- 02.04.2021
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2021, №12 (31 март)
- Рубрика: Аулак өй
Татар милләтенең күренекле шәхесе, әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Галимуллин Фоат Галимулла улына 21нче мартта 80 яшь тулды. Моңлы җанлы, тәмле телле әлеге затлы шәхес күпләребезгә иң элек үзенең гаҗәеп матур тембрлы тавышы аша таныш. Аның һәрбер сүзне яратып, телебезнең бар аһәңен тыңлаучы күңеленә җиткерерлек итеп радиодан сөйләгәнен йотлыгып тыңлыйлар иде…
Студентлары өчен яраткан мөгаллим, галим буларак биш йөзгә якын фәнни хезмәт авторы Фоат абый Галимуллин белән юбилей көннәрендә очрашып, әңгәмә корып алдык.
– Фоат абый, Сез киңкырлы шәхес: галим дә, мөгаллим дә. Сез язучы да, фәнни хезмәтләрдән тыш, әдәби әсәрләр, шигырьләр язгалаганыгызны беләм. Һәм Сез диктор да. Озак еллар дәвамында радиода эшләдегез. Халыкка да иң элек шул үзенчәлекле тавышыгыз белән танылдыгыз кебек?
– Чынлап та шулай инде. Ләкин алдан мин сөйләп түгел, ә җырлап танылдым. Радиога килгәнче мин инде Кукмара районында, күрше-тирәдә хәйран билгеле кеше идем. Яшьтән үк үзешчән сәнгатьтә катнаштым, спектакльләр куйдык. 1957нче елда районда беренче фестиваль узды. Шунда җырлап, дипломга ия булдым. Аннан Казандагы конкурсларга җибәрделәр. Шактыйларында җиңү яуладым. Төрле чараларда, тантаналарда җырлый башладым. Агитбригада составында язгы кыр эшләре һәм урак вакытларында районны елга ике әйләнеп чыга идем.
СССРның 50 еллыгы уңаеннан 1967нче елда Казанда һәвәскәрләрнең зур гына фестивале уздырылды. Анда лауреат булып, ил күләмендәгесенә – Куйбышев шәһәренә җибәрделәр. Анысында да уңышлы гына җырладым. Кайткач, берничә җырымны яздырыйк әле дип, радиога чакырдылар. Ахырдан ил күләмендәге конкурста катнашудан алган хис-тәэсирләрем турында сораштылар. Сөйли башлаган идем, син кайда йөрисең, безгә бик кирәкле кеше бит син дип, диктор эшенә «кодаладылар» инде. Менә шуннан, 1967нче елның 7нче декабре иде ул, «Татарстан радиосы»ннан сөйли башладым. Ә радио шундый хикмәт, ул сине бөтен дөньяга таныта.
– Җырлап та зур уңышларга ирешкәнсез бит. Ә җырчы буласыгыз килмәдеме?
– Килде, килде… Ил күләмендәге конкурска барыр алдыннан өч ай Казан консерваториясендә профессор Зөһрә Бәйрашевадан җырлау сәнгате буенча дәресләр алдым. Яхшы, өметле укучы идем. Конкурстан кайткач, мине Татарстан җыр-бию ансамбленә чакырдылар. Әмма инде радиога да чакыргач, мин радиога өстенлек бирдем.
– Шундый матур тавыш белән, дөрес сөйләргә кем өйрәтте?
– Ул табигатьтән дә килгәндер инде. Җырлау сәнгатенә өйрәнү дәресләре алуның да файдасы күп булды. Сөйләгәндә минем тавыш баритон, хәтта баска якынрак. Ә җырлаганда тенорга тартым. Тавыш аппараты белән идарә итәргә өйрәткәндә, шулай киңәш бирделәр миңа.
Ә инде дөрес сөйләмгә килгәндә, мин Алабугада мәдәният-агарту училищесында актерлык серләренә өйрәндем, режиссерлык курсларын тәмамладым. Соңыннан Казан дәүләт педагогика университетында сәнгатьле сөйләм курсларын алып барып, тагын да тәҗрибә тупладым. Менә шулардан күрәм мин.
Радиодан Камал Саттарова, Әминә Сафиуллина, Айрат Арсланов, Вәис Саматов, Фатыйх Күлбарисов дигән дикторларны тыңлап, шулар кебек сөйләсәң иде ул дип хыяллана идем. Соңыннан шактыйлары белән бергә эшләдек тә. Хәтта 1969нчы елда Мәскәү радиосында Юрий Борисович Левитан җитәкчелегендә өч айлык курслар үттем. Менә шундый мәшһүрләр арасында кайнарга туры килде, алардан да нәрсәдер йоккандыр инде.
– Ә бала вакытта кем булырга хыяллана идегез?
– Хыялым – укытучы булу иде. Шуңа күрә, дикторлык эшен бик яратсам да, Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, анда эшкә чакырдылар һәм мин ризалаштым. Дөрес, радиодан китү бик авыр булды.
– Инде бүгенге көн радио-телевидениесенең сөйләм культурасына килгәндә, ничек бәялисез? Хәзер дикторлар юк бит инде, алып баручылар, диджейлар…
– Төрлесе бар. Бар сүзнең тәмен, кадерен белеп, мөмкин кадәр дөрес итеп сөйләргә тырышучылар. Минем үземә «Татарстан радиосы» якын. Аларда тел культурасына җаваплы мөнәсәбәт сизелә. «ТНВ» каналында да уңай омтылыш дияр идем. Менә иртәнге «Манзара» тапшыруында мин дә «Әткәм-әнкәм теле» дигән даими сәхифәдә теге-яки бу сүзләрнең дөрес әйтелеше, мәгънәсе турында аңлатам.
Кайбер алып баручылар янәсе үзенчәлекле, заманча сөйләшәм диптер инде, сүзләрнең басымнарын, җөмләдәге пауза-интонацияләрне шул чаклы бозып сөйлиләр, тыңларга оят. Аеруча яшьләр арасында күзәтелә андый хәл. Шул кадәр сөйләмнең әдәбен, яңгырашын бозалар. Кыланып, акланмаган пауза, интонация, акланмаган тавыш көче белән сөйләгәч, тулаем фикер, мәгънә дә бозыла. Бик тәмсез булып кабул ителә андый сөйләм. Бу безнең телебезне, татар сөйләменең тәртибен, яңгырашын, төзелешен бозу. Андыйларга карата кисәтүләр ясасак та, яхшы булыр.
– Гомумән, бүген илдә татар теленә карата булган мөнәсәбәт турында нинди фикердә Сез?
– Әлбәттә, соңгы еллардагы хәл күңелне бик борчый. Мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кимүе, аеруча татар әдәбияты кыскартылу хафага сала. Ә бит тел ул ике катламда яши. Берсе аның – халык сөйләме. Икенчесе – әдәбият. Телне үстерүдә, саклауда әдәбият катламы югарырак дәрәҗәдә. Әдәби әсәрләрдән башка яшь буынны телебезнең матурлыгын күрә белергә, яңгырашын дөрес тәэмин итәргә, фикерне дөрес итеп формалаштырырга өйрәтергә мөмкин түгел.
Болай барса, телебезнең камиллеге бәлки әле зыялыларыбызда сакланыр, әмма киң халык тарафыннан кулланылышта телебез зәгыйфьләнә, ярлылана сыман. Татар телебез «мескен» хәлдә, «кухня» теле генә булып калмасын өчен, матур әдәбиятка да игътибарны бирергә кирәк. Балаларыбызны кечкенәдән үк матур әдәбият белән «авызлыкландыру» мөһим. Менә бу мәсьәлә нык борчый.
– Матур әдәбият дигәннән, әдәби телнең, әдәби сөйләмнең чисталыгы сакланышы турында да фикерегезне ишетсәк иде, Фоат абый?
– Әдәби телебез саф килеш саклансын, яшәсен өчен җирле диалектлар белән буталмау мөһим. Ягъни язучылар, журналистлар, җырчылар кебек халык белән аралаша торган кешеләр зур профессиональ трибуналардан чыгыш ясаганда саф әдәби телдә, дөрес әдәби сөйләмдә ясарга тиешләр чыгышларын. Үзләре өчен генә булган ниндидер очрашуларда җирле диалектлар куллану, җирле сөйләм телендә чыгыш ясау берни түгел анысы. Тик профессиональ сәхнәдә мәсәлән, җырчы бары саф әдәби телдә җырларга тиеш. Ә ясалма рәвештә без шундый этник төркемгә карыйбыз дип, аны күпертеп күрсәтеп, хәтта үзләрен аерым бер төркем итеп рәсми рәвештә күрсәтүгә омтылышлардан бик нык качарга кирәк. Чөнки безне берләштерүче бер исем бар – ул Татар! Милләт мәсьәләсе, татар халкы язмышы хәл ителгән кискен вакытларда онытырга тиешбез андый төркемнәрне. Без – Татар! Шушы исем тирәсенә без җыелышырга тиешбез.
– Ягъни, Фоат абый, һәр милләт кебек төрле этник төркемнәрне берләштергән татарның да бердәм стандартлары, һәммәбез өчен бердәм кагыйдәләре булган әдәби язма телебез, әдәби сөйләм телебез сакланырга, яшәргә тиеш.
– Әйе, моны һич кенә дә бозарга ярамый. Бу – канун! Чыгыш ясаучылар ул турыда онытмаска тиешләр. Юкса, андый хәлләр татарны бүлгәләүгә китерергә мөмкин.
– Мөгаллим буларак, бүген мәктәпләрдә татар телен, әдәбиятын укыту методикасы, дәреслекләрнең сыйфаты канәгатьләндерәме сезне?
– Телебезне, әдәбиятыбызны укыту методикасы элек тә нык эшләнгән иде. Рус телен укыту методикасыннан бер дә ким түгел. Ләкин бер генә кимчелек бар, ул да булса – телнең грамматикасын өйрәтүгә өстенлек бирелде. Ә төп максат балаларны сөйләшергә өйрәтү бит. Менә хәзерге методика укучыларны гамәли сөйләшүгә өйрәтүгә корылган. Һәм шул нигездә башлангыч мәктәпләр өчен заманча таләпләргә туры килә торган дәреслекләр төзелде. Хәзер урта сыйныфлар өчен дә яңа дәреслекләр эшләнеп бетте дип әйтеп була. Инде югары сыйныфлар өчен моны эшләп бетерергә кирәк. Гомумән, татар телен, әдәбиятын укыту өчен программалар, методикалар һәм дәреслекләр ягыннан кыенлыклар юк. Кыенлык икенче яктан бар. Ул да булса – татар теленә җәмгыятьтә ихтыяҗ түбән булу. Балада татар телен өйрәнү теләге булырга тиеш бит. Иң элек анда кызыксыну уятырга кирәк. Ә ул кайчан була? Әлбәттә, аңа ихтыяҗ булса. Урыслар аны мотивация диләр. Ата-аналар балага укыту телләрен сайлаган вакытта, шуннан чыгып сайлыйлар. Туфан Миңнуллинның шундый бер җавабы бар иде. «Нигә кирәк ул татар теле?» – дип сораган бер ахмак кешегә ул әйтә: «татар булып яшәү өчен!» – дип. Кызганыч, бүгенге көндә безнең телгә мотивация әнә шул дәрәҗәдә генә.
– Сез әдәбият галиме, һәрвакыт язучылар, шагыйрьләр белән бер даирәдә кайнаган кеше. Үзегез язучылар берлегендә ике срокта рәис тә булып тордыгыз. Ничек уйлыйсыз, бүген татар әдәбияты саегуга таба бармыймы?
– Хәзер әдәбиятыбыз ярлыланды дип әйтә торган түгел. Үз чорыбызның аксакаллары булырдай дәрәҗәле язучыларыбыз, шагыйрьләребез, шөкер, бар. Менә мәсәлән, шагыйрьләрдән Ренат Харисны гына алыйк. Ул бүген татар шигъриятенең төп үзәген тәшкил итә. Прозада карасак, Вахит Имамовны атар идем. Тагын Марат Әмирханов, Факил Сафиннар яхшы гына әсәрләр иҗат итеп торалар. Яшьләр арасында да бик өметле язучылар, шагыйрьләр күренә. Гомумән, мин әдәбиятыбыз ниндидер кытлык кичерә дип әйтмәс идем.
– Фоат абый, кайчандыр хыялланган, алга куйган максатларның барысына да ирешә алдыгызмы?
– Мин шундый заманга туры килдем, без яшь чагында ниндидер зур планнар корырга мөмкинлек юк иде. Без күбрәк бүген тамак туйдыру, иртәгә нәрсә ашау турында уйлый идек. Шундый шартларда үстек. Инде нәрсәгә дә булса ирешелгән икән, ул стихияле рәвештә планлаштыру нәтиҗәсе дип саныйм. Иң мөһиме – тормышның һәр этабында ялгышмау! Хәзер инде шактый зур тәҗрибә тупланылды, ничаклы акыллы китаплар укылды. Алга таба күпме яшисен белеп булмый, сәламәтлек барында кайбер фикерләрне туплап, эшкәртеп язып калдыру ниятем бар әле.
Әллә нинди зур максатлар куймыйча, кулдан килгәннәрне эшләп, гаиләм белән тынычлыкта яшәргә насыйп булсын дим инде. Хатыным Фәйрүзә белән 54 ел бергә гомер итәбез. Ике бала тәрбияләп үстердек. Кызым Әлфия – педагогика фәннәре докторы, Федераль университет профессоры. Улым Фәрит – тарих фәннәре кандидаты. Оныгым Айдар һәм Әминә. Менә шул якыннарым белән милли җанлы булып, һәр туган көнгә куанып яшим. Барчабызга да сәламәтлек насыйп итсен дигән теләктә калам.
– Фоат абый, әңгәмәдә катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт! Юбилеегыз белән ихластан тәбриклибез! Балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын күреп, Фәйрүзә апа белән тигез тормышта әле тагын озак яшәргә, милләтебезгә хезмәт итәргә насыйп булсын!
Әңгәмәдәш – Раиф ГЫЙМАДИЕВ
Комментарии