Гармун

«Безнең гәҗит»нең 6нчы санында (15 февраль, 2023 ел) Гөлчәчәк Садретдинованың «Чынга ашмый калган хыяллар» дигән мәкаләсен укыгач, мин дә үземнең хыялларымны язарга булдым. Минем әни абыйга гармун алып кайтып бирде. Ул анда уйнарга өйрәнде дә, укырга киткәч, миңа калды. Гармунны печән сәндерәсенә алып менеп тарта идем. «Йөрәк сере» дигән җырны ару гына өйрәнеп, «Йөрәк сере» дигән исем дә кушканнар иде.

Шуннан соң гармун, баянда уйнарга бик кызыга идем. Баянда бер көй генә өйрәнеп калдым, чөнки мин бәләкәй, баянга көч җитми. Шуннан мандолина түгәрәгенә йөреп, уйнарга өйрәндем. Әле дә бар, әле дә уйнап куям. Кияүгә чыгып, иптәшем оста гармунчы булды. Махсус укымаган булса да, баян, хромка, тальян гармуннарында, фортепианода бик яхшы уйный иде. Үзебезнең авыл клубында 21 ел эшләде. Оста барда телең тый, дигәндәй, ул барда гармунда уйнамадым, җырладым. Җырлау әниемнән килгән, ул бик матур итеп җырлый иде. Шул еллар эчендә бер концерт та бездән башка узмады. Ирем уйнады, мин җырладым. Баулы-Казан юлларын күп таптадык. Әлмәт, Чаллыларга барып та җырладык. Лауреат дипломнары алдым. Ул диплом, мактау кәгазьләре бик күп, тик аларның берсенең дә файдасы юк. Илһам Шакиров әйткәндәй, безгә шул коры катыргылар гына бирделәр инде. Әллә радиоданмы, бер сервиз биргәннәр иде, әле дә шуны саклыйм.

48 ел яшәгәч, ирем йөрәк чире белән вафат булды. Ике малай үстердек, аларның үз гаиләләре бар. Үзләре дә бала үстереп, матур гына яшиләр. Тик берсе дә гармунга бик тартылмады. Үзләре матур җырлыйлар. Гармунны алып азрак уйнап кына куялар.

Мин җырларга бик яратам. Шуннан кулыма гармун алдым. Ялгызым яшәгәч, гармун миңа иптәш булды. Иремнең кушаматы да Гармун иде. Уйный торгач, гармуным ватылды. Кече улым Чаллыда яши, берәрсе гармун бирмәсме дип, аңа әйттем. Рәхмәт, Чаллыдан Илгиз Закиров миңа гармун җибәргән. Ул минем тавышка бик килә. Коронавирус чорында шул гармун миңа дус, иптәш, юлдаш булды. Балаларга да кайтырга ярамады бит. Олы улым нык чирләп больницада ятты. Мин авылда өйдә, төннәрен дә йоклап булмый. Ятсам, тын ала алмыйм. Ул елны кар күп булды. Көрәмәсәң, ишекне басып китә. Төнлә белән чыгып кар көрим дә, кереп, гармунымны алып утырам. Төне буе гармун уйнап, җырлап чыгам. Җырлаганда тын алып була. Шулай итеп җиңдем бугай ул чирне.

Хәзер авылда гармунчылар да юк. Булганнары да үлеп бетте. Мин 74 яшькә җитсәм дә, һаман җырлыйм. Тавыш та бар, гармунга үзем уйнап, үзем җырлыйм. Ә менә киленнәрем бик оста биючеләр. Мин аларны бик яратам. Дүрт оныгым бар, икесе кыз, икесе малай. Кызлар да кияүгә чыгып киттеләр, бер оныгым өйләнде. Анысы да биюче. Икенче онык улым быел укуын тәмамлый. Армиягә китсә, исән-сау йөреп кайтсын дип теләп торам. Ул да сәхнәне ярата, чөнки әнисе атказанган биюче. Менә шулай җырлап-биеп, бик күңелле итеп яшәп ятам. Бабаемны сагынам. Кайвакытта, башка илһам килгәндә, шигырьләр дә язгалыйм. Алары үзем өчен генә.

Җырлый-җырлый тудым мин,

Җырлый-җырлый үстем мин,

Җырлый-җырлый яратам,

Җырлый-җырлый сагынам.

Җырлап кына эшләдем,

Җырлап кына яшәдем,

Җырлап кына йөрим мин,

Җырлап кына үләрмен.

Җыр булды миңа юлдаш,

Җыр бирде миңа бәхет,

Җырлый-җырлый яраттым,

Җыр бирде миңа мәхәббәт.

Балаларым турында да языйм әле. Олы улым Рамил полициядә эшләп пенсиягә чыкты. Киленем Минзилә атказанган биюче. Йөздән артык баланы биергә өйрәтә. Бармаган җирләре калмады. Казан, Мәскәү, Сочи, Питерга бардылар. Ике уллары да оста биючеләр. Олы улы культура өлкәсендә эшли, кечесе укый.

Кече улым Раил – Ренат Гобәйдуллин группасында, Гөлдания, Хәния Фәрхи группаларында җырлады. Хәзер икенче эштә инде. Киленебез Ләйсән спортчы – гимнастка. Хәзер мәктәптә эшли, ул да балаларны биергә өйрәтә. Ике кызлары бар. Үзем исә балалар бакчасында 32 ел тәрбияче булып эшләдем.

Фәния АБДУРАХМАНОВА,

Ютазы район, Иске Урыссу авылы 

Комментарии