- 02.06.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №22 (31 май)
- Рубрика: Аулак өй
Гаилә кыйммәтләре юкка чыга барган чорда шәҗәрә төзүгә аерым бер игътибар бирелә башлавы бик әһәмиятле. Шөкер, хәзер мәктәпләрдә шәҗәрә бәйгеләре үткәрелә, кайбер җирлекләрдә хәтта шәҗәрә бәйрәме итеп зурлап билгеләп тә үтәләр. Ә ут күршеләребез – Башкортстан халкы исә шәҗәрә төзүне дәүләт күләмендә кертеп җибәрә алган. Хәзер анда һәр гаиләнең диярлек үз шәҗәрә агачы бар, балалар 12шәр буынына кадәр белеп үсә.
Татарстанда шәҗәрә төзү эшенә игътибарны юнәлтүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы булды, дисәк, ялгышмабыз, мөгаен. «Диван аналитиклары» тарафыннан еш кына «хатын-кызлар җыелышып тик йөри, бу оешманың эшләгән эше кайда соң», дип сүгелә торган «Ак калфак» узган ел беренче тапкыр зурлап шәҗәрә бәйрәмен оештырды. Нәсел-ыруны, милләтнең тамырларын барлау бәйрәмен ягъни. Балтач районында үтте ул. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә татар хатын-кызлары җыелышып, шәҗәрә үрнәкләре белән танышты, үзләре дә өйрәнеп кайтып китте. Инде менә быел Башкортстанга «Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә» дип аталган чарага чакыру алдык.
«ИРТӘНГЕ ЧӘЙНЕ ЭЧҮГӘ, ШӘҖӘРӘ ТӨЗҮГӘ ТОТЫНАМ»
Шәҗәрә бәйрәмен уздыру җире итеп нәкъ менә Башкортстанның сайлануы юкка гына түгел. «Ак калфак» оешмасының рәисе Кадрия Идрисова моны болай дип аңлатты: «2006нчы елда ук, Мортаза Рәхимов президент булган вакытта, Башкортстанда шәҗәрә эшләү турында дәүләт күләмендә карар кабул ителгән иде. Шул елдан башлап, бу эш аларда бик җәелеп китте. Хәтта шул дәрәҗәгә барып җиттеләр ки, карарны үтәргә теләмәгән берничә хакимият башлыгы эш урыныннан да алынды! Ә бүген Башкортстанның кайсы гына районына барып, кайсы гына өйгә керсәң дә, һәр гаиләнең диярлек үз шәҗәрәсе бар. Җитәкчеләрдән алып, гади халыкка кадәр нәсел тамырларын барлауга бик игътибарлы монда».
Салават шәһәрендәге «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Тибеева Рәхимовның ул карарын бик яхшы хәтерли әле. «Башта без «шәҗәрә төзи башларга» дигәнне өстәмә эш итеп кабул иттек. Теләр-теләмәс кенә бабаларыбызны барлый башладык. Менә бер буын табылды, менә икенчесе билгеле булды. Күбрәк буын табыла барган саен үзебезгә дә кызык була башлады. Үзебезнең тарих, үзебезнең нәсел бит бу! Нәселебезне үзебез барламасак, аны кем барлар? Шул уй башыбызга барып җитте бит – бераздан шәҗәрә төзүнең тәмен аңладык», – дип хатирәләрен яңартты ул.
Чыннан да, бүген Башкортстанда шәҗәрәсе булмаган гаиләләр бик аздыр. Күбесе 7 буынын белә. 12, хәтта 17 буынга кадәр белүчеләр бар. Венера ханым Идрисова Уфа шәһәрендә узган очрашуга үз нәселләренең шәҗәрәсен алып килгән иде. «Безнең карт бабай Гайсә авылның мулласы булган. Ул тумышы белән хәзерге Азнакай районы, Түйкә авылыннан. Бәйрәкә мәдрәсәсен тәмамлап, указлы мулла итеп безгә билгеләнгән. Гайсә мулла белән Фатыйма абыстайның 12 баласы туган. Аның берсе – минем бабам Рәшит. Ә аның бертуганы Ләбиб абзый Казанда яшәде. Ул, Октябрь революциясенең 50 еллыгы уңаеннан нәселебез шәҗәрәсен төзеп, аны рамкага урнаштырып, һәрбер туганга таратып чыкты. Инде аның төзелгәненә 50 ел – әле һаман да бөтен туганыбызның да өй түрендә эленеп тора», – дип сөйләде ул.
Башкортстанда шәҗәрә бәйрәме буласын ишетеп, Уфага Венера ханымның Казанда яшәүче өчтуган сеңлесе, нәсел шәҗәрәсен төзегән Ләбиб абзыйның оныгы, Казан дәүләт медицина университеты профессоры Наилә ханым Хәмитова да килгән иде. Ул да бер кызыклы хәлне искә алды: «Бервакыт телефон шалтырый. Ростов-Доннан Сафия исемле ханым шалтырата. Мин сезнең туганыгыз, шәҗәрәдә үз исемемне таптым, ди. Ул бөтен туганнарының фотоларын ябыштырып, шәҗәрәнең кулъязма китап вариантын эшләгән! Шәҗәрәне барлау белән 17 яшемнән бирле кызыксынам, иртән торып чәй эчүгә, шуны барларга утырам, ди хәзер инде пенсиядә булган Сафия туганыбыз».
Уфадагы очрашуга хәтта самавыр шәҗәрәсенә кадәр алып килгәннәр иде. Нефтекама шәһәренең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рушания Имамова биш самавыр алып килгән. «Безнең музейда 30лап алар. Һәрберсенең үз тарихы, үз шәҗәрәсе бар. XIX гасырда Тулада эшләнгән самавырларның татар гаиләләренә ничек килеп эләгүе генә билгесез», – дип сөйләде ул. Бүген этләрнең, песиләрнең дә шәҗәрәләрен төзетәләр бит. Ә нишләп әле самавырныкы булмаска тиеш ди?! Татар халкының күпме гомере шул самавыр янында узган ләбаса. Димәк, әле бу эшнең башка ягы да бар: самавыр тарихына кагылып, милләт тарихын да өйрәнергә мөмкин.
ТАМЫРЛАРЫ – ТАТАР, БОТАКЛАРЫ – УРЫС
Башкортстандагы шәҗәрә бәйрәменең икенче өлеше Салават шәһәрендә үтте. Монысының да үз хикмәте бар. Заманында шәһәрдән ерак түгел Аллагуват дигән бик көчле авыл булган. Миллионер колхоз идек, дип искә ала аны өлкәннәр. Мең йорт, дүрт мең кеше, чакрымнарга сузылган урамнар… Тик Салават шәһәрендә нефть чыгару җайга салынгач, Аллагуват халкына көн бетә: һавалары, сулары пычрана. Авыл халкына Салават һәм Ишембай шәһәрләрендә фатирлар бирәләр, ә авылдагы йортларын җир белән тигезлиләр. Шул рәвешле Аллагуват кына түгел, тагын алты авыл юкка чыга.
Тик бу авылларда туган, яшәгән кешеләр, шәһәргә китеп урнашсалар да, тамырлары белән авылга нык береккән булып чыга. Элекке авылдашлар берләшеп, 2001нче елда «Аллагуват» дигән иҗтимагый оешма оештырып җибәрәләр. Аның беренче җитәкчесе булган Мидхәт абый Рәхимкулов 20 елга якын архивта казынып, авылдашлары хакында бөтен булган мәгълүматны туплый. Шуңа күрә хәзер Аллагуваттан чыккан һәр кешенең үз шәҗәрәсе бар. Архивка барып торырга да кирәкми!
1989нчы елда ук Уфа архивына йөри башлаган Мидхәт абый. «Башта безгә дә, килерләр дә китәрләр әле, дип кенә карадылар. Тик без йөрүебезне дәвам иттек. Тырышканны күрде архив хезмәткәрләре: беркемне кертми торган бүлекләргә дә керергә рөхсәт бирделәр. Аларның ярдәме белән бик күп материал туплый алдык», – дип сөйләде ул.
Аллагуваттан чыккан икенче бер кеше – Миңнәхмәт Раимов агачтан бармак башы чаклы гына өйләр ясап, юкка чыккан авылларның макетын төзегән. Авылларда колхоз идарәсе кайда булган, мәктәп, мәчет – барысын да ничек бар, шулай урнаштырган. Яшь буын шуннан карап, юкка чыккан авылларга сәяхәт кыла ала.
Аллагуват авылы булган җирдә «Юрматы җире» дигән мемориаль комплекс та төзеп куйган халык. Монда юкка чыккан җиде авылга да таш куелган. Ел саен шушы урынга җыелып, шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелә икән. Монысы инде өстән кушылган боерык түгел. Монысы күңел таләбе, нәсел-нәсәпкә хөрмәт күрсәтү билгесе.
«Ак калфак»лар белән очрашуга бик күпләр үз шәҗәрәсен алып килгән иде. Кеше буйлыгы зурлыкта алар, матур итеп, тәмен белеп эшләнгән. Тик бер нәрсә генә күңелне кыра: барлык шәҗәрә агачларының да тамырында – чип-чиста татар исемнәре, тик агачның югарырак ботакларына менгән саен урыс исемнәре арта. Барысыныкында да шулай. Ни кызганыч, нәселләр урыслаша…
ШӘҖӘРӘНЕ ТӨЗЕП БИРӘЛӘР
Шәҗәрә төзү кызыктырса да, бөтен кешенең дә Мидхәт абый Рәхимкулов кебек авылдашы юк шул. Материалны җыеп, өйрәнеп, шәҗәрә итеп төзеп бирмиләр. Дөресрәге, бирәләр. Тик моның өчен шактый кыйммәт бәя түләргә кирәк. Башкортстан Милли архивы бүлек җитәкчесе Зөлфәр Гатиятуллин белдергәнчә, архивта шәҗәрәңне эшләтәм дисәң, 12-15 мең сумга төшәчәк. «Бу акчага менә ниләр эшләнә: кешенең фамилиясенә кагылышлы бөтен мәгълүмат туплана, аларның күчермәләре эшләнә, шушы документлар нигезендә архив белешмәсе языла. Кулъязма документларны бөтен кеше дә укый алмый бит, ә архив белешмәсендә барысы да тәрҗемә итеп бирелә. Шуннан схема рәвешендә шәҗәрә төзелә. Бөтен мәгълүмат электрон вариантта да бирелә», – дип аңлатты ул.
Уфадагы архивта Татарстанның күп кенә районнары турында мәгълүматлар да саклана икән. Мәсәлән, элеккеге Минзәлә өязенә караган Актаныш, Мөслим, Сарман районнары. Бөгелмә өязенә караган кайбер мәгълүматлар да Уфада ди. Элек Диния нәзарәте Уфада булу сәбәпле, метрика кенәгәләре дә биредә. Хәтта Әстерхан, Кронштадт кенәгәләре дә бар икән! Гомумән, Бөгелмә, Лениногорск кешеләренә шәҗәрә төзү эше шактый кыен биреләчәк. Ник дигәндә, берьюлы өч архивка – Казанга, Уфага һәм Самарага мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк – кайбер мәгълүматлар шунда чөнки.
1890нчы елдан башлап, бүгенге көнгә кадәрге метрика кенәгәләре инде Уфада түгел, Казан архивында саклана. Татарстан Милли архивының әйдәп баручы архивчысы Заһир Шәйхелисламов шәҗәрә төзү эшен авылдашлар, әби-бабайлар белән сөйләшүдән, кабер ташларын өйрәнүдән башларга киңәш итте. «Иң башта «тере тарих»ка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннары инде архивта саклана торган документларны өйрәнүгә керешергә. Тик архивта бөтен мәгълүмат та булмаска да мөмкин. Әйтик, Алабуга өязенең метрика кенәгәләре күбесе янгын вакытында юкка чыккан. Шуңа күрә ул яктан мөрәҗәгать килгәндә еш кына «бездә ул документ юк шул» дип җавап бирергә туры килә», – диде ул.
Шәҗәрәне үзеңә дә төзергә була. Тик моның өчен буш вакытның күп булуы гына да җитми әле. Архив документларында хаталар күп. Әйтик, наданрак мулла метрика кенәгәсенә хата белән язган, ди. Ревизия мәгълүматларын җыйган урыс кешесе татар исемен вата-җимерә язган. Шуңа күрә шактый буталчыклар килеп чыгарга да мөмкин.
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Казан – Башкортстан – Казан

Комментарии