- 03.09.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №34 (31 август)
- Рубрика: Аулак өй
«...Бер заман бардым Печән базарына, –
Шунда мин таптым азык язарыма...
Иртә берлән кайнамакта бу базар,
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр...».
Татар халкы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 1908нче елда язылган әлеге сатирик поэмасына ел да бер кайтып киләдер, мөгаен. Бигрәк тә август айларында. Ник дигәндә, нәкъ менә җәй азагында Казанда «Печән базары» фестивале уза. Бер урынга кул осталары җыелып, үз продукцияләрен халыкка тәкъдим итә. Дөрес, бу күптән Тукай заманындагы базар түгел инде анысы, ләкин исеме генә булса да телдән төшмәве күңелгә җылы йөгертә.
26нчы август, шимбә көне дә искәрмә булмады – Казанның Кабан күле яр буенда «Печән базары» узды. Без дә күреп, хозурланып, базар әйләнеп кайттык.
ТАРИХНЫ ҮЗЕБЕЗ ЯЗАБЫЗ
XVIII гасырдан алып 1930нчы елларга кадәр Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан, Шәрык базарын хәтерләткән сәүдә, җәмәгать һәм мәдәният үзәген Печән базары дип атаганнар. Күпләр Печән базары хакында Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укып белә. Шагыйрь шул рәвешле татар халкы тарихында озак еллар дәвамында яшәп килгән бу күренешне мәңгеләштерүгә үзеннән зур өлеш керткән. Базарның нәкъ үзәге булып «Печән базары» мәчете (хәзерге «Нурулла» мәчете. – Р.Н.) саналган. Печән базары 1932нче елда яшәүдән туктый, әмма моннан 10 ел элек милли үзаңлы татар яшьләре тарафыннан әлеге традиция кабат яңартылды.
Печән базарын тергезү – татар халкын бар дөньяга таныту, аның мәдәни кыйммәтләрен популярлаштыру, актуальләштерү юнәлешендә башкарылган зур эшләрнең берсе. Ул Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан 2013нче елда башкарыла. Бу ел Габдулла Тукайның вафатына 100 ел тулу белән истәлекле иде. Бөек татар шагыйрен искә алуга багышланган рәсми чаралардан тыш, форум яшьләре үзләренең «Тукай 100е» дип исемләнгән проектын тәкъдим итте. Алга таба чараның исеме үзгәреп, «Печән базары»на әйләнде.
– Беренче фестивальне без дәүләт ярдәменнән башка, үз көчебез белән оештырдык. Үз акчабызга сөлгеләр сатып алдык, үзебез тектек. Мин Тәбрис Яруллин, Илһам Хаҗиев, Гөлсария Сибгатулина, Ленария Мөслимова, Диләнур Әхмәтҗанова, Нигина Низамиева белән берлектә оештырдым. Безнең төп максатыбыз – барлык заманча трендларны татар стиленә күчерү иде, – дип уртаклашты фестивальгә нигез салучы, журналист Гөлназ Бәдретдинова.
Ул елны базар апрель аенда Париж Коммунасы урамында үтте. Биредә шагыйрьләр өчен ачык микрофон, зур булмаган милли әйберләр сату ярминкәсе оештырылган иде. Кызыклы фактларга тукталсак, беренче «Печән базарын»да бары тик 12 дизайнер катнашкан булган, ә хәзер аларның саны 700дән артык. Алар арасында Казанныкылар гына түгел, ә Башкортстан, Киров һәм Мәскәү өлкәләреннән килгән «алтын куллы»лар да бар.
ЯҢАЛЫГЫ ЮК ТҮГЕЛ
«Печән базары»ның 10 еллык тарихы бар, дидек. Һәр ел бер-берсен кабатламаса да, охшашлыклары шактый. Аларны, әлбәттә, сәүдә мәйданында күрергә мөмкин. Ел саен диярлек бер үк продукция тәкъдим ителә. Дөрес, ун ел элек базарда тәкъдим ителгән калфаклар гына түгел хәзер кибет киштәләрендә. Татар орнаменты һәр киемгә – кепка, шорты, панама, күлмәк, күкрәкчә, футболка, куртка – барысына төшерелгән. Шулай итеп, 10 ел элек үзләре алдына татар стилен тренд итүне максат итеп куйган яшьләр үз дигәннәренә ирешкәннәр дияргә мөмкин. Өстәвенә, базар кунаклары күбрәк татар милли бизәкләре төшерелгән алка һәм муенсаларны, открытка һәм дәфтәрләрне үз итә. Бу шулай ук уңышның бер кыйпылчыгы дисәк тә, ялгышмабыз.
Базардагы сәүдә тулаемы белән бизнеска әйләнгән – монысы хак. Бәяләр кесәгә суга торган. Гадәти тормышта 150 сумга бер чынаяк чәй алып эчмибез. Ә монда халык «Автор чәе» дип, шуны ала. Баксаң, шул ук мәтрүшкәле чәй ул. Алка һәм муенсалар янына гомумән якын килерлек түгел – 400 сум да, 900 сум. Кул эшләнмәләре булгач, кыйммәтле, дибез, аклыйбыз. Алай дисәң дә, алучылары табылмый түгел. 26нчы август көнне базарга килүчеләр саны 40 мең кешегә якын булган. Шуларның берничә дистәсе булса да берәр эшләнмә сатып алган икән, дизайнерларга зур ярдәм бу.
«Печән базары»ның төп бурычлары арасында болар гына түгел, билгеле. Һәр ел саен базарда татар халкының күренекле язучы һәм шагыйрьләренең әсәрләре яңгырый. Быел татар зыялылары – Гаяз Исхакый, Шәриф Камал, Рабит Батулла, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Заһидә Тинчуринаның хатлары укылды. Дөрес, аларны яңгыратуда заманча алымнар да актив кулланыла – көй өстәлә, шул рәвешле әсәрләрнең мәгънәсе дә башка төсмер ала.
Иң беренче «Печән базары»нда татар милли киемнәрен тәкъдим итү булган иде. Татарча мода күрсәтелде. Бүген дә тарихның беренче битеннән үрнәк алып, әлеге традиция кабатланды. Ләкин «мода» күрсәтүчеләр милли орнамент төшерелгән заманча киемнәрдән иделәр. Замана үзгәреш таләп итә шул – әлеге вакыйга кунаклар күңеленә хуш килде.
Тагын бер яңалык: татар стендапы оештырылды. Халыкта татарлар шаярта белми, диләр. Тик бүген моның киресенә инандык. Катнашучылар арасында үткен теллеләр чыннан да бар иде. Аларның чыгышларын халык җылы кабул итте. Бер катнашучының мәзәге әле дә колакта яңгырый: «Узган ел барысы да борчылды. Мобилизация дип кайгырды... Татар телевидениесенең булуы яхшы менә! Анда бернинди борчылу да юк! Татар каналын кабызасың икән, анда Мамадыш әбиләре татар милли ташкабак көнен билгеләп үтәләр! Матурлык бит! Сер итеп кенә әйтәм: татарларда милли ташкабак бәйрәме юк! Ярар, әйдә, үткәрсеннәр! Үзләре уйлап та чыгарган, үзләре билгеләп тә үтәләр. Кыскасы, Татарстан телевидениесен карагыз, нервларыгызны саклагыз!».
Моннан тыш, Камал театры янындагы мәйданчыкта барлык теләүчеләрне дә татар биюләренә өйрәттеләр. Урысча китапларны татарчага тәрҗемә итеп тә укыдылар. Тик бу мәйданда кешеләр аз иде. Аның каравы, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары балалар өчен мастер-класслар оештырды. Нәни кунаклар әлеге мәйданчыкны ел да көтеп ала.
Сагындырып килә торган «Печән базары» шулай тиз генә үтә дә китә. Сөйләрлек нәрсә күп булмаса да, күрерлек вакыйгаларга бай бу базар. Татар рухы саклана дип ныклап әйтеп булмаса да, әлеге фестивальнең татарча исем йөртүе һәм милли киемнәрнең, гореф-гадәтләрнең саклануына адым ясалуы инде зур алкышларга лаек. «Печән базары» яшәүдән туктамасын!
ФИКЕР
Нәсимә САДЫЙК:
– «Печән базары» Казан өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен искиткеч чара. Тарихи яктан да, тел ягыннан да, яшьләргә милли тәрбия бирү ягыннан да. Милли киемдә йөрүчеләр күбәя бара, татарча сөйләшүне дә күбрәк ишетәсең. Кәләпүш кигән кечкенә генә малайлар, калфаклы кызлар... Татар киемнәре, татар бизәкләре төшкән савыт-саба, урын-җир әйберләре күп сатыла. Милли күлмәкләр, кәчтүмнәр – бар да бар!
Айрат БИК-БУЛАТОВ:
– Фестиваль татарларның визуаль образларын күрсәтә. Мода – монда иң мөһим сүз. Ягъни милли орнаментлар һәм шул мотивларның заманча һәм модалы яңгырашы мөһим биредә. Бу киемдә дә, дизайнда да һәм башка нәрсәләрдә дә. Хәзер инде безгә татар «фастфуд»ы булган «кыстыбургер» (татар милли ризыгы кыстыбый һәм чит ил бургеры катнашмасы) гадәти нәрсә, әмма мин бу исемне беренче тапкыр нәкъ «Печән базары» телендә ишеткән идем сыман. Һәрхәлдә, ул фестиваль фәлсәфәсенә бик туры килә.
«Печән базары» фестиваль-ярминкәсе безгә заманча визуаль образлар бирүе белән һәрвакыт кадерле булды. Ләкин аның һәрвакыт татар милли кодына нигезләнеп әзерләнүе мөһим.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии