Укытучы һәм укучы дуслыгы

Укытучы һәм укучы дуслыгы

1980нче еллар гәҗит төпләнмәләрен актарып утырганда «Укытучыма» исемле шигырьгә күзем төште. Авторы – моннан өч ел элек арабыздан вакытсыз китеп барган, якты учак кебек ялкынланып, нурланып торган, үзе янып, кешеләрне җылытучы, нечкә күңелле, олы йөрәкле, талантлы якташыбыз Шаһинур Әхмәтсафа булып чыкты:

Мин гөлләрнең

Күңелегез кебек иң нурлысын

Сезгә бирер идем.

Шигырьләрнең, сүзләрегез кебек

Иң җылысын

Сезгә бирер идем,

Укытучым минем!

Илһамчы чишмәбез булып

Җыр иттегез тормышны! –

И, Кояшлы күңел, Сезгә

Без бит мәңге бурычлы!..

1959нчы еллар. Урта Кирмән урта мәктәбенә Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлап ике яшь кыз – Шәрипова Фәридә Минһаҗетдин кызы һәм Кәримова Әнисә Касыйм кызы эшкә киләләр. Яшьләрнеке яшьләрчә инде, барысына да өлгерәләр: укыталар да, халыкны агарту эшен дә алып баралар, күрше авыл сәхнәләрендә концерт-спектакльләр куярга да өлгерәләр. Бу кызлар эшкә килгәндә алтынчы сыйныфта укучы Ш. Мостафинның югарыда телгә алган шигыре нәкъ менә шул Әнисә Касыйм кызына багышлап язылган да инде. Әнисә ханым язучының класс җитәкчесе дә булмый. Ул бу класста рус әдәбияты, алман теле укыта, әдәби геройлар аша яшүсмернең күңелен яулап ала, үсеп килүче шәхесне формалаштыруда үз өлешен кертә. Үзе дә иҗади кеше булган Әнисә Касыйм кызы малайның иҗатка омтылганын күреп ала, аңа һәрьяклап ярдәм итәргә омтыла. Инде олпат язучы булып җитешеп, ир уртасы булгач та Шаһинур Әхмәтсафа улы үзенең укытучысын зур хөрмәт белән, иҗатының чишмә башында торучы итеп искә ала иде. Мәктәптә башланган, үзара хөрмәткә корылган дуслыклары аларны гомерләре буе озата барды.

Безнең мәктәп музее фондларында Әнисә Кәримованың шәхси архивының бер өлеше саклана. Берничә папкадан торган бу архивны безгә вафатыннан соң укытучының кызы Энҗе тапшырды. Урта Кирмәннән соң Әнисә Касыйм кызы үз туган ягында – Әгерҗе районының Тирсә авылына китеп укыта. Ләкин кайда гына эшләсә дә, ара ераклыгы алар дуслыгы югалуга сәбәп була алмаган. Архивтан күренгәнчә, Әнисә Касыйм кызы укучысының иҗатын һәрдаим күзәтеп барган, аның матбугат битләрендә басылган язмаларын пөхтә итеп кисеп алып, аерым ватман битләренә ябыштырып җыеп барган. Кайберләрен автор үз автографы белән укытучысына җибәрә торган булган.

Бер генә бәйрәм дә игътибардан читтә калмаган. Гади генә календарьны да зур итеп, шигырь юлларына салынган матур теләкләр белән бүләк итә Ш. Мостафин:

«Кадерле Әнисә Касыйм кызына – күңелендә кояш йөртүче Ханымга.

Гөлгә, шигъриятькә гашыйк җан Сез,

Күңелегез тулы – яхшылык!

Сезнең белән аралашкан саен,

Күз аллары китә яктырып.

Шатлык китерсеннәр туар еллар!

Сөенәбез: ярый әле җирдә Сез бар!»

Әлеге сүзләр белән остазын 1996нчы ел белән котлаган язучы. Аннан элегрәк язган бер хатыннан «Сез беренче илһам чаткысы – Гомер буе бара яктысы!» дигән юлларны укыйбыз.

 Казан дәүләт университетының 19 яшьлек студенты Шаһинур Мостафин 8нче Мартка Кадерле укытучысын түбәндәге яңа шигырен җибәреп сөендергән:

Язлар килә тагын җир өстенә,

Язлар килә, килә ярсынып...

Әй син, гомер язы, нигә шулай

Тиз китәсең икән ашыгып?!

Гомер язы...

Ул тукталып тормый –

Җирдә гел яз гына тормый шул.

Бер янарга, тәүге яшен сыман,

Ашкына ич күңел – тынгысыз!

Ашкын, күңел, ашкын тукталма –

Еракларда, чакырып, ут яна...

Ничек кенә булмасын, һәр кешенең «менә ул чын укытучы» диярлек остазы бар. Ул аны еллар үткән саен сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый. «Мин сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш ияр идем» дигән рус шагыйре Н.А. Некрасов.

Тормышта укытучысын зурлаган укучы үзен дә зурлавын аңлап та бетермидер әле ул. Укучысыннан күргән хөрмәтне укытучы башкаларга сөйли, шатлыкны уртаклашмыйча буламыни? Яхшы гамәлең башкаларга да тарала.

Әнә шундый котлау-хатларны бик күп алган Әнисә Касыйм кызы Шаһинур Мостафиннан. Аларның һәркайсы «Кадерле укытучым!», «Хөрмәтле укытучым-остазым» дип башлана. Аларның бөтенесен монда телгә алып бетереп тә булмый. Тик менә монысын язмыйча кала алмыйм:

Чәчәкләрнең, укытучы күңеле кебек, иң нурлысын,

Сезгә бирер идем – котлап бәйрәм көнен.

Рәхмәтләрнең укытучы күңеле кебек, иң олысын

Сезгә дияр идем, Укытучым минем!

Инде гаилә коргач та укытучысы белән аралары суынмый. Хатлар гаилә исеменнән языла башлый. Җае чыккан саен Әнисә Касыйм кызының өендә булырга да еш вакыт табылган. Укытучының юбилей кичәләре алардан башка узмаган.

1967нче елда Татарстан китап нәшриятында «Иркен минем Туган илем» исемле альманах басылып чыга. Анда яшь шагыйрь, КДУның икенче курс студенты Шаһинур Мостафинның да берничә шигыре басылган. Әлеге җыентык та Әнисә Касыйм кызының архивында урын алган. Китапчыкның тулы хокуклы авторларының берсе буларак, яшь Шаһинур аңа мондый истәлек язган: «Кадерле укытучым Әнисә Касимовнага укучысы Шаһинурдан бер истәлек. Бу – күңелләрдән очып чыккан беренче карлыгач кына әле. Беренче карлыгач артыннан башкалары да кайта. Аларын да бергә каршыларга насыйп булсын. Зур ихтирамым билгесе итеп кабул итегез!»

Мин искә алган Әнисә Касыйм кызы да, Шаһинур Мостафин да мәрхүмнәр инде. Берсе балалар күңеленә изгелек орлыклары салып, гомерен кеше шәхесе формалаштыруга багышлаган, икенчесе укытучысыннан алган изгелекне гомере буе кайтарырга омтылып яшәгән бу ике изге җанның рухларына дога булып барсын бу язмам.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

 

Шаһинур Мостафинга!

Прозаик, шагыйрь, публицист...

Изге улы халыкның.

Эзтабарлар арасында

Йолдыз булып калыктың.

Сугыш турында яздың син,

Утларга кермәсәң дә.

Батырларны эзләп таптың,

Кайларда йөресәң дә.

Исемле иттең, сугышта

Исемсез калганнарны.

«Хәтер» сафына бастылар

Татар каһарманнары.

Алга дәшеп, юл яктырткан

шәм дә син, кояш та син...

Инде менә ничә еллар

«Хәтер» дигән постта син.

Син бит гомерең буена

Бары кылдың изгелек.

Заман йөген бергә тарттың,

Халкың белән җигелеп.

Кайларда гына булсаң да,

Син тараттың якты нур.

Ачык йөзле, шат күңелле,

Тугры сүзле Шаһинур.

Ил дә сине бәяләде –

Куйган хезмәтләрең зур.

Батырлык елъязмачысы –

Якташыбыз Шаһинур!

Артык тыйнак егеткә, дим,

Килә болай диясе:

Сиңа бик күптәннән тиеш

Тукай премиясе!

Рәим ГОБӘЙ,

Мамадыш районы

Комментарии