БАТЫРЛАРНЫ БАРЛАР ЧАК ҖИТТЕ

БАТЫРЛАРНЫ БАРЛАР ЧАК ҖИТТЕ

Шәһәр урамнарындагы газоннарны кыркыганда таралган үлән исе күңелләрне җилкендереп сабантуйларны искә төшерә. Сабантуй мәйданында тапталган үләннән дә шундый хуш ис килә.

Хәер, быел әллә ни кыркырлык үләне дә юк. Инде өлкәннәр борчылып һәр көн болытсыз күкне күзәтә. Тагын кабатланмасмы ул корылыклар…

Ә Арча районы Түбән Оры авылы балаларының анда-монда эшләре юк. Шау-гөр килеп, инде балалар тавышын тансыклаган урамнарны тутырып, иртәгә буласы сабантуйга бүләк җыялар. «Сабантуй, сабантуй килә» дигән шатлыклы авазларны ишетеп капкалар, өй ишекләре ачыла. Хуҗаларның кулларында балаларга атап алынган бүләкләр, күчтәнәчләр. Сабыйларны сөендерүдән күңелләр тулып артларыннан карап каласың.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Менә икенче ел инде Түбән Оры авылында сабантуй мәйданын тутыра язып балалар җыела. Башлап йөрүчеләре дә шул авыл укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, авыл кешеләре.

Мәйдан гөрли. Сабыйлар белән бергә тамашаны ак яулыклы әбиләр, чал чәчле бабайлар да күзәтә. Иң яшь «сабантуйчы» Әнвәр Мортазинга 4 ай булса, иң өлкәне… Әйтмәделәр әле әбиләр яшьләрен. Хәер, яшьтәмени хикмәт. Монда бар да бер яшьтә. Әнә, яшь ярым да булмаган Әмирә аркан тарта түгелме?

Дамир Мортазин сабантуй мәйданыннан читтәрәк мич чыгарып куйган. Сиринә Фазылҗанова белән Рәсимә Яруллина табадан төшкән коймакны табынга куя торалар. Җаны теләгән кеше рәхәтләнеп утырып коймак белән чәй эчә. Акча түлисе дә юк. Сөрде авылыннан Гөлгенә белән Рүзәл Габдуллиннардан икән бу сыйлы өстәл.

Иске Ашыт авылыннан уенчыклар кибете белән килгән Рәйсә Фазылҗанова да сабантуй мәйданына үзенең уенчык-бүләкләрен кертте.

«Сабантуй дилбегәсе» – микрофон Альбина Вәлиева кулында. Программа төзүдә, оештыру эшләрендә Суфия Сәетованың өлеше зур.

Изображение удалено.

Мәйданда милли уеннарга үрелеп барган концерт номерларын карап кинәнде тамашачы. Биюләрне куючы, номерларны әзерләүче Гөлүсә Заһидуллина үзенең сәләтен күрсәтте авыл халкына.

Укытучылар Сүрия Мортазина белән Фирдания Яруллина мәйдан уртасында барлык уеннарны оештыручылар булдылар. Аларга өлкән класс укучылары, авыл егетләре дә булышты.

Изображение удалено.

Балаларга гына түгел өлкәннәргә зур бәйрәм булды бу Сабантуй. Һәркем үзе биргән уенчыкны, бүләкне җиңүче бала кулында күреп шатлангандыр. Бүләк алучы малайлар чын көрәш батыры итеп хис иткәннәрдер бүген үзләрен. Киләсе җәйләргә кадәр бүгенге Сабантуй мизгелләре һәркемнең күңелендә сакланыр.

Тагын бер атнадан мәйданга өлкәннәр җыелыр. Анда да көрәшне балалар башлар. Еллар гына имин булсын. Батырларны кырда, Сабантуйларда күрергә язсын.

Изображение удалено.

Тик шунысы: авыл Сабантуйларын Арчада якшәмбегә билгеләгәннәр. Кунакларга мәйдан карыйсымы, әллә китү хәстәрен күрәсеме? Көтеп алынган елның иң олы бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуен кеше ял итсен, күңел ачсын дип оештырмыйлар хәзер, үттеме, үтсен өчен генә җыялар сыман… Кайда калды безнең балачак мәйданнары?! Ярый әле Орыдагы балалар Сабантуе безгә шул балачакны хәтердә яңартты…

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Казан – Арча – Казан.

БАТЫРЛАРНЫ БАРЛАР ЧАК ҖИТТЕ, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии