңадан, әбекәйне дә сөйләтеп, шуларга нигезләнеп иншалар язганым хәтердә.

Әбекәй безне, без аны бик ярата идек, әкият сөйләп йоклатканы, күрше-тирәгә: «Кызыкаем мунчалар кертә, кулымнан тотып алып бара, алып кайта», – дип мактавы, балаларына кунакка китеп тә, ике-өч көннән сагына башлавы турында сөйләгәннәре дә шуны әйтеп тора. Әнинең бервакыт чыдый алмыйча, башын учлары белән тотып елаганы гына истә: чарасызлыктан мин дә – 6-7 яшьлек бала – аны кочаклап үксеп еладым. Әни янына да, әбекәй янына да чабам, аларны ничек тә килештерергә тырышам. Үсә төшкәч, әни: «Син безнең өйдәге психологик климатны җайга салучы бит», – дип кабатлый иде. Хәзер, үзем килен кеше булгач, әнкәй (каенанам) белән вак-төяк аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, әнине искә төшерәм, аның белән чагыштырганда бу чүп кенә дип, башымнан чыгарып ташларга тырышам. Әнкәйне үз әбекәем белән чагыштырып, Аллага шөкер, дип эшемне дәвам итәм. Шулай итеп, әни үз үрнәгендә түзем булырга, юл куя белергә өйрәткән.

Әни – укытучы, әти колхозда эшли. Колхозда акчаны елга ике-өч тапкыр түләсәләр – түлиләр, түләмәсләр юк. Ашлыгы, печәне-саламы бар, анысы. Ай саен тере акча алучы – бюджетта эшләүчеләр. Акча мәсьәләсендә өйдә тавыш чыкканы булмады безнең. Әнинең әтине: «Акча эшләмисең, акча юк, җитми», – дип битәрләгәнен дә, акча юклыктан зарланып утырганын, әтине яманлаганын да хәтерләмим. Шул ук вакытта сораган саен чүпрәк-чапрак та алмый иде: «Мөмкинлек юк!» Шулай итеп, әни ирдән көн туган саен акча таләп итмәскә, булганын җиткерә белергә өйрәтте.

Әни үзе дә өйрәнгәндер… Үзе каенана ул хәзер, мин – әбекәйләрем кызы – эчемдәге тышымда, ошаганын да, ошамаганын да әйтәм, җыелып-җыелып килгәнне чыгарып тузынганым да була. Әни алай түгел, «каенана стажы» күп булмаса да, киленнәрен миңа яманлаганы юк, үзләренә дә тавыш күтәргәне юк, дип беләм. Мин бер уйлаганымны ярып салгач: «Их!..» – дип, бик озак кына эндәшми утырды да, киленен кызганып: «Кеше баласы бит ул…» – диде.

Әни быел да беренче класслар кабул итеп алды. Телефоннан сөйләшкәндә дә беренчеләрен сөйли… Шул ук Әлифба, шул ук математика… Әнинең яратуы да шундый ук, бары тик балаларының исемнәре генә үзгәрә… Әни алар белән үзе дә өйрәнә. Быел көз ноутбуклар бирделәр, үртәлә-үртәлә шунда эшләргә өйрәнә, балалар санынча гына кайтарылып, үзенә эләкмәгән дәреслекләр белән яңа программа нигезендә эшләргә өйрәнә.

Күптән түгел генә каенанамның әти-әнисе – дәү әти белән дәү әни өйләнешүләренең 75 еллыгын билгеләп үттеләр. Аларга карыйм да, әнкәйнең бәхетенә сөенәм: кайтып сыенырга әтисе дә, әнисе дә исән, Аллага шөкер. Аларга карыйм да, үземнең әти белән әни шулай озын-озак тигезлектә яшәсә иде, дип телим.

Әни кабатларга яратмаган, тәмен бетерәсе килмәгән сүзне дә әйтмим, башкача итеп язам гына: я-ра-там!

.

Әни дәресләре , 4.2 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии