Гаилә арбасын кем тарта?

Гаилә арбасын кем тарта?

Авыл җирлегендә яшәүчеләр, гадәттә, кызыклы чаралар булмаудан зарлана. Ә инде берәрсе, шундый-шундый бәйрәм була, катнашыгыз, дисә, аяк терәп каршы киләләр. Кеше алдына чыгасы бар бит, кеше сүзе ишетәсе! Шуннан куркып, гүя кыргыйланган халык.

23нче гыйнварда Кайбыч районында гаиләләр фестивале – «KAIBITSY FAMILY» дигән чара үткәрелә, дигән хәбәр таралгач та, Кайбыч халкын уятулары, ай-һай, авырга туры килде оештыручыларга. «Нәрсә ул? Нишләргә кирәк?» дигән сораулар, шикләнүләр, оештыруның үз мәшәкатьләре, булышлык, теләктәшлек күрсәтүчеләр эзләү… Проектның авторы һәм фестивальнең оештыручысы – «Аграр яшьләр оешмасы» иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлекчәсе рәисе Рушан Сайранов тырышлыгы белән, халыкка әйтә, җайлый торгач, районның төрле авылларыннан биш гаилә катнашырга уйлады бу чарада. Сүз уңаеннан, Кошман авылында туып-үскән Рушанның беренче генә тормышка ашкан проекты түгел бу. Моңа кадәр ул үз авылында «Без сәламәт милләт өчен» дип аталган көрәш бәйгесе үткәрде, район авыллары тарихын туплаган китап бастырып чыгаруга иреште.

Фестивальнең төп каһарманнары – катнашырга ризалык белдергән иң кыю гаиләләр – (кыю димичә, аларга бөтен район алдында чыгыш ясыйсы, ә иң элек, бөтен эшләрен ташлап, күпме көч түгеп, ким-хур булмыйм, дип әзерләнәсе бит!) менә алар: Кошман авылыннан ике гаилә – Гөлнара белән Шамил Хикмәтуллиннар, Алинә белән Айдар Насретдиновлар, Олы Кайбыч авылыннан Рамилә белән Рамил Миңнуллиннар, Надеждинодан Римма белән Виктор Мухиннар, Хуҗа Хәсән авылыннан Эльза белән Аркадий Орловлар.

Әлеге гаиләләр һәркайсы үзенчәлекле. Насретдиновлар, мәсәлән, укытучылар гаиләсе булу белән аерылып тора; Мухиннар һәм Хикмәтуллиннар өчәр бала тәрбияли; Миңнуллиннар районда билгеле һәм таныш кешеләр; Орловларның алма кебек кыз балалары үсеп килә.

Әйткәнемчә, авыл җирлекләрендә эш белән мәшгуль халыкны нинди дә булса бәйрәм чараларына җыю авыррак. Әмма бу фестиваль Кайбыч өчен искәрмә булды. Казаннан танылган җырлы гаилә – Гүзәлем белән Салават Миңнехановларның килүе дә моңа тәэсир иткәндер, мөгаен. Күбесе нәкъ тә менә Казан кунакларының җырларын тыңлар, үз күзләре белән күрер өчен җыелды.

Изображение удалено.Гаиләләр өчен кызыклы конкурслар тәкъдим ителгән иде. Биш гаилә дә яхшы гына әзерләнгән, бар булган сәләтен, мөмкинлеген җигеп, үз «куышын» күрсәтергә тырышты. Насретдиновлар балчык чүлмәкләре, савыт-сабалары, кулдан ясалган агач тартмачыклары белән кызыктырды; Хикмәтуллиннар бәйләү, чигү-тегүдә осталар икән; Миңнуллиннар спортта актив, медальләре, дипломнары байтак, кул эшләренә сәләтләре зур (кәгазь чәчәкләр белән бизәлгән стендлары гына ни тора!); Мухиннар үрелгән кул эшләре белән килгән; Орловлар үзләре чиккән картиналары, кәгазьдән ясалган гөлчәчәкләре белән аерылып торды.

Конкурсларның күбесендә гаилә исеменнән йә балалар, йә хатын-кызлар катнашты. Гаилә башлыкларына бер генә бәйгедә көчләрен күрсәтергә туры килде, ул да булса «отжимание» ясау. Ярый, хуш, биредә ир-атлар сынатмады, гаилә данын яклады, ди, әмма хатын-кызлар да спортта актив булуларын күрсәтте. Оялу җиңде ирләрне: хатыннарына алар яшь балаларын кочаклап тору, арса, уйнату вазифасында ярдәмгә килде.

Гаилә учагын саклаучы хатын-кызлар аш-су тәкъдим итү конкурсында бар сәләтен күрсәтте дә соң. Жюри әгъзалары өстәленә бер-бер артлы гөбәдия, өчпочмак, тау ягының йөзек кашы булган юка кебек милли тәм-томнар өелде. Халык исә бу тәмле ризыкларны күз белән генә озатырга мәҗбүр булды, бөтен тәм-том кунаклар, хөкемдарлар өстәлендә иде шул.

Җырчылар гаиләсенең генә түгел, катнашучыларның җыр-моңга, биюгә сәләтен күрергә туры килде бу көнне. Хикмәтуллиннар парлы җырлары белән шаккаттырды, олы кызлары биеп күрсәтте; Миңнуллиннар ирле-хатынлы вальс әйләнде; Насретдиновлар гаилә белән чыгып «Нәни үрдәк балалары биюе» башкарды; Орловлардан – җыр булды; Мухиннар гына бу бәйгедән читтә калды.

Инде җырлап-биеп, сорауларга җавап биреп арган гаиләләр видеороликлар конкурсында ял итте… дип уйламагыз. Булыр сиңа! Монда бит рухи яктан талчыгасы: видео күрсәтерме, техник яктан көйсезләнүләр булмасмы, халык ошатырмы, яратырмы һәм башка эчтән «ашый» торган сораулар. Видеоролик дигәч тә, аерым бер критерийларын читләтеп үтүчеләр дә табылды анысы. Мисал өчен, бер гаиләнең иҗат җимеше ун минуттан артып китте: архивта булган барлык фотосурәтләрне барлаудан торган видео булды ул. Ә менә Миңнуллиннарның иҗат җимеше типик сюжетка корылган иде: ир-ат һәм хатын-кыз бер көнгә урыннары белән алмашып тора.

Бәйге кысаларында иҗади, шаян, кунакчыл, спортчы һәм тату гаиләләр ачыкланды. Аларга «Аграр яшьләр оешмасы» иҗтимагый оешмасы исеменнән бүләкләрне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, оешма вәкиле Илмира Сабирҗанова, проект җитәкчесе Рушан Сайранов тапшырды. Номинациядән тыш, баллар саны, жюри карары буенча Миңнуллиннар гаиләсе җиңүче буларак танылды. Аларга фестиваль тамгасы белән пешерелгән торт бүләк иттеләр.

Җиңүче гаилә хис-кичерешләре белән дә бүлеште.

– Бәйгедә катнашырга тәкъдим иткәч, башта шикләндек. Үзем өчен сәхнә ят нәрсә түгел, ә менә иремнең бүген кеше алдында тәүге тапкыр чыгыш ясавы, – диде Рамилә Миңнуллина. – Биюне ике көндә өйрәндек, Рамил соңгы минутка кадәр каршы торды. Бары тик хатын-кызлар гына белә торган серләр, хәйләләр ярдәмендә биеттек инде аны! Бәйгегә әзерләнгәндә әти-әниләр, туганнар ярдәме зур булды, аларга рәхмәт.

Алып баручыларга да мондый форматтагы чара бик ошаган икән. Салават Миңнеханов:

– Мондый бәйгеләрне популярлаштырырга кирәк, оештыручыларга афәрин. Бәйрәм рәсми форматта узмады, ярым иҗади, ярым спорт мохиты тудырырга тырыштык, – дип билгеләп үтте.

Туйлар узды, туннар тузды, дигәндәй. Ә шушы гаилә бәйрәмен оештырганда Рушан Сайрановка җиңел булмаган. «Бер гаилә, гомумән, конкурс көнне килмәскә булды. Моңа карамастан, Аллаһка шөкер, фестивальне үзебез теләгәнчә уздыра алдык», – дип бүлеште ул бәйрәмнән соң. Кәгазь эшләре белән шактый мәшәкатьләр булган, авыллардан ялган заявкалар җибәргәннәр. Шуның аркасында ноябрь аенда ук узасы бәйрәм гыйнварга күчерелгән.

– Тәнкыйть сүзен дә ишетми калмам, әйтерләр әле. Тик миңа мондый эш белән шөгыльләнү ошый. Болай очрашып, сөйләшеп, күңел ачып утырулар да рәхәт, килешәсеңме? – диде проект авторы саубуллашканда.

Килешмичә булмый да, Рушан. Авылларны яшәтә алырлык көч яшьләрдә генә буладыр ул. Ә бу көч Кошман егетендә әле байтак сизелә. Сер итеп кенә әйтте Рушан: тагын бер проект буенча эшли ул. Хәерле булсын!

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА,

Кайбыч районы, Кошман авылы

Комментарии