Сорасалар – бирмәгез

Бер дустым сөйләгән мәзәк хәлне язып китәргә булдым әле. Алар авылда бик күп итеп умарта тоталар. Бал аертканның икенче көнне кодаларына шәһәргә кунакка барасылары була. Бер авылдашы аларга шалтыратып, бал кирәклеген әйтә. Хуҗа кеше балның барын, тик үзләренең шәһәргә китәселәрен, өйдә балаларның гына каласыларын әйтә. Балны банкаларга тутырып куярбыз, килеп алырсың, ди. Балны банкаларга тутырып чоланга тезеп куялар. Хуҗабикә банкалар өстенә «Шәһри Казан» гәҗитен каплап китә. Балаларга, фәлән абыегыз бал алырга килер, биреп җибәрерсез, дип әйтәләр. Алар киткәч озак та үтми авылдашлары бал алырга килә. Олы кызлары банкаларны биреп җибәрергә дип чоланга чыкса, ни күрсен – әниләре банкалар өстенә гәҗит каплаган, анда «Сорасалар – бирмәгез» дип язылган. Икеләнеп кала, шунда телефоныннан әнисенә шалтыратып: «Нишләп банкалар өстенә «Сорасалар – бирмәгез» дигән язулы гәҗит куйдың? Банкаларны биреп җибәрергәме, юкмы», – дип сорый. Әнисе: «Банкаларны биреп җибәрегез, мин инде аларны гадәтем буенча гына каплап куйдым», – дип әйткәч. Авылдаш абыйларына балны биреп җибәргәннәр. Шәһәрдән кайткач, бал сорап килүчеләр булса, тагын теге гәҗитне каплап куярбыз, дип, көлешкәннәр.
Бу гәҗит инде әллә кайчан басылып чыккан булган, чоланнарында сакланып калган. Әлеге язмага Лилия Яфизованың «Акыл кирәк һәр эштә» дигән язмасы аңлатма бирә икән. Анда кешеләрне онлайн сатып алганда акыл белән эш итәргә, сак булырга өндәгәннәр. Әле ул язма астында акча тотып төшкән хатын-кыз янында тезләнгән ир-ат рәсеме дә булган. «Мин моны шул кадәр истә тотмас идем, гәҗиттәге язманы кат-кат укып чыгып, умарталар янына килгән саен искә төшереп көлеп йөрдем», – ди танышым.
Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии