«Үземнән яхшырак кешеләр янында булырга тырыштым»

«Үземнән яхшырак кешеләр янында булырга тырыштым»

Разил Вәлиевнең вазифаларын, уңыш-казанышларын, исемнәрен бармак бөгеп кенә санап бетерә торган түгел. Күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе дә ул, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дә, Русия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы да, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты да. Менә шушы шәхес быел 70 яшен тутырды. Нинди генә дәрәҗәләре булса да, Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында аны беренче чиратта Шагыйрь буларак ачтылар.

Әдәби-музыкаль кичә итеп оештырылган чарага уку йорты студентлары һәм мөгаллимнәре генә җыелыр дип көткән идек. Ә ул Камал театрында зурлап уздырыла торган иҗат кичәләреннән бер дә ким булмады. Язучылар, рәссамнар, артистлар, түрәләр – бар да килгән иде Разил әфәндене котларга. Ә бит шагыйрьнең туган көне 4нче гыйнварда ук узды. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова әйтмешли, Разил әфәнденең юбилеен бер айдан бирле билгеләп үтәләр инде. Һәм бәйрәм чаралары тагын да дәвам итәр әле. Бер көнлек бәйрәм белән генә чикләнә торган юбилей да, бер көнгә сыеп бетәрлек кенә шәхес тә түгел бит.

Шагыйрьнең әдәби кичәсе булгач, шигъри сүзсез генә буламы соң инде? Бу чарада да Разил Вәлиевнең бик күп шигырьләре яңгырады. Халык җырына әйләнгән «Зинһар өчен, кермә төшләремә»се, «Бәхетем башкаласы», «Мин бит синсез торалмам»ы җыр булып күңелләрне айкады. Рәсми котлаулар инде туган көн көнне үк тә, аннан соң да күп әйтелгән, бүләкләр дә бирелгән иде, шуңа күрә бу чарада тамашачы да, Разил әфәнде үзе дә, гаилә әгъзалары да рәхәтләнеп шигъри дулкыннарга чумып утырды. Һәм заманында: «…йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм» дип язып чыккан шагыйрьнең сүз башлавын көттек…

СҮЗ – ЮБИЛЯРГА

70 еллык гомер йомгагын өч сәгатьлек әдәби кичәдә дә, өч көндә дә, хәтта өч атнада да сүтеп бетереп булмыйдыр. Шулай да Разил әфәнде хатирәләре белән бүлеште. Өзек-өзек алар, ләкин һәрберсе аерым кыйммәткә ия.

«Казан дәүләт университетына кереп, ике ел белем алганнан соң, Мәскәү дәүләт университеты уздырган конкурска шигырьләремне тәрҗемә итеп җибәрдем. Конкурстан үткәч, документларны алырга дип кафедрага кердем. Ул вакытта кафедрада Муса Җәлилнең иң якын дусты Гази Кашшаф эшли иде. «Нигә китәргә уйладың, хәтерлисеңме, университетка укырга кергәндә, синең белән әңгәмә үткәргән идем, шунда, ни өчен Казан дәүләт университетына укырга керәсең, дип сорау биргән идем. Син шул вакытта: «Чөнки монда Ленин, Толстой укыган», – дип әйткән идең. Ә хәзер китәсең», – ди. Мин уйлап тордым да: «Гази агай, Ленин киткән, Толстой да киткән бит Мәскәүгә», – дидем. Шуннан соң кул куеп җибәрделәр».

«Ялгышларым, кимчелекләрем бик күптер, әмма бер бик асыл сыйфатым бар минем. Мин гомерем буе үземнән яхшырак, акыллырак, кайсыдыр өлкәдә талантлырак кешеләр янында булырга тырыштым».

«1985нче елда Әфганстанда булдым. Мин һәр җирдә матурлык, батырлык, хәтта авыр вакытта да кызык, мәзәк эзләдем. Әфганстанда мине җирле телевидениегә әңгәмәгә чакырдылар. Тәрҗемәче аша сөйләшеп утырабыз шулай. Мәскәүдән киткән вакытта мине, «сәясәткә катнашың булмасын, син иҗат кешесе, иҗат белән шөгыльлән, сәясәт турында бер сүз әйтәсе булма», дип кисәтеп куйган иделәр. Шунда: «Сезнең дошманнарга мөнәсәбәтегез ничек?» – дип сорау бирделәр. Нәрсә җавап бирергә, дип аптырап торгач, «монда әле 3-4 ел элек кенә килдем, Әфганстанда беркемне белмим. Монда минем бер дустым да, бер дошманым да юк, бөтен дошманнарым Казанда калды», – дидем. Сорауга җавап бирелде, бүтән андый сораулар биреп тормадылар».

«Минтимер Шәймиевнең Президент вакыты. Дәүләт Советы сессиясендә тәнәфескә чыктык. Мин телевидениегә интервью бирә башладым. Минтимер Шәрипович чыкты да: «Разил, интервью бирәсеңме?» – ди. Мин инде: «Минтимер Шәрипович, минем бүтән бирерлек әйберем юк бит. Калганын сез үзегез бирерсез», – дидем».

«Бик авыр заманда яшибез, дибез. Җиңел заман беркайчан булмый ул, җигелеп тарткан кешегә заман һәрвакыт авыр. Әмма шул авырлыкны җиңгәннән соң шулкадәр рәхәт һәм җиңел булып китә. Дусларым да, мине өнәмәүчеләр дә бардыр – моңа шаккатмыйм, әгәр дошманнарым булмаса, күптән егылып җиргә яткан булыр идем инде. Алар миңа көч, энергия бирә, шуңа күрә мин аларга да бик тә рәхмәтлемен. Хәер, алары да дошман түгелдер инде аның, бәхәскә керә торган кешеләр генәдер».

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии