- 03.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
Олыяз авылы мәдәният йортында Балыклы авылы үзешчәннәре Туфан абыйның «Гармун белән скрипкә»сен куйды. Әсәрнең исеменә караганда, «һай» диярлек нәрсә күрсәтә алырлар икән, дип кенә килгән тамашачы беренче күренештән үк артистлар янына «менеп китте».
«Олы өйгә ни кирәк – кече өйгә шул кирәк» дигәндәй, алты хуҗалыгы гына булган авылга да җаның сызлануын, шатлык-сөенечен тулысынча аңлата алырдай мохит кирәк. Анда да Алла бәндәләре яши ләбаса! Авылның тәҗрибәле абзыйлары моңа кадәр бу мохитне тулыландырган, үзара бәхәсләр дә китереп чыгарган, «Гармун белән скрипкә булса булсын, әмма көйсез-җансыз магнитофон гына арага кермәсен», – дип тырышалар.
Спектакльне тамашачы бик дулкынланып, «бетмәсә ярар иде», дип карады. Шул кадәр шәп уйнадылар, һәрберсе мактауга лаек.
Билгеле, халык мәхәббәтен яуларлык тамаша кую өчен, режиссерның көче икеләтә кирәк. Спектакльне сәхнәгә куярга әзерләгән, үзе дә төп рольләрнең берсен башкарган Айсылуга аерым тукталып китәр идем. Нинди генә эшкә алынса да, һәммәсен тел-теш тидермәслек итеп башкара ул. Мәктәп укучылары өчен – яраткан укытучы, өйгә кайтуын сагынып көткән әнисе өчен – сөйкемле кызы, бөтен серләрен бүлешкән Алия өчен – иң кадерле әни дә ул.
Язмыш Айсылуга бик күп сынаулар әзерли. Сыкранмый-мескенләнми үзенең һәм мәрхүм иренең туганнары ярдәмен тоеп, алга карап яшәвен дәвам итә ул. Үзем, Айсылуның укытучысы булган чакта ук, бу максатчан кызга соклана идем. Нинди генә бирем булмасын, беренчеләрдән булып, ялт итеп эшләп куюы хәтеремдә. Кичәләрдә Илдар Юзеев поэмалары Айсылуныкы иде…
Сәнгатькә гашыйк булуы җырда, нәфис сүздә генә түгел, бүгенге спектакльне тамашачыга тәкъдим итү осталыгында да чагылды. Булдырасың, Айсылу!
Шушы тамаша белән күпме йоклаган күңелләрне уятып бер рухи ләззәт тудырдылар, авыл җирлегендә бүгенге көндә авыр хәлдә калган авылдашларына матди ярдәм итеп, никадәр саваплы гамәл кылдылар алар.
Әйе шул:
«Театр яктылыкка, нурга илтә;
Кире юлга җибәрми – уңга илтә!»
Рәсүлә ШАКИРОВА,
Кукмара районы, Олыяз авылы
Комментарии