- 02.12.2023
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2023 , №47 (29 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Чаллының 12нче татар китапханәсендә язучы Зифа Кадырова белән очрашу булды. Зифаны 2006нчы елдан бирле белгәнгә күрә, бу очрашуда мин дә катнаштым. Әйе, моннан 17 ел элек, беренче әсәрләренең кулъязмаларын күтәреп, Зифа минем янга килгән иде. Көне буе төзелештә, авыр кара эштә эшләп, төне буе әсәрләр язган бу татар хатынын мин бик кызгандым, кулъязмаларын алып калдым. Укып чыккач, Зифада табигый талант барлыгын аңладым, киңәшләремне бирдем, синең үз укучың булачак, сеңлем, боларны үз хисабыңа булса да чыгар, әрәм булып бетмәсен, дидем. Шул ук вакытта язганда дингә тел тидермәвен, сихерчеләрдән уңай герой ясамавын, әсәрләрендә зина күренешләре белән мавыкмавын сорадым...
Шуннан бирле Зифа яза да яза, инде безне дә үтеп китеп бара... Халык аны укый, сәбәбе – ул алар турында яза. Тормышның үзе турында гади кеше дә аңларлык итеп яза Зифа Кадырова. Мин аның иҗатын «Тормыш дәресләре» дияр идем. Кемдер дин дәресләре бирә, кемдер – тарих, ә ул тормыш дәресләрен, әдәби калыпларга салып, укучыга тәкъдим итә...
Дөрес, Зифаны, белеме юк, дип тә тәнкыйтьлиләр, әмма анда тормыш белеме бар, ул кеше күңелен яхшы белә, әсәрләрендә сюжет кора белә, геройлары тормышчан һәм көчле рухлы. Бәлки аның әсәрләреннән зур сәясәт, тарих эзләргә кирәкмидер, көндәлек тормышта кеше алар турында уйламый бит. Кеше ялгыша-ялгыша яши, нәрсәгәдер өметләнә, барыбер яхшы кешеләргә юлыга, язмышында җибәргән ялгышларны төзәтергә үзендә барыбер көч таба. Зифа менә шулар турында яза, аның язганнарын менә шулар укый...
Очрашуга халык күп килгән иде, анда Чаллы язучылары да, милли хәрәкәт вәкилләре дә, шәһәр халкы да катнашты, чыгыш ясадык. Кичәне китапханә хезмәткәре Зөлфия Шәкүрова бик яхшы итеп алып барды, Чаллы татар театры артистлары Зифа Кадырова әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Сораулар да шактый булды, Зифа аларның барысына да ихлас җавап бирде.
Татар әдәбияты бик зур, аның мәйданы, колачы гаять киң, анда халык арасыннан чыккан һәм халык өчен язган Зифа Кадырованың инде үз урыны бар. Көрәшеп түгел, язып, иҗат итеп яулаган урыны.
65 яше тулган бу көннәрдә милләттәшем, шәһәрдәшем, каләмдәшем Зифа Кадыровага саулык-сәламәтлек, имин тормыш һәм яңа иҗади ачышлар телим!
Язучы, тарихчы Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Чаллы шәһәре
Комментарии