- 02.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №21 (1 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
Соңгы елларда җыр сәнгатенең түбән тәгәрәве мине борчый. Алга киттек, дип күпме генә шапырынсалар да, бу гамәлдә бер генә дә күренми. Аннан «Ак барс» сынына лауреатлар саны арту ул – җыр сәнгатенең алга китүе түгел әле. «Халыкчан», «тамашачы мәхәббәтен яулаучы», «иң яхшы халык җырын башкаручы», дип алтылап кешегә премия бирү – юләрлек! Боларның барысын бер номинация итеп, бер Зәйнәп Фәрхетдиновага гына тапшырасы иде. Гомумән, үз чорында Әлфия апалар, Флера Сөләйманова, соңрак Зөһрәләр, Римма Ибраһимова, Вафирә Гыйззәтуллина кебек чын халык җырчылары булды, бүген исә алар рәтенә бер Зәйнәпне генә кертеп була. Бәширә һәм Хәнияне тыңларга, Гүзәл Уразованы якын итәргә мөмкин. Эстрадада кайнаган башка җырчыларны тыңлыйсы да килми. Бер үк сүзләр, бер үк көй. Алар үзләрен бер дә тыңлап карамый микән әллә? Бу очракта оялып, юньлерәк җыр җырларлар иде. Ә Мөнир Рахмаевка җырчы буласы түгел, биергә кирәк. Урыс җырчысы Леонтьевка охшатам мин аны. Аларга килешә ул, аларның менталитеты башка. Минемчә, татар җырчыларының башка милләтне кабатларга теләүләре – мәгънәсезлек. Килешми ул безгә. Аннан, ул хәтле сикергәләгәч, җырлап булмаганы юләргә дә аңлашыла.
Филүс Каһиров! Менә кайда ул моң! Менә кемгә карап сокланырга, кемгә охшарга тырышырга кирәк. Бу чын егетлек, ичмасам! Афәрин, Филүс!
Журналистларда берәр җырчыдан интервью алган язмаларын урнаштырырга омтылу модага керде. «Татарда кабатланмас тавышлы…» дип башларга ярата алар язмасын. Соң ул бит пародист түгел. Һәркем кабатланмас, үзенчәлекле шәхес булырга тиеш түгелме соң? Әнә шул бер җөмләләре белән язмаларының бөтен тәмен бетерәләр дә куялар.
«Бүген 500дән артык җырчы кайнаша татар эстрадасында», – дип сөйләнелә. Шуларга музыкантларны, көй һәм сүзләрен язучыларны, шулай ук башка төр хезмәт күрсәтүчеләрне өстәсәң, меңнән дә артык кеше татар зәвыгын «күтәрү» өчен армый-талмый хезмәт куя булып чыга. Бер үк сүзләрне 10-15 тапкыр кабатлаудан узмый кайбер җырчылар. «Татар җыры-2010»ны оештыручылар «Быелгы бәйрәм барып чыкты», –дип мактанса да, алар белән килешәсе килми. Халык исеменнән нәтиҗә ясап, үзләре теләгән җырчыны чыгарып күрсәттеләр дә шуның белән шул… Хәтта Зәйнәп Фәрхетдинованың җыры да иң уңышлысы түгел иде.
Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ.
Актаныш районы, Иске Байсар авылы.

Комментарии