- 02.04.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №13 (29 март)
- Рубрика: Аулак өй
Быел икенче тапкыр уздырылачак тамаша бик кызу булырга охшап тора, җәмәгать. Әнә бит, журналистлар белән очрашуда Зәйнәб Фәрхетдинова ап-ачык итеп: «Бик теләсәм, сәхнәгә бушлат киеп чыгармын әле», – дип аптырашта калдырды. Иркә премияне тапшыру тантанасын оештыручыларга үпкәсен белдерде. Ә оештыручылар исә, соңгы вакытта виртуаль мәйданда «бил алышучы» Салават белән Элвин Грейның бер сәхнәдә чыгыш ясаячагын әйтеп, утка май өстәде.
«Барс Медиа» оешмасының үзе оештыра торган зур тамашалар алдыннан журналистлар өчен матбугат очрашуы уздыра торган матур гадәте бар. Рәхәт ичмасам: кирәкле мәгълүмат эзләп аптырыйсы юк, очрашуга барасың да, теләгән бөтен соравыңны да биреп кайтасың. Чираттагы шундый очрашу TMTV каналының «Музыкаль биеклек» дип аталган премиясен тапшыру тантанасына багышланган иде. Бу чара быел икенче тапкыр үтәчәк. 15нче апрельдә 17.00 сәгатьтә «Пирамида» концертлар залында тамашачыны 5 сәгатьлек концертка көтәләр!
Журналистлар белән очрашуга «Музыкаль биеклек» тамашасын оештыручылар гына түгел, җырчылар да чакырылган иде. Аларны махсус сайлап алганнар, күрәсең. Эстрадада 1000нән артык җырчы бар диләр бит, менә шуларны төркемнәргә бүлеп, һәрберсеннән вәкил итеп берәр җырчыны җибәргәннәр, ахры. Соңгы арада ярты эстраданы яулап алган, уйлаганын маңгаеңа бәреп әйтә торган мишәр халкы вәкиле – Аксубай кызы Иркә. Эстраданың икенче яртысын Башкортстаннан килгән җырчылар тәшкил итә, дисәк, ялгышмабыз, мөгаен. Аларның вәкиле Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров иде. Мишәрләрне һәм Башкортстаннан килгәннәрне аерып алгач, ничә процент кала анда – менә аларын Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова тәкъдим итте. Тумышы белән Ташкенттан булса да, үзебезнең Татарстанныкы дип саныйк инде аны (бала чагы Азнакайда үткән. – Авт.), алайса Татарстаннан бер җырчы да чыкмаган булып күренә бит. Төгәллек кертү кирәк: Зәйнәб ханым элекке традицияләргә тугры калып, халыкны бүген бигрәк тә тансык булган моң дигән нәрсә белән сыйлаучылар төркеменнән инде. Җырчы карьерасы белән генә канәгатьләнмичә, башка өлкәләрне дә колачлаучылар үз төркемнәренең вәкиле итеп Айрат Ильясовны җибәргән иде («Эссе» төркемендә җырлаган Айрат бүген үзен алып баручы буларак сыный. – Авт.). Элвин Грейны (үз исеме – Радик Юлъякшин) исә зал тутырып тамашачы җыя торган, тик уңышының сере нидә икәнлеге әлегә төгәл ачыкланмаган җырчылар рәтеннән дип саныйк.
Шоу-бизнес кешеләре дә бар яктан да килгән түгел. Алар да ялгыша. Шуңа күрә без, журналистлар, «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева янында утырган Зәйнәбне: «Халык артисты Зәйнәб Фәтхетдинова», – дип таныштыруын да ишетмәмешкә салыштык. Зәйнәб ханым үзе дә бу төгәлсезлекне колак читеннән генә уздырды, фамилиядәге бер хәреф өчен ризасызлык белдереп тормады. Көндезге 11 генә булуга карамастан, килгән кешеләрне «Хәерле кич!» дип сәламләгән Элвин Грейны да аңларга була. Көн саен диярлек концерт белән йөрүче, «Музыкаль биеклек» премиясе тантанасында да «Гастрольләр рекордсмены» номинациясендә җиңүгә дәгъва кылучы Радикның көне белән төне буталгандыр инде. Әнә күптән түгел бар матбугат чарасы да: «Машиналары авариягә очраган, концерттан соң артта йоклап барган Радик хәтта уянмаган да», – дип язды бит. Дөрес, соңыннан авария дигәненең машинаның кар көртенә төшеп чумуы гына булганлыгы ачыкланды. Тик барыбер Радик үз-үзен кызганмыйча милләткә хезмәт итә торган герой булып калды.
Быел 100дән артык җырчы 40 номинациядә көч сынашачак икән, һәр номинациядән бер җиңүче сайлап алыначак. Сайлап алына, дигәч, беләсе килә бит инде: ничек билгелиләр икән ул җиңүчеләрне? Бигрәк тә «Халык мәхәббәте» кебек номинацияләрдә. «Менә мин – халыкның бер вәкиле, үземнең яраткан җырчым өчен тавыш бирергә телим, ди. Нинди сайтка кереп яки нинди номерга шалтыратып тавыш биреп була?» – дип сорамый кала алмадык. Сайтка кереп яки шалтыратып тавыш биреп булмый икән. Менә мин ел дәвамында шул яраткан артистымның концертларына йөрсәм, TMTV каналыннан күрсәтелә торган клиплары өчен тавыш бирсәм, смартфоным өчен җырын сатып алсам, аны җиңүгә якынайтуга үз өлешемне кертә алам, ди. «Халык мәхәббәте ул – тулы заллар, җырларның һәм альбомнарның күпләп сатылуы, клипларның каралуы. Без шуларны күзәтеп барабыз. Хәтта җырчының Инстаграмда күпме «лайк» җыйганын да саныйбыз. Шуннан чыгып, номинацияләрдә җиңүчеләрне билгелибез», – дип аңлатты TMTV телеканалының баш мөхәррире Лилия Кадыйрова. Сүз уңаеннан, быел «Халык мәхәббәте» номинациясендә «Зәңгәр кыңгыраулар» җыры белән Зәйнәб катнаша. Аның номинация буенча көндәшләре кем булуын әйтеп тормадылар.
Премия тапшыру тантанасында җырчылардан тагын Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов, Флера Сөләйманова булачак, дип ышандырдылар. Журналистларны бигрәк тә Салават белән Элвин Грейның мөнәсәбәте кызыксындырды. Матбугат чараларын күзәтеп барган булсагыз, беләсез инде: беренче булып «көрәш»не Салават башлаган иде. «Татар җырын болай итеп башкармыйлар. Ул миңа укырга килсә, мин аны кабул итмәс идем», – дип сөйләде Радик Юлъякшин турында Татарстанның халык артисты. Аннары Радикның чираты җитте. «Бер түздем, ике түздем, биш түздем, тик алтынчысында әйтми кала алмадым», – дип аңлатты ул матбугат очрашуында «көрәш»кә кушылып китүен. Салават «абыйсы»на сүздәге көрәшне эшкә күчерергә тәкъдим итте ул: Казанда һәм Уфада икебез дә концерт куеп карыйк, кемгә халык күбрәк килер икән янәсе. Салават әлегә моңа җавап бирмәде. Ә безгә башкасы кызык иде: нүжәли Салават, шушындый низагтан соң, Элвин белән бер сәхнәгә чыгар инде? Узган елгы «Татар җыры»нда катнашмады да бит. Ә менә «Музыкаль биеклек»тә катнашачак икән. «100 процент ышандырып әйтәбез», – диде Динә Гәрәева.
Номинацияләргә килгәндә, «Иң яхшы җыр», «Иң яхшы клип», «Ел артисты» кебекләреннән тыш, «Иң яхшы блогер», «Иң яхшы алып баручы» дигән колак ишетмәгәннәре дә булачак икән. «Иң яхшы алып баручы» дигәнендә җиңүгә «бывший» җырчы Айрат Ильясов дәгъва кыла диделәр. Иркә бу уңайдан оештыручыларга үпкәсен дә белдереп алды әле: «TMTV каналында «ШоуБез» тапшыруын алып барам, премия тантанасын алып барачакмын, ә «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә мин юк». «Киләсе елда мине дә кертерсез инде бу номинациягә», – дип үзе үк йомшартып та куйды.
Журналистларны тамашаның бәясе дә кызыксындырды. Әйтмәделәр анысын. «Татар җыры»ныкыннан кимрәк. Билет бәясе 1000-5000 сум, шуннан үзегез чамалагыз», – дип серле генә елмаешты оештыручылар. Соңгы вакытта җырчыларның киемнәрен тикшерү китте бит. Дөресрәге, аларның бәясен. Әнә, «Татар җыры»нда да: «Иң кыйммәтле күлмәк – 400 мең сум», – дигән хәбәр тараттылар да, ул күлмәкнең кемнеке икәнлеген әйтмичә, күпме халыкның төн йокысын качырдылар. Бу матбугат очрашуында исә кием бәяләре яңгырамады. Зәйнәб кенә, бераз ачуланыбрак: «Мин подиумга түгел, сәхнәгә чыгам бит. Сәхнәдә тере тавыш, моңлы җыр һәм шул көйгә кушылып, матур итеп бию мөһим. Телим икән – сәхнәгә бушлаттан чыгам», – дип янагандай итте. Оештыручылар сәхнәдә «матай»лар булачак дигән иде, Зәйнәб ханым, өстенә бушлат киеп, шул «матай»ның берсенә атланып чыкмастыр шәт.
Тамаша биш сәгать дәвам итәчәк. Сәхнәгә чыгып җыр башкарган җырчыларга очы алтынга манылган пирамида рәвешендәге «Музыкаль биеклек» сыны тапшырылачак. «Биш сәгать», – дигәч, күзләр түгәрәкләнгән иде, оештыручылар: «Буфет та эшләячәк», – дип өстәп куярга ашыкты. Алай булса була – түзәбез. Димәк, 15нче апрельдә «Пирамида»да күрешкәнчегә кадәр. «Барс Медиа» оештырган чаралар затлылыгы, күңелле булуы белән аерылып тора бит ул. Килми калмагыз!
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии