Туганнар концерты

Моннан нәкъ 7 ел элек «Без – әнкәйнең биш баласы» дип исемләнгән гаилә концертыбыз белән әниемнең туган авылы Балык Бистәсе районы, Түбән Тегермәнлек авылында чыгыш ясаган идек. Быелның 7нче мартында исә «Бер күрешү – үзе бер гомер» дигән концертыбыз белән туган авылыбызга кунакка кайттык. Монда әбием Рәхимә белән бабам Тәлгать Мөхәммәтҗановларның балалары, кияү-киленнәре, оныклары чыгыш ясады. (Бабам Тәлгать бүгенге көндә исән-сау, улы Рәдис, килене Рамилә белән төп йортта гомер итә. Ә менә әбием Рәхимәнең, ни кызганыч, бакыйлыкка күчкәненә быел 15 ел).

Өч сәгать буе барган бәйрәм чарасын оештыруда Чаллы шәһәрендә гомер итүче абыем Фәнис Мөхәммәтҗанов бик күп көч, тырышлык куйды. Концертны Фәнис абый үзе һәм әбием белән бабамның иң беренче оныгы – мин алып бардым. Бүген дә төп йортның учагына җылы өстәп, тәрәзәдәге утларны сүндерми яшәүче кече киленебез Рамилә Мөхәммәтҗанова, әниләре урынына калган иң олы апалары – минем газиз әнием Әнисә Гарипова, Юлсубино авылында яшәп, бар гомерен укытучылык һөнәренә багышлаган, ике малайга кадерле әни, ике оныкка дәү әни булган Фәридә Әхмәдиеваларның, гармун моңнарына кушылып, җыр сузулары залда утырган өлкән һәм урта буынны яшьлекләренә алып кайткандыр. Кияүләр Фәрит Низамов, Айрат Хәбибуллинның дәртле җырлары күңелләрне күтәреп җибәрде, Рәзинә һәм Айгизә дуэтын, әниле-кызлы Рамилә һәм Рәзинә Мөхәмәтҗановаларның, Динар Гариповның җырларын тыңлаганнан соң, зал озак кына кул чапты. Мөхәммәтҗановлар нәселенең иң төпчеге булган Сиринә Низамованың уллары Фәнзил һәм Фидан Низамовларның көлкеле скетчлары әлеге чарага ямь өстәде. Концертка Чаллы шәһәреннән үзенең «җырлы күчтәнәчләре» белән Фәнис абыйның гаилә дуслары Резеда һәм Алмаз Галимовлар да кайткан иде. Ул, гармун уйнап, яшьлек җырларын җырлап, тамашачыларга көтелмәгән сюрприз ясады.

Концертның иң гүзәл һәм дулкынландыргыч мизгелләре булып тормыш йөген ялгыз тартып, балалар үстергән толларны бүләкләү булгандыр, мөгаен. Сәхнәгә бер-бер артлы Рәхимә Фәтхиева, Суфия Гәрәева, Нәфисә Шиһапова, Флюра Әльмиева, Минзифа Мөбәрәкшина, Рәхимә Насипова һәм Таһирә Галиева күтәрелделәр. Болар – яшьтән тол калып, гомерләренең яртысын ялгыз үтүче ак яулыклы әбиләр. Фәнис абый аларга ихлас рәхмәт сүзләрен, матур теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә тигез канатлы булып, иңне-иңгә куеп, 63 ел гомер кичергән Зәйнәп һәм Хәмәтвәли Батыршиннар да, Мөхәммәтҗановлар нәселенең биш баласының беренче укытучысы булган Рәшидә Рухулловна да бар иде. Аларны да сәхнә түренә чакырып, ихластан бүләкләдек. Түбән Тегермәнлек авылының Артур белән Диана гаиләсендә әле яңа гына дөньяга аваз салган сабый да бүләксез калмады бу көнне.

Авылдашларыбызга, туганнарыбызга, дусларыбызга, күрше авылларыбыз халкына, безне зурлап кайтканнары һәм дә чәчәкләргә, бүләкләргә күмгәннәре өчен, бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә матур чыгышларыбыз белән сөендереп яшәргә насыйп булсын.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Комментарии