Әнием дустын эзли

Сәлам Бәйрәкәтамактан! Сезгә бер үтенечем бар. Минем әни Манзума Мостафа кызы (кыз чагындагы фамилиясе Шәрәфиева) үзенең балачак дусты Хәсбиҗамал Шәриф кызын (кыз чагындагы фамилиясе Галиева) эзли. Әтисен Төмән Шәрибе дип тә йөрткәннәр. Алдан ук искәртеп куям, безнең фамилияләр Салават Юлаев, Юлай Азналин шикелле. Әни хәзер Мөгыйнова булып йөри. Ә минеке Миңнуллин.

Фәһим МИҢНУЛЛИН.

Ютазы районы, Бәйрәкәтамак авылы.

Комментарии