«Безнең гәҗит» очраштырды

«Безнең гәҗит» очраштырды

Үткәннәр сагындыра. Моннан 40 ел элек Буа ветеринар техникумын тәмамлаган 128нче төркем студентларының язмышы кызыксындыра. Бу уңайдан күңел серләрен халыкчан, хәлгә керә белүчән «Безнең гәҗит»кә ачарга туры килде. Рәхмәт яусын, «КАЙДА СЕЗ, БЕРГӘ УКЫГАН КЫЗЛАР?» дигән сагыну хаты (,№14, 9 апрель, 2014) басылып та чыкты. Бәхеткә, аны укучылар да табылды. Телефон аша хәбәрләшкәч, Казанда очрашу көне дә билгеләнде.

Ниһаять, Ульяновскидан Хәния, Яшел Үзәннән Хәлимә, Чүпрәледән Рузалия, Кукмарадан Люция, Апастан Сәлимә, Ютазыдан Әнис, Актаныштан Нәзирә башкалада күрештек. Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, студент чактагы кызык вакыйгаларны искә төшердек. Гаилә хәле, эштәге казанышлар турында сөйләштек. Ә аерылышканда: «2015нче елның июль аеның өченче шимбәсендә «Кол Шәриф» мәчете янында очрашканга кадәр!» – дип саубуллаштык.

Юл өзеклеген тоташтырганың, араларны ялгаганың өчен рәхмәт сиңа, «Безнең гәҗит»!

Нәзирә (Әминова) АХУНОВА.

Актаныш районы, Шәбез авылы.

Комментарии