Аларга да картлык килер әле

Инде дәһшәтле сугыш тәмамланганга 67 ел тулды. көне дип, һәр елны 1 октябрьне көтеп алабыз. Мин үзем сугыш чоры баласы. 1939 елда 12 яшьтән колхоз эшендә эшли башладым. Ул вакытта ил-көннәребез тыныч иде. Тыныч кына эшләп йөргән вакытта, 1941 елның 22 июнендә Германия илебезгә сугыш башлады. Шул көннән алып бөтен авырлыклар сугыш алдыннан туган балалар өстенә төште. Авылдагы ир-егетләребез бөтенесе дә сугышка китте. Тормыш мәшәкате хатын-кызлар белән балаларга калды. Озакка сузылган бу еллар илебезгә бик күп авырлыклар китерде. Безгә шул елларда күргән авырлыкларга чыдарга Аллаһы Тәгалә генә түземлек бирде.

Ә хәзер безнең кадеребез шуның кадәр генә… Өлкәннәр көне белән кызыксынучы юк. Хәл белергә, бәйрәм белән тәбрикләргә килмәгән җитәкчеләргә дә картлык килер әле! Картлык – шатлык түгел! Без хәзерге көн белән кызыксынып яшибез, ләкин агрофирманың нинди уңышка ирешкәнен безгә сөйләп аңлатучы юк. Элек Ветераннар советы бар иде. Аның рәисе безгә шушы оешмада ничә ветеран бар, шулар арасыннан вафат булганнарны әйтеп, 1 минутлык тынлык белән искә ала идек. Хәзер анысы да юк. Бүгенге көндә исәннәрнең (өлкәннәр) янына да керүче юк. Ярый әле мәктәп һәм мәдәният йорты җитәкчеләре көче белән табын әзерләп безне чакырдылар. Мәктәп балалары бик матур концерт күрсәттеләр. Безгә хәзер күп кирәкми, якты йөз, татлы сүз җитә.

Рәхмәт зур дәрәҗәле җитәкчеләребезгә – Президентыбыз Миңнехановка һәм Дәүләт Киңәшчесе Шәймиевка. Республикабызны яхшы җитәкчеләр алып баралар. Пенсионерларга вакытында акча бирәләр, без шуңа куанып яшибез.

Рәхмәт өлкәннәр көнен үткәргән район халкыбызга. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Сау-сәламәт булыгыз!

Зур ихтирам белән, Хәсән ШӘЙМӘРДАНОВ.

Зәй районы, Әхмәт авылы.

Комментарии