Чишмәле авыллар картаймый

Чишмәле авыллар картаймый

«Сусавымны басар кебек

Туган як чишмәләре.

Җилләрнең дә исә назлысы

Шул яктан искәннәре.

Кычытканлы, тигәнәкле,

Чүп үләнле, баткаклы.

Шайтан таягы үссә дә,

Сагынам туган якны», – дип, туган авылын сагынып җырлаучылар аз түгелдер. Әйе, кычытканлы-тигәнәкле булса да, туган авыл һәркемгә якын, кадерле. Һәркем төп нигезен үзенчә гомере буе сагынып яши, күңел белән һәркем шунда кайта. Кеше кайда гына яшәмәсен, туган җир аның өчен иң изге урын.

Кызганычка, бүгенге көндә авыллар картая һәм берәм-берәм юкка чыга бара... Русия буенча андый юкка чыккан авыллар саны меңләгән. Шуңа да бүгенге көндә туган авыллары картайганга һәм хәтта җир өстеннән юкка чыкканга уфтанып яшәүчеләр байтактыр.

Минемчә, зур авылда туып-үскән кеше бик бәхетле ул: аның туган авылында төпләнеп калу, шунда нәселен дәвам итү мөмкинлеге бар. Урта белем алырга һәм яшәргә шартлар бар зур авылларда. Туган-тумачаларның бер авылда яшәп, бер-берсенә ярдәм итешеп һәм кунакка йөрешеп яшәве генә дә үзе зур бәхет бит. Гадәттә, зур авылларның тарихы да өйрәнелгән, хәтта музей да бар кайберләрендә.

Кечкенә авылларның язмышы исә аяныч – алар бетүгә дучар ителгән. Безнең Алабуга районында гына да шундый биш-алты авыл бар. Мин үзем дә кече авылларның берсендә – Алабуга районының әкияттәгедәй гүзәл, матур табигать кочагында утырган Ядегәр авылында туып үстем. Авылыбыз искиткеч матур, тау битендә яшеллек эчендә утыра. Мондый табигать кочагына сыенып утырган матур авыллар бик сирәк ул.

Элек-электән бары 40 хуҗалыгы булган кечкенә авылыбыз хәтта күрше авыл яшьләрен дә җыеп, гөрләп узучы кичке уеннары, матур сабантуйлары белән дан тотты. Инде ун-унбишләп йортында гына кеше даими яшәгән авылыбызда хәзер дә һәр җәйне бик күңелле сабантуй бәйрәме уза. Аңа күрше-тирә авыллардан гына түгел, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләреннән дә җыелып кайталар. Әле соңгы ике елда гына, пандемия сәбәпле, авылыбызда сабантуй булмый калды.

Бик яратсаң да, гел туган авылда яшәп булмый шул. Минем дә мәктәп тәмамлап, авылымнан шәһәргә югары белем алырга дип чыгып киткәнемә һәм читтә яшәвемә инде 48 ел булды. Яраткан туган авылыма балачагым узган урамнарны, су буйларын, чишмәбезне сагынып кайтам. Әйе-әйе, чишмәбезне дә бик сагынам шул:

«Бер урыйсы иде мәктәп сукмакларын,

Чишмә буйларына төшәсе.

Чишмәбезнең җырын тыңлап,

Бер утырып суын эчәсе.

Агамы икән чишмә челтер-челтер,

Тулымы икән һаман сулары?

Суын эчеп үскән балаларын

Танырмы икән чишмә буйлары?»

Үземне белә башлаганнан бирле мин чишмәбезне дә беләм. Көянтә-чиләк белән ташып, чишмәбезнең тәмле суын эчеп үстем. Без үскәндә чишмә төп су чыганагы иде бит. Чишмәсез авылны күз алдына китерүе дә кыен.

Әгәр чишмәләргә игътибар булмаса, алар әкренләп юкка чыга. Ә бит чишмә – элек-электән кешелеккә иң кирәк булган кадерле су чыганагы гына түгел, авылның яме һәм йөзе дә ул. Ә иң мөһиме – авылларда борынгыдан сакланып калган, яраткан тарихи урын ул чишмә. Чишмә гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола һәм бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр белән дә бәйле.

Минем туган авылым Ядегәр – үз йөзен югалтмаган, гореф-гадәтләрен саклап кала алган, үз чишмәсе булган татар авылларының берсе. Монда гомер буе хезмәт сөючән, ачык йөзле, ярдәмчел кешеләр яшәде. Кызганыч, соңгы дистә елларда авылыбызда башта – башлангыч мәктәп, аннан соң берәм-берәм терлек фермалары, ындыр табагы, кибет, клуб, китапханә, медпункт юкка чыкты. Бушап калган йортлар күбәйде. Авылыбызның бөтенләй юкка чыгу куркынычы туды.

Ләкин, Аллага шөкер, кечкенә генә авылыбыз соңгы елларда күзгә күренеп матурая, яңара башлады. Авылыбызда хәзер иске йортлар юк дәрәҗәсендә. Чөнки туган нигезләрен онытмыйча, аны яңартырга алынучылар артты.

Бу дөньяда иң бәхетле кеше –

Төп нигезе имин булганнар.

Бер-берләрен сагынып ераклардан

Җыелышса шунда туганнар!

Узган ел исә Ядегәр халкы авылыбыз күрке булган чишмәбезне төзекләндерергә алынды. Чөнки чишмәбезнең «өе» шактый тузган иде. Үзара салым акчасына материаллар сатып алынды. Ә тулысынча төзекләндерү өчен авыл халкы үзе булышты. Кемдер финанс яктан ярдәм итсә, кемдер турыдан-туры төзекләндерүдә катнашты. Мин дә үземнең һәм башка туганнарымның шушы изге эшкә өлеш кертә алуыбызга бик сөенәм.

Ниһаять, быел Илмәт җирлеге депутаты һәм Ядегәр авылында яшәүче Раиф Гайнетдинов җитәкчелегендә чишмәбез төзекләндерелде. Июль аенда төзекләндерелгән «Ядегәр» чишмәсен ачу тантанасы булды. Чишмә ачылу уңаеннан иң беренче дога кылынды. Җирлек башлыгы Рәзимә Мингалиева, озак еллар авыл мәдәният йортын җитәкләгән Нәсимә Кәримуллина һәм Раиф Гайнетдиновның эчтәлекле чыгышларыннан соң, чишмә юлында кызыл тасма киселде.

«Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Чишмәбезнең тәмле суын

Бик яратып эчәбез», – дигән матур шигъри юллар яңгыраганнан соң, милли киемнәр кигән һәм көянтә-чиләкләр күтәргән хатын-кызлар җырлый-җырлый чишмәгә су алырга төште. Чишмә ачу тантанасына җыелган халык рәхәтләнеп биеп-җырлап күңел ачты, аралашты ул көнне. Ул арада җиз самавыр да гөжләп кайнап чыкты. Авыл өстендә матур җырлар яңгырады, җырчылар бер-берсен алыштырып кына торды. 91 яшьлек тыл ветераннары – Бибинур апа Мусинаның һәм әнием Рауза Хөсәенованың моңлы җырлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Чишмәбез авылга нигез салучы Ядегәр бабай хөрмәтенә «Ядегәр чишмәсе» дип аталган. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Ядегәр авылы 1800нче елларда Иске Юраш авылыннан бүленеп чыга. Авылга беренче булып килеп төпләнгән кеше Ядегәр исемле була. Миңа шунысы бик кызыклы: өч гасыр дәвамында безнең берничә буын әби-бабаларыбыз да шушы чишмәнең суын эчеп гомер иткәннәр бит.

«Әйдә, җаныем, алып барам

Чишмәләргә, суларга.

Чишмәләрдән су алганда

Су чәчрәтеп уйнарга», – дип җырлагандыр алар. Су буенда кичке уеннар узгандыр, чишмә янында гашыйк парлар вәгъдәләр бирешкәндер. Безнең татар халкының чишмә белән бәйле бик матур гореф-гадәтләре дә бар бит. Мәсәлән, кияү йортына килгәннән соң, икенче көнне киленнәргә чишмә юлын күрсәткәннәр, иртән иртүк килен чишмәдән су алып кайткан.

Чишмә турында бик күп матур җырлар иҗат ителгән. Шигырьләрдә һәм җырларда чишмә – җанлы табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Туган якны сагынып җырланган җырларда да чишмә искә алына:

«Тау астыннан салкын чишмә

Агып төшә улакка.

Сагынуымны басар иде,

Җил дә исми ул якка».

Кече авылларда туып-үскән кешеләргә шуны әйтәсем килә: авыллар әле исән чагында кайтыгыз туган авылыгызга, аны саклап калуга кечкенә генә булса да өлешегезне кертергә тырышыгыз. Изге урын булган зиратлар һәрвакыт төзек һәм чиста булсын. Чишмәләребез кипмәсен, гөрләп агып торсын. Киләчәк буыннарга матур тарихи истәлек булып калсын алар. Төзек зират һәм чишмә – табигатькә сакчыл карашның матур үрнәге дә әле. Табигатьне саклау – һәрберебезнең изге бурычы.

Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Һәр кеше үз туган ягын, үзенең ата-бабалары тарихын белергә тиеш. Буыннардан буыннарга килгән чылбыр өзелергә тиеш түгел. Бу бик мөһим нәрсә. Һәркем үзеннән соң киләчәк буыннарга нинди дә булса истәлек, мирас калдырырга тиеш.

Хәзер нәсел шәҗәрәсен ясаучылар бар. Ләкин матур нәсел агачын ясау өчен ким дигәндә җиде буын әби-бабайларны белергә кирәк. Өстәвенә нәсел агачында фотосурәтләрне дә урнаштырып булмый.

Хөсәен бабам һәм Нурмисал, Нурдидә әбиләрем бик яшьли гүр иясе булганлыктан, мин әби-бабайлар белән үсмәдем. Бары дүрт буынны гына белгәнгә күрә, нәсел шәҗәрәсен дә альбом итеп эшләргә уйладым. Анда туган авылымның, урамыбызның, туган йортымның, гаиләбезнең, туганнарымның фотосурәтләрен урнаштырдым. Хәзер шәҗәрәдә яңартылган чишмәбез фотосурәте дә, күңелемдә туган шигъри юллар да урын алды:

«Туган авылым – Ядегәрем,

Саф сулы чишмәләрең.

Матур синең табигатең,

Кадерле туган ягым.

Оҗмахка тиң мондый авыл

Кайларда бар соң тагын?»

Бүгенге яшьләргә шуны әйтәсем килә: әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегез исән вакытта, алардан нәселегез, әби-бабаларыгыз турында күбрәк сорашып калыгыз. Кайбер яшьләр авылдан булуларыннан ояла, дигән фикер ишеткәнем бар. Авылдан оялырга түгел, авылны яратырга һәм авылдан булуың белән горурланырга гына кирәк.

 Зәкия ШӘМСЕТДИНОВА (ХӨСӘЕНОВА),

 Чаллы шәһәре

Комментарии