Күңелләргә сагыш үрелгәндә

И гомерләр… Истәлекләр язучыларда гына түгел, һәрберебездә җитәрлек.

Ятим генә басып торган иске йорт, аның янәшәсендә икенче урамда икенче йортта яшәвенә карамастан, туып-үскән нигезен, үзе салган йортын сагынып төшкән әнием басып тора. “Бу иске йортымны сүтәргә кулым күтәрелми, авыр елларда юкны бар итеп үзем салып чыктым ләбаса”, – дип, гел сөйләнә иде мәрхүм.

Янына төшкәч, эченә дә керми буламы соң! Күгәреп беткән ялганчы йозакны алып, ишеген киң ачып, йорт ияләренә шаулатып сәламен биреп, түргә узгандыр. Ачык ишектән өерелеп кергән шаян җилләр өй алдында эленеп калган, инде төсен җуйган чаршауларны кочып-сөеп алгандыр. Аннан чормаларда эленеп калган, саргаешкан каен себеркеләрен шаулаткандыр…

Әнием тузан белән капланган идән такталарына йомшак кына басып, өй түренә узгандыр. Мич каршына тукталып, шаулап төшкән күмер өстендә коймак пешергән вакытларын күз алдыннан уздыргандыр. Колагында самавыр шавы, дус-тату күршеләрнең кич утырганда бер-берсенә биргән яхшы киңәшләре ишетелеп киткәндер, күзләреннән сагышлы кайнар яшьләр тамгандыр…

…Мич алдында онытылып калган иске бакыр комган, өстәлдә чите китек чынаяк, түшәмдә бишек ыргагы, почмактагы стенада чебен табыннан төссезләнгән иске көзге, гөрләп чәчәк атып утырган гөлләрне сагынышкан тузан каплаган буш тәрәзә төпләре…

Йортка-нигезгә, бу нигездән бакый дөньяга күчкән әти-әнисе, туганнары рухына дога кылып, бер кочак хатирәләр төяп, акрын гына йорты белән янә бер кат саубуллашып, югары очка, икенче өенә таба атлагандыр. Артыннан хушлашып капка төбендә үскән бөдрә таллары талгын җилдә тәсбих тартып озатып калгандыр. Йорт ияләре тәрәзәләрдән моңаеп кына күзәткәндер.

Инде йорт та юк, тик хәтеремдә генә иске өем тора сызланып, әнием дә мәңгелеккә күчте. Бәрәңге зиратында, үзенең тату гомер кичергән кода-кодагыйлары, кодачалары, вакытсыз гомере өзелгән оныгы белән бер туфракта. Ут күршеләрбез – игелекле Мөбарәк абый Касыймов, аның шаян, тапкыр хатыны Кәүсәрия апаларның да мәңгелек йорты Яр шәһәре зиратында, кич утырырга төшеп моңлы көйләр көйләп шәлләр бәйләгән Җиһан апа да Бәрәзкә зиратында бакыйлыкта.

Барысының да авыр туфрагы җиңел булсын, бу язмам алар рухына дога булып ирешсен, амин!

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Ике Мингали язмышы

“Восточный экспресс” газетасында Равил Ибраһимовның патша Русиясенең алтын запасыннан дүрттән өч өлеше банкларында саклануы һәм аның революциядән соңгы язмышы турындагы тарихи язмалары басылып чыкты. Ул алтын вакыйгаларына заманында Спас өязе Кузнечиха волостена кергән (хәзер Әлки районы) Төгәлбае авылыннан булган Әхмәдиев Мингали (1890-1970) дигән кешенең дә катышы булуы безгә бераз мәгълүм. Ул таза, олы гәүдәле, бөдрә чәчле егет була. Авылда биш Мингали булгач, аңа бөдрә Мингали дигән кушамат тагалар. Шул бөдрә Мингали 1913 елны патша армиясенә хезмәткә алынып, 1918 елга кадәр хезмәт итә. Кучер булып төрле хәрби начальникларны атта йөртә һәм ышаныч казана. Шуннан революция дигән нәрсә чыгып, дөньялар болгана башлый. Казанга большевиклар якынлаша. Русиянең алтын запасын алардан саклап калу бурычы килеп баса.

1947 еллар. Минем әти сугыштан кайткач, авылдан 30 чакрым булган Идел буендагы нефтебазадан “Кызылармеец” колхозына ат белән керосин, солидол, дегет кебек нәрсәләр ташый. Аны колхозның төрле эш кораллары саклана торган зур гына подвалга тапшыра иде әти. Анда шулай ук колхозның урак, печән өсләрендә генә чыга торган 100 литрлы казан һәм 50 литрлы самавыры да саклана. Шулай бер көнне әти кайтмый торгач, әнием аны каршы алырга җибәрде. Барсам, әти алып кайткан күчтәнәч белән сыйланып утыралар. Мингали – колхоз идарәсе әгъзасы һәм хуҗалык мөдире. Әти безгә конфет, прәннек, клиндир кебек күчтәнәчләр алып кайта иде. Мин шунда клиндер кимереп, боларны тыңлап утырам. Мингали абый сүзен болай дәвам итте: “Син, Идиатулла, минем якын дус инде, сер саклый беләсең. Шундый авыр, ачлык заманда мин ничек тук, мул яшим, дип авыл халкы аптырый торгандыр. Мин бит алар кебек хезмәт көненә 300-400 грамм икмәк алам югыйсә, әле ятимнәргә, ялгызларга ярдәм дә иткәлим. Аның сәбәбе башкада шул. Солдат булып Казанда хезмәт иткәнемне беләсең. Казанга большевиклар якынлаша башлагач, безне, ышанычлы өч солдатны, атлар белән алтынын пристаньга ташырга куйдылар. Эш төнлә бара. Алтыннарны тартмаларга тутырып, арбаларга төяп, пристаньга киттек. Арба саен бер кораллы сакчы. Бара торгач, арттагы арбаның күчәре сынып китте, туктап калды. Сакчылар шунда йөгереште. Шул арада миңа уй килде: дөнья бутала, бу алтыннар кая китеп, кем кулына эләгә инде, дим. Ышанычны бераз югалтып торып, тиз генә бер тартманың тактасын каерып ачып, 800 граммлы 3 алтын кирпечне юл буендагы куаклар арасына тондырдым. Ватылган арбадагы алтыннарны безнең арбага төяделәр. Юлны дәвам иттек. Аннары пароходка илтеп бушаттык. Шулай төн буена 4 рейс ясадык. Төялгән пароход иртән Иделдән түбән төшеп китте. Өйлә вакытында Казанга большевиклар килеп керде һәм власть алар кулына күчте. Без дә алар ягына авыштык. Җайлы вакыт табып, теге алтын кирпечләрне Казанда яшәүче Сираҗи абыйларга илтеп куйдым. Ул сабын заводында эшли. Бик оста, уңган кеше. Үз җае белән алтыннан кашык, чәнечке, бизәнү әйберләре ясап, урнаштыра барды. Аңа да, миңа да җитәрлек булды. Менә шундый хикмәтле очрак”, – дип, сүзен тәмамлады ул. Мингали абый сер дигәч, мин дә ишеткәнемне берәүгә дә сөйләмәдем. Совет заманында моны КГБ белсә, башына җиткән булырлар иде.

Шуннан Мингали абый туган авылы Төгәлбайга кайтып төшә. Калын нарат бүрәнәләрдән, калай түбәле алты почмаклы йорт, бизәкле капка төзи. Сарай, келәт, мунча кордыра. Элекке Болгар дәүләтенә кергән Суар шәһәре янындагы “Татгородок” бистәсеннән булган Мәгърүфә исемле кызга өйләнеп яши башлый. Беренче уллары туа. Тик ул балачакта чәчәк авыруыннан үлә. Икенчесе 1930 елда туа. Анысына Мөнәвәрә дип исем бирәләр. Ул безнең Хафиз абый улы Мингали белән бер елгы. Мөнәвәрә дә Мингали кебек карарак була. Аңа да чегән Мөнәвәрә дип кушамат тагалар.

Менә шулар аркасында 13-14 яшьләрендә мәхәббәт уты кабынып китә. Уеннарда гел бергә булалар. Клубта концерт, спектакль куюда катнашалар.

Безнең Хафиз абыйлар кышын Кавказ, Урта Азия якларына китеп, җәен кайталар иде. Шулай да Мингали белән Мөнәвәрә бер-берсен онытмый, гел очрашып хәбәрләшеп торалар. Әти-әниләре дә каршы булмый. Әнисе белән Мөнәвәрәне татар шәһәрлегенә гел кучер булып Мингали абый алып бара торган була.

Мөнәвәрә башта – татарча башлангыч мәктәп, аннан авылдан 3 чакрым читтә булган Кошки авылында русча 7 класс тәмамлый. Аны Казанга Сираҗи абыйларына җибәрәләр. Анда 10 классны тәмамлап, югары уку йортына керә. Ә безнең Мингали абыйлар 1946 елны Чуаш Тахталасы авылында бер җәй көтү көтә дә кышын Казанга кайтып урнаша. Тагын Мөнәвәрә белән очраша башлыйлар. Мингали абый Казан самолет заводының мәктәбен тәмамлап, шунда эшли. Төрле шәһәрләргә командировкага йөри. Мөнәвәрә әтисе дә гел Казанга кызы янына килеп тора. Шулай бер килүендә Сираҗи малае артыннан Мингали абыйга язу җибәрә. Анда: “Энем, минем янга килеп кит әле. Мөнәвәрә белән сине бәхетле итәргә телим”, – дип язылган була. Мингали абый өйдә булмый. Әтиләре язуны алып, бер китап эченә тыгып куя. Улларына бирергә оныта. Аның исәбе Мингали абый белән Мөнәвәрәне кавыштырып, теге алтыннан аларга да шактый өлеш чыгарырга булган, күрәсең. Аннан Мөнәвәрә Чуашстанга эшкә җибәрелә. Шунда бер чуаш егетенә кияүгә чыга. Бик дини буларак, әти-әнисе моны бер дә хупламый.

Мөнәвәрә әти-әнисе үлгәч кенә, авылга кайтып, йортларын сатып китә. Шуннан башка күренми. Исәндерме, белгән кеше юк. Авылда туганнары да булмый.

Ә Мингали абый инде Мөнәвәрәнең бу гамәлләрен ишеткәч, бик кайгырып, моңсуланып йөри. Шуннан ике елдан соң Казанның иң матур, уңган кызы Ләлә апага өйләнгән. Аннан Мингали абый 25 ел буе медицина инструментлары заводында техник контроль бүлегендә мастер булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Ул тыныч тормышта яшәп, 78нче яшендә бакый дөньяга күчте. Шулай итеп, аларның яшьлектә шундый матур башланган беренче мәхәббәтләре чәчәк атып җимеш бирә алмыйча бик кызганыч тәмамлана.

Сөләйман ШАКИРОВ.

Казан.

Югалма, авылым!

Мин Әтнә кызы. Казаннан кайтышлый авыл башында ук зират. Күәмгә һәм башка күрше-тирә авылларга кайтучылар да шунда төшеп кала. Анда карап дога кылам. Әтнәгә баргач, ферма урамына керәм. Анда 1927 елда салынган туган йортым. Әле һаман кешеләр торганга тышы да, эче дә бик матур эшләнгән. Ул өй иске түгел. Ләкин янында заманча итеп ясалган өйләр тезелеп киткән. Шулай да миңа үз өем – иң матуры. Анда әнием 4 баласын тапкан, миңа 5 айлык вакытта үлгән. Әтием сугышка киткән. Әтием кабат өйләнгән булган. Тик үги әни безне калдырып, икенче кешегә кияүгә чыккан. Дүрт бала үзебез генә үстек. Абыебыз тракторда эшли башлаган иде, 20 яшендә үлде. Калган өчебез ничек көн күргәнне үзебез генә беләбез. Йомырка җыю, ит тапшыру биремнәре булса да, берсен дә ашап үсмәдек. Әнинең ике апасы Себердә. Берсе – 5, икенчесе 10 елга киткәннәр. Аларның ике катлы йортлары бар иде. Аны сүтеп, 7 йорт салып куйдылар.

Хәзер без дә картайдык. 70не узып барабыз. Каз бәбкәләре саклап, аларга үлән йолкып алып кайткан вакытлар, балачактагы шуклыклар бер дә онытылмый.

Әтнә дә без үскәндәге кебек түгел инде. Яңадан-яңа өйләр, берсеннән-берсе матур капка-коймалар, өй саен машина… Юллар асфальт, ул кибетләре… Анда ни генә юк. Безгә – бер телем ипигә тилмереп үскән балаларга нәрсә кирәк тагын?! Теләсәң, шалтыратып кына әйтәсең. Өеңә үк китереп бирәләр. Безнең ише карт-карчыкка бигрәк рәхәт инде.

Эчеп йөрмәсәләр, теләгән кеше эшен дә таба.

Быел безнең якларда Президентыбыз тә булып китте. “Әтнә бик матур икән”, – диде ул. Әйе шул, районыбыз яшәрә бара. Бөтен бәйрәмнәр дә гөрләп уза бездә.

Туган җирем, туган авылым! Синең белән горурланам. Кечкенә авыллар бетеп барганда минем авыл муллыкта, рәхәттә яши. Барыбызга да тыныч гомер, саулык-сәламәтлек телим.

Дания МӨХӘММӘТШИНА.

Әтнә районы, Күәм авылы.

Анаң җирдә үскән, диде

Алмагачы әнкә булган,

Алмалары тулып пешкән.

Шаян җилләр исеп үткән,

Бер алма бит егылып төшкән.

Алмагачы шул чагында

Әкрен генә телгә килде:

– Әй, шаян җил, нигә инде

Син балама минем тидең?

Шаян җил дә телгә килде:

– Анаң җирдә үскән, – диде.

Мөнир ТАЛИПОВ.

Зәй районы, Куш-Елга авылы.Күңелләргә сагыш үрелгәндә, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии