Игелекле оныкларның бабаларына догасы

Игелекле оныкларның бабаларына догасы

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дибез. Ә үткәннәр ул – тарих. Бөтен илнеке булсынмы, шәһәрнеке яки авылныкымы – һәрбер тарих зур әһәмияткә ия. Менә шушы көннәрдә генә Кама Тамагы районының Балтач авылы халкы үзенең тарихын барлады.

Идел ярына урнашкан Балтач авылы халкы Петр I патшалык иткән чорда, көчләп чукындыру афәтеннән котылыр өчен, күмәк рәвештә күченеп китеп, хәзерге урынына – калкулык-чокыр арасына килеп урнаша. Әмма ул авылдагы тау-чокырларның нинди ямьле булуын күрсәгез иде сез! Бу заманда һәрбер авылга хас булганча, бәхет (эш) эзләп читкә чыгып китүчеләр күп булгангадыр күрәсең, искергән, хуҗасыз калган өйләр дә бар. Урамнарында яшел чирәм. Әмма болар да үткән гасыр авылы күренешләрен күз алдында торгызып, шул елларны сагындыра. Сагышлы сагыну ул. Чөнки ул еллар бер михнәтсез узмаган бит. Нинди генә авырлыклар (ачлык, сугышлар, репрессияләр…) аша үтсәләр дә, халык ихлас күңеленнән бер Аллаһка ышанып, якты киләчәккә өметләнеп яшәгән. Кешеләр күңелендә иман нурын сүндермичә, аң-белем таратучы муллалар, билгеле инде, авыл тормышында мөһим урын тоткан.

Тарихны барлаганда иң беренче чиратта муллаларның исемнәре калкып чыга да инде. Менә шул турыда уйлап, авылның соңгы указлы муллалары Ногман, Вилдан бабайларның бүгенге буын оныклары – химия фәннәре докторы, профессор Азат Вилданов һәм журналист Наилә Вилданова авылның мәчет диварына фидакарь муллаларның исемнәре язылган такта урнаштыру фикеренә килә.

Мәчет дигәндә, элекке елларда мәчетләрнең юк ителүе, манаралары вәхшиләрчә аударылуы турында да онытмыйк. Бу фаҗигане үткән гасырның утызынчы елларында Балтач авылы да кичерә. Әмма бу авыл мәчетенең манарасын кисәргә дип читтән килүчеләрне кырдан ашыгыч чакырып кайтартылган хатын-кызлар сәнәк, көянтә, балта, көрәк белән урманга кадәр куа. Манара искереп, 50нче еллар ахырында күршедәге бакчага авып төшә. Аллаһы Тәгаләнең хикмәте – ае югалмый, шушы авыл кешесе, озак еллар телевидениедә эшләп, бакыйлыкка күчкән журналист Шәһит Гарифуллин үсмер чакта табып ала һәм үзе үскән өйдә яшереп саклый. Казанда бакчасы булгач, шуның уртасына багана утыртып, айны урнаштырып куя, Халидә апасына: «Минем үз мәчетем бар», – ди торган була. Ә 1994нче елда колхоз җитәкчесе Әхмәт Зыятдинов тырышлыгы белән яңа мәчет торгызылгач, Шәһит абый яңартып-ялтыратып алып кайта аны. Мәчет манарасында үз ае урын ала! Еллар үткәч, менә тагын бер истәлекле бәйрәм – авылга тарихта калган муллаларның исемнәре язылган такта кайта.

Бәйрәмгә авыл кешеләре генә түгел, Казаннан һәм район үзәгеннән дә кунаклар җыелды. Алар арасында – Татарстан республикасы Диния нәзарәтенең мөфти урынбасары, Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар Конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Конгресска Палестинадан ук килгән кунак, җәмәгать эшлеклесе Аласиби Зияд, Кама Тамагы районы мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Газинур Габидуллин, тарихчы-галим (шушы авыл кияве, авыл тарихы китабының авторы да) Нурулла Гариф, авылның имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Вафин, матбугат чараларыннан килгән журналистлар да бар иде.

Тантананы эчтәлекле һәм эзлекле итеп, кунакларның һәрберсенә сүз биреп, Наилә Вилданова алып барды. Авылдашларын да игътибарсыз калдырмады: денсезлек кыйбла булып саналган чорда мәчет ае сакланган нигезне саклап-ныгытып яшәүче Мөбинә апа Гаделҗанованы да җылы эчтәлектәге рәхмәт хаты белән сөендерде. Узган гасыр башында Казанда чыккан изге Коръән китабын саклап калган Вилдан бабай кызы Фатыйма апасын искә төшерде. Ул Коръән хәзер Наиләнең үзендә, авылдашларына күрсәтергә дип, бәйрәмгә ул аны да алып кайткан иде. Вилдан мулла исем кушкан соңгы бала – хәзер инде олы яшьтәге Һәдия апа Тимергалиева да мәҗлестә үз сүзен әйтте. Авылдагы иң өлкән яшьтәге ир-ат – 92 яшьлек Хәлиулла абый Зияфәтовка да тарихны барлаганда булышкан өчен Вилдановлар рәхмәтен ирештерде.

– Авылларыбызда бик күп яңа мәчетләр төзелде. Әмма мондый чараны мин әле беренче тапкыр күрәм, – диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин. Ул күренекле дин эшлеклесе, галим Шиһабетдин Мәрҗанинең «Динне диндә булмаган өч әйбер – милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт саклап калачак», дигән мәгълүм фикерен мисалга китерде. Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нисапсыз була, диде.

Илдә мәчетләрне бетерү сәясәте алып барылганда, билгеле инде, муллаларны да аямаганнар. Вилдан мулла гаиләсен кулга алырга килгәч, авыл халкы күтәрелеп, аны яклап чыккан. Мулланы гаепләүнең тагын бер «саллы» дәлиле – йортының түбәсе калай белән ябылган булуы да сәбәп булган икән бит! Авыл кешеләре аның бу «байлыкка» үз вакытында шахтада эшләп кайтуы нәтиҗәсендә ирешүен, һәм хуҗалыгында беркайчан да хезмәтче тотмавын да, ил өстендә яшәмәгәнлеген дә каршы дәлил итеп китергәннәр. Шахта дигәннән, Вилдан бабайның төп нигезендә, Фәргать Вилданов йортында, аның 1897нче елда алып кайткан борынгы стена сәгате дә эленеп тора. Йөрми инде йөрүен. Ул сәгать турында да кызыклы истәлек бар. Аны өч тапкыр авыл советына алып киткән булганнар. Мулла аның артындагы бер детальне сиздерми генә тартып куя да, яңа ияләренә барып җитүгә, туктап кала икән сәгать. Шулай итеп, тегендә-монда йөртә торгач, ул кабат үз өенә кайтып утырган.

Харрас Әюпнең «Мулла каны» шигырен укыганда Наиләнең генә түгел, бу чарага килгән күпләрнең күзләре яшьләнде:

Безнең буынгача килеп җитте

Бабайларның «яман, кара» даны –

Җае чыккан саен чеметтеләр

Усал телләр безне:

– Мулла каны!..

Кара мөһер кебек йөрде шул сүз,

Кемнәрне ул илдә елатмады!

Нигезенә кире кайталмады

Себерләргә китеп «олаккан»ы

Мулла каны…

Әйтерсең лә берәр

Бүтән төсле, кыргый, агулы кан!

Кемнәр кулы белән түгелеп ул,

Еллар аша болай саркып чыккан?

…Кемнәр каны бүген тамырларда? –

Еракларга китте бозык даны.

Бер бозылган канны чистартуы

Җиңел түгел, ай-һай озак аны!

Сугалмыйсың кара мөһерне дә –

Мулла каны гына түгел инде.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Наилә Исхак кызы заманында әби-бабаларын, әтисен Себергә сөрелүдән коткарып калган авылдашларына, аларның бүгенге дәвамчыларына рәхмәтләрен ирештерде. Себергә үк сөрмәсәләр дә 70 яшькә якынлашып килгән, яшьлеген шахтада үткәргән Вилдан мулланы «мәҗбүри хезмәткә» Идел ярындагы Сөйки гипс шахтасына җир астына эшкә җибәргәннәр.

Указлы муллалар киткәч тә, авыл мулласыз, имамнарсыз яшәми, билгеле. Вилдановлар өлкән авылдашлары белән бергәләп революциядән соңгы муллаларның исемлеген төзеп, мәчет эченә эләргә дип, рамга куеп алып кайтканнар

– Бәйрәмнәрдә барлык дин әһелләре рухына дога кылыныр дип өметләнәм, – диде алып баручы. – Авыл һәм мәчет яшәгәндә нәселләре өзелгәннәрнең дә догачылары булыр.

Яшьләр, нигездә, яңа мәчет салынган чактагы имам Нәҗип абый Гарифуллинны гына хәтерли. Вилдан мулладан соң 1936нчы елда бу вазыйфаны үз өстенә алган Гафиятулла бабайны белүче Хәлиулла абый гына бар. Укылган һәр исемнән соң халык арасында җанлану һәм кайсы нәселдән икәнен барлау-гөжләү булып алды.

Гафиятулла Габдулла улы

Әхмәтвәли Сафа улы

Габделкадыйр Ногман улы

Сәлимулла Сафа улы

Миңневәли Камалетдин улы

Ибраһим Вилдан улы

Нәҗип Гайфулла улы

Бүгенге җыелуның төп сәбәпчесе булган истәлек тактасын ачучылар да уйланып сайланган: Азат Вилданов әбисе һәм бабасы ягыннан – 4 мулланың туганы, Хәниф Гатауллин – Фәйзулла Уразаев нигезендә яшәп, нәселен дәвам итүче, олы кунак Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм бүгенге имам-хатыйб Нияз Вафин.

Мәчет диварына куелган тактага исә менә нинди сүзләр һәм кемнәрнең исемнәре язылган иде:

«Балтач авылы мәчетенең XIX-XX гасырлардагы указлы муллалары:

Фәйзулла Уразаев ?-1845

Мөхәммәтгали Фәйзуллин 1845-1862

Габделсаттар Дәминов 1845 – 1883

Борһанетдин Мөхәммәтгалиев 1862-1884

Габделбарый Габделсаттаров 1884-?

Ногман Гобәйдуллин 1884-1924

Вилдан Ногманов 1924-1936 елларда

Аллаһы Тәгалә урыннарын җәннәттә әйләсә иде.

Истәлек тактасы, авылдашларына иман байлыгын саклап калырга сәбәпче булган барлык дин әһелләренә олуг хөрмәт билгесе буларак, Вилдан мулла оныклары тарафыннан куелды.

20.VII.2019»

– Мин бүген бик бәхетле. Зур ниятебез үтәлде, нәселебез турында тарихи мәгълүматларны балаларга, оныкларга калдырырга кирәк, максатыбыз шул, – диде Азат абый Вилданов.

Бәйрәм бүләксез булмый инде ул. Диния нәзарәте мөфтияте, Бөтендөнья татар Конгрессы исеменнән аерым кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды, мәчеткә дә бүләкләр бирелде. Вилдан мулла оныклары да бирегә кайткан кунакларга, дин эшләрендә, тарих барлауда ярдәм күрсәткән авылдашларына үз бүләкләрен тапшырды. Тантанадан соң мәчеттә өйлә намазы укылды, исемнәре тарихта калган муллаларга атап дога кылынды.

Шул ук көнне авыл халкы клубка «Авыл көне» бәйрәменә барып кушылды. Кич белән клубта авыл үзешчәннәре якташлары Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»ен сәхнәләштерде.

Ә Сәрия һәм Фәргать Вилдановлар кунакларны үз йортларында зур бәйрәм табынына чакырып сыйладылар. Вилдан мулла нигезендә дә дога кылынды.

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА,

Казан – Кама Тамагы – Балтач – Казан

Комментарии