«Бәхет турында яздым»

«Бәхет турында яздым»

Бәхет нәрсә ул дигән сорауга ни дип җавап бирер идегез? Гомумән, бәхет турында уйланганыгыз бармы? Казанда яшәүче 28 яшьлек пиар белгече Динара Зиннәтова бу турыда уйлап кына калмаган, китап та язган хәтта. Дөрес, китап рус телендә. Ләкин ул татарларның бәхет хисен ничек яшәве, бәхет буларак нәрсәне кабул итүе турында. Бу уңайдан Динара белән әңгәмә дә кордык:

Динара, шушындый эчтәлектәге китапны ничек яза башладың? Тик торганнан булдымы ул, әллә күп еллар буе уйланып йөри идеңме бу хакта?

– Мин китаплар яратам. Бервакытны китап кибетләрендә бәхет темасына китапларның күбәеп киткәненә игътибар иттем.

Бигрәк тә «Хюгге» агымы популярлашты. Хюгге – скандинав илләрендә барлыкка килгән сүз. Ул рәхәтлек, тирә-якның ямен тою, иминлек, канәгатьлек хисләрен аңлата. Өеңдә, тормышыңда хюгге рухын булдыру турында бүген китаплар бик күп. Шуларның берсе минем дә кулыма килеп эләкте. Аны укып чыкканнан соң, башыма шундый фикер килде – безнең, татарларның да үз бәхет фәлсәфәбез бар бит. Нишләп соң әле без аны популярлаштырмыйбыз? Шулай итеп мин татар «хюггесы» турында китап язарга уйладым. Аңа бик гади – «Бәхет. Счастье по-татарски» дигән исем бирдем.

Бу китабыңда татарча бәхетне ничек итеп тасвирларга тырыштың инде?

– Мин бәхет төшенчәсен татарларга гына хас яшәеш үзенчәлекләре белән бәйләп ачтым, тасвирладым. Үзем үскән татар гаиләсендәге туганлык, үзара аралашу, балалар тәрбияләү алымнары турында сөйләдем. Татар халык авыз иҗаты белән бәйле үрнәкләр дә керттем. Бәхет турында гына түгел китап, мин анда татарларның иң яхшы сыфатларына: кунакчыллыгына, тәрбиялелегенә, сабырлыгына да басым ясадым. Китапта да бар бу мисал, аны сезгә дә сөйлисем килә. Татарстанда «КамАЗ» заводы төзелгән вакытта , эш барышын карарга төрле илләрдән туристлар һәм журналистлар килгән ди. Бер төзүче – милләте буенча татар, Франциядән үк кайткан журналист Андре Ремакльне үзенең әниләре янына авылга кунакка чакырган. Карагыз, нинди ачык күңеллелек! Үз иленә кайткач, журналист бу хакта: «Татарларның кунакчыллыгына чикләр юк!» – дип, сокланып язган. Чөнки бу журналистны әле бер гаилә, әле икенчесе үзенә кунакка чакырган. Һәр өйдә тәмле ризыклар пешереп табын корып көтеп торганнар. Үз репортажларында Ремакль шушы татар авылында ашап караган татар сыйлары турында да телгә алган, хәтта.

Миңа калса, китапта бәхетнең асылы авыл, әбиләребез һәм туганнарыбыз, татарлыгыбыз аша аңлатылган. Ә бит хәзер авылны түгел, шәһәрне сайларга тырышалар. Татар телен түгел, рус телен сайлыйлар. Димәк ул бәхетне күрмиләр булып чыгамы?

– Соңгы вакытта милләте буенча татар булган, тик ниндидер сәбәпләр аркасында телебездән, татар дөньясынан ерагайган кешеләр дә тамырларыбызга тартыла башлады. Андый кешеләргә, урысча әйтмешли, «индивидуальный подход» кирәк. Алар капылт кына татар мәдәниятына, без яши торган чын татар тормышына «кереп чума» алмый. Шуңа күрә минем китап – татар тормышыннан ерак булган кешеләрне әкренләп үзебезгә тарту, милли яшәешнең яңа якларын ачып, аларны шуның белән кызыксындыру. Шуңа күрә дә китап беренче чиратта рус телендә чыкты. Мәсәлән, болай дип яздым: «Без балачакта, өйгә шөпшә яки бал корты очып керсә, Фәүзия әбекәй аны беркайчан да үтерми иде. Моның урынына ул кулына буш шырпы кабы алып, җитез генә теге бөҗәкне шунда эләктерә, аннары тәрәзәне ачып, урамга очыртып җибәрә. Без – балалар моны ниндидер фокус караган кебек күзәтәбез. Татарлар һәрвакыт табигать белән бер бәйләнештә яшәгән. Безнең әби белән бабай бөтен үләннәрне белә иде, яз җитүгә кетердәп тора торган үсемлек кыякларын алып, әрчеп, безгә ашаталар иде. Печән өсте чорындагы авыл кичләрен хәтерлим. Бакча артындагы зур печән кибәнен һәм аның яккан мунча төтене белән катышкан исен… Авылдагы тормыш – табигатькә мәхәббәт ул». Моны укыгач һәркем татар авылындагы әби-бабасын, балачагын, димәк – тамырларын исенә төшерер. Мондый мисаллар үзеннән үзе үткәнгә алып кайта, дип саныйм.

Динара, әлеге китап кәгазь форматта юк, бары тик электрон вариантта гына. Ни өчен шулай?

– Китапны бөтен дөньядагы, шул исәптән чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да җиткерәсем килде. Китапны электрон форматта чыгару уңайлы, моның өчен махсус мәйданчыклар бар һәм бу эш автордан акча таләп итми диярлек. Кәгазь китап чыгарыр алдыннан электрон версия чыгару китапның укучыларда никадәр кызыксыну уятканын күзәтергә дә мөмкинлек бирә. Китап чыгуга ике ай, бүгенгә аны йөздән артык кеше укып чыкты. Танышларыма, туганнарыма, дусларыма китапны үзем җибәрдем. Мин белмәгән 52 кеше китапны «Литрес» интернет-кибетеннән сатып алды. Әлегә бары тик уңай бәяләр ишетәм. Күп кеше китапны балачак хатирәләренә кайтара, чын татар бәхетен тоярга ярдәм итте дип, рәхмәт сүзләре яза. Кызганыч, бу китапта күп мәртәбә исемнәре телгә алынган әбиләрем һәм бабайларым дөньяда юк. Аларның бәясен дә ишетәсем килер иде. Бу китапны инде алар мәрхүм булганнан соң яздым һәм аларга багышладым. Өлкәннәр киткәч, аларның тормышы, әйтеп калдырган сүзләре турында уйлыйсың. Китапны укыган күп кеше бу образларда үз әби-бабаларын таныр. Чөнки алар – нәкъ менә безгә, татарларга гына хас булган үзаң ияләре. Әби-бабайларның тормыш тәҗрибәсен бу китапта тасвирлап, мирас итеп сакларга теләдем.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Динара ЗИННӘТОВА

Бәхет. Счастье по-татарски

Китаптан өзек (кыскартып бирелде)

Сүз алды

…Казан һәм Татарстанга килүче туристлар бездәге кешеләрнең ачык йөзле булуына, кунакчыллыгына сокланып китә. Кунаклар бездә зур бәйрәм, гаилә җылысы мохитен тоя. Бу китапта мин шушы зур татар бәхетенең кечкенә элементларын җыйдым. Китапны укый-укый, аларны һәркем үз тормышына кертә алачак. Кайнар өчпочмак исе һәм чәк-чәк татлысыннан үрелгән рәхәтлек хисе. Акыллы татар әбиләре киңәшләреннән җыелган гармония. Күпгасырлы гореф-гадәтләргә нигезләнгән тормыш ямен күрә белү.

Татар гаиләсендә бәхет — ул кечкенә көндәлек сөенечләр һәм зур гаилә бәйрәмнәре. Туганнар, күршеләр, табигать һәм тирә-юнь белән гармониядә яши белү. Бу китапта мин үзем үскән татар гаиләсендәге кыйммәтләр белән бүлешергә телим. Китапны укып, дөньяның төрле илләрендә татарларны ни өчен яраталар – шул нәрсәләрне сез үз тормышызга, үз йортыгызга кертә алачаксыз.

Татар гаиләсендә бәхет

Без үскәндә әбекәйләр еш кына: «Бэхетең-тәүфыйгың булсын» – дип әйтәләр иде. Шуңа күрәдер, «бәхет» сүзен ишетүгә үк, бу парлы сүзнең икенче өлеше – «тәүфыйк» искә төшә. Нәрсә соң ул тәүфыйк? Ул тәрбияле булу, тирәңдәге кешеләргә карата мәрхәмәтле булуны аңлата.

«Бәхетең-тәүфыйгың булсын» – тотрыклы гыйбарә кебек. Мин аны болай аңлыйм: изге ниятләрең булмаса, чын-чынлап бәхетле була алмыйсың, димәк. Безгә бәхет-тәүфыйк теләп, әбекәйләр нәкъ шушы фикерне җиткерергә теләгәндер. Кечкенәдән үк без мөһим хакыйкатьне аңларга тиеш булганбыз: бәхетле булыр өчен беренче чиратта дөньяга ачык йөзле, мәрхәмәтле булырга кирәк.

Татар гаиләләре ничек барлыкка килгән? Күпләрегез моны беләдер. Белмәгәннәргә сөйлим: әбиләребез яшь чагында кичләрен «аулак өй»гә җыелган. «Аулак өй» – буш өй дигәнне аңлата. Ата-ана төрле эшләр буенча берничә көнгә авылдан киткәч, йортны яшь кыз карап торырга тиеш булган, шул йорт «аулак өй» дип аталган. Яшь кыз төрле хуҗалык эшләрен карап, өйне чиста тотарга тиеш булган. Боларны башкарып өлгерү өчен аңа ярдәмгә дусларын чакырырга рөхсәт иткәннәр. Һәркем нинди дә булса эш эшләгән: кызлар йон эрләгән, чигү чиккән, егетләр чабата үргән, агачтан өй өчен төрле кирәк-яраклар ясаган. Эштән ял иткән арада, кичләрен күңел ачу гадәте булган: яшьләр җырлап, уеннар уйнаганнар, такмаклар әйткәннәр. Шундый аулак өйләрдә танышып, үзләренә пар сайлаганнар.

…Миңа калса, татар гаиләләрендәге бәхет серләренең берсе – ул үзенчәлекле юмор хисе, бер-береңнән җиңелчә шаярта белү, үз-үзеңнән көлә алу. «Гөргөри кияүләре», «Әлдермештән Әлмәндәр», «41нең арбалы хатыннары» спектакльләрен караган һәрбер кеше минем ни турында сөйләвемне аңлар. Татар гаиләсендәге юмор – ул нидидер уникаль, безнең йортларыбызда үзенчәлекле мохит булдыручы әйбер. «Аулак өй»дә үк барлыкка килеп, картлыкка кадәр ир белән хатын арасында яши торган нәрсә.

Минем әби-бабаларым һәрвакыт бер-берсеннән кызык итеп шаярта белә иде. Фәүзия әбекәй, гәҗит укырга утырып, зур, калын пыялалы күзлеген кияр иде. Тәлгать бабакай, моны күргәч, кулын селтәп: «Салып ат әле шул күзлегеңне, Фәүзия! Бөтен чибәрлегеңне боза бит!» – дип җибәрер иде. Әбекәй, гәҗитен укып бетереп, күзлеген салгач, бабакай: «Менә бит, күзлексез нинди матур», – дия иде. Шул сүзләрдән бергәләп көлә иделәр.

Фәүзия әбекәй кечкенә чагында базга егылып, борынын җәрәхәтләгән булган. Кайчак бераз сүзгә килеп, үпкәләшкән чакларда бабакай: «Борының гарип булса да, сине сайлаганмын бит әле! Мәхәббәт шул инде!» – дип әйтеп куя иде.

Ул чор гаиләләре, аерылмыйча, гомер буе иңгә-иң куешып яшәгәннәр. Өйләнү кешене гомер буена сайлап, бөтен кимчелекләре белән бергә кабул итүне аңлаткан. «Мин моны эшләгән идем, син моны эшләргә тиеш» диюләр дә булмаган. Барысы да ничектер үзеннән-үзе аңлаешлы булган, компромисс табыша белгәннәр.

Әбиләремне искә алганда, аларны кимсетелгән, хокуклары бозылган хатыннар итеп бер дә күз алдыма китерә алмыйм. Элек татар гаиләләрендә хатын-кызлар көчле, кыю булган. Алар яшәгән чорда ир һәм хатын арасында, бүгенгегә караганда, тигезлек күбрәк булгандыр, дип уйлыйм. Уртак хәзмәт аларны тигез иткән. Ир-ат печән чапса, хатын-кыз икмәк салган. Хатын бакчаларга су сипсә, ир-ат маллар караган. Аларның ызгышып талашырга вакытлары да булмагандыр. Ял иткәндә алар өстәл артында әкрен генә сөйләшеп утыралар, бергә телевизор карыйлар иде. Әбекәй гәҗитне кычкырып укый, аннан соң яңалыклар турында үзара фикер алышалар иде. Авылдагы күпчелек гаиләләр шулай яшәгәндер.

Фәүзия әбекәй гади генә әйберләрдән сөенергә бер сәбәп таба белә иде. Җиләк тулы чиләкне кайнатма ясый торган тимер табакка сибеп салганда: «Карагыз әле, нинди хәзинә бит бу! Табигать хәзинәсе» – дип әйтә торган иде.

Шундый гади әйберләргә шулай итеп шатлана белү безгә — зур шәһәрдә яшәүчеләргә җитми дип уйлыйм мин. Без һәрвакыт каядыр ашыгабыз, акча артыннан куабыз, җәйләрен диңгезгә бара алмаганга каш җыерып йөрибез. Югыйсә гади, чын һәм шундый бик мөһим бәхет һәрчак кайдадыр якында гына, күреп һәм тоеп өлгерергә генә кирәк.

Шушы күзәтүләрне гомумиләштереп, татар гаиләләрендәге гармония һәм бәхетле тормышның берничә нигезен билгелисем килә:

– Уртак хезмәт ир белән хатынны тигез итеп, күп кенә бәхәсләрдән саклый.

– Элек гаиләдә рольләр аңлаешлы итеп бүленгән һәм беркем аларга каршы көрәшмәгән.

– Ялкауланырга вакыт калмаганда, булыр-булмас уйлар да тумый. Ә сирәк эләгә торган ял вакытын ник ызгыш-талашка сарыф итәргә?

– Сугыш чорыннан соң хатын кызлар кияүдәге тормышның кадерен белгәннәр, ирләрен ихтирам итеп, саклап яшәгәннәр. Ирләр, үз чиратында, хатын-кыз назының кадерен белеп, гаиләләренә тугры булган. Гаиләле тормышның кыйммәтен аңлау булган.

– Кирәкле вакытта шаярта белү, назлы сүз таба алу теләсә нинди аңлашылмаучанлыкны юк итә ала.

Комментарии