«Тынычлык килсен!»: йолдызлар 2023нче елдан ни көтә?

«Тынычлык килсен!»: йолдызлар 2023нче елдан ни көтә?

Әле генә башланган иде, инде ахыргы атнасын да йомгаклыйбыз. 2022нче ел турында сүзем. Бу ел һәрберебез өчен дә тетрәндергеч вакыйгаларга бай булды. Инде 2023 шатлыкларны күбрәк алып килсә иде дип телик. Ә татарның асыл йолдызлары ни тели икән? Бу һәм башка сорауларга җавапны үзләре белән бергәләп эзләдек.

Алинә САФИУЛЛИНА (җырчы): «ЯҢА ЕЛНЫ ЛИФТТА КАРШЫ АЛДЫЛАР»

– Яңа ел төнендә бары тик тынычлык кына теләр идем. Илләребез тыныч булсын. Быел бөтенләй дә бәйрәм кәефе юк. Элек Яңа ел каршы алу кызыклы вакыйгалар белән үрелеп бара иде. Яшьрәк чакта тылсымга ышанасың, тормыш турында әллә ни артык уйланмыйсың. Хәзер без дөнья мәшәкатенә чумган. Менә бер кызыклы вакыйга истә калган. Бик күп дуслар белән бергә Казанда Яңа ел каршыларга җыелдык. Табын коргач, бер өлешебез салют карарга дипме, урамга чыгып китте. Кире кергәндә лифт ватылып, болар шунда калды. Лифт ишегендә кул сыярлык кына ара бар иде. Шул арадан аларга шампан шәрабы, кабымлыклар бирдек. Алар Яңа елны лифтта каршы алды.

– Ә быел кайда каршы алырга исәплисез?

– Ул турыда әле уйламаган. Төрлечә каршылыйбыз. Бу көнне күбрәк җырчы буларак чыгыш ясыйм. Узган елны Казанның үзәк чыршысы янында урамда каршы алган идем.

Динә ЛАТЫЙПОВА (җырчы): «ВИНЕГРЕТНЫ ЯҢА ЕЛДА ГЫНА АШЫЙ ИДЕК»

– Яңа ел – ул гомер китабының тагын бер битен ачу. Гомумән, Яңа елны күбрәк өйдә гаилә белән каршы алу традициясе яшәп килә бездә. Балалар өчен бу – могҗиза, әкият вакыты. Аларның бу тылсымга ышануларын телибез, шуңа да бизәлгән чыршы төбенә бүләк куярга онытмыйбыз. Өстәвенә, берәребез Кыш Бабай булып киенеп тә керә. Теләкләргә килсәк, ел саен түгел, көн дә бер теләк: кайгы-хәсрәт килә күрмәсен, күгебез аяз, илебез тыныч булсын, сәламәт булыйк.

Без бала вакытта тылсымга ышана идек. Безгә хәзер Кыш Бабай килә дип куана идек. Ә хәзер балаларны әкияткә, тылсымга ышандыру авыр. Безнең өчен декабрь могҗизалар ае булыр иде. Ә яшь чакны искә алсак... Дуслар белән каршы алынган һәр Яңа ел матур хатирәләргә бай. Декабрь җитүгә, кемдә утырачагыбызны уйлаша башлый идек. Бергәләп җыелабыз һәм винегрет ясыйбыз. Аны фәкать Яңа ел җиткәч кенә ашый торган идек. Ә пилмән – Яңа ел ризыгы гына. Хәзер аны көн дә ашыйбыз. Яңа ел каршы алганнан соң, урамда чанага утырып, тау шуа идек. Җыелышып, дус-ишләр белән генә утырсак та, өлкәннәр һәрчак безгә күз-колак булды. Әби-бабайларның киенеп, өйдән-өйгә Яңа ел белән котлап йөрүен дә хәтерлим. Алар төн уртасында килеп керер һәм шаяртып, көлдереп чыгып китәр иде.

Үткән Яңа елларның тагын бер матур хатирәсе – кассеталы магнитофон. Аны тыңлап туйгач, яшьләр арасыннан берәү гармунын кулына алып, уйнап җибәрер иде. Шул көйгә кушылып җырлап утырыр идек. Менә шундый матур һәм чиста иде безнең бәйрәмнәр.

Айсылу ЛЕРОН (журналист, алып баручы): «ӘЛЕ ЧЫРШЫ ДА БИЗӘЛМӘГӘН»

– Яңа ел – нәтиҗәләр чыгару вакыты. Бу елда без нәрсә эшләп өлгердек, нинди уңышка ирештек, ә нәрсәләрне тормышка ашырасы калды икән – менә шуларны уйлау мизгеле ул. Киләсе елга план кору, алдыбызга максат кую да шушы исемлектә. Дөресен әйткәндә, быел бәйрәмне кайда һәм ничек уздыру турында төгәл бер фикергә килә алмадык. Яңа фатирга күчендек, якыннарыбызны җыеп, шунда каршы алырбызмы, әлегә билгесез. Гомумән, бәйрәм турында уйлаган юк, чөнки вакыт җитми. Менә хәзер уйга чумдым әле. Декабрь ае – тыгыз ай. Өч балабыз да төрле түгәрәкләргә йөри. Көн саен бәйрәмнәр үткәрелә, анда да чабабыз, монда да. Тын алырга да вакыт юк. Сер итеп әйтәм: безнең өйдә әле чыршы да бизәлмәгән. Якыннарыма бүләкләр алу турында әйткән дә юк. Баш каткан.

Элек тынычрак тормышта яшәдек. Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнергә вакыт та күп иде сыман. Менә берничә ел элек кенә дә вакыт бар нәрсәгә дә җитә иде, ә хәзер юк. Көннәр шулкадәр тиз уза, бернигә өлгереп булмый.

Безнең балачак юклык заманына туры килде. Юклык дип әйтү дөрес тә булмас. Яңа ел көнне өстәлдә бер мандарин булса, шуңа сөенә идек. Бу бәйрәмне көтеп яшәмәдек, бүләк сорамадык. Шулай да балалар өчен күңелле һәм сихри бәйрәм ул – Яңа ел.

Алмаз МИРЗАЯНОВ (җырчы): «БЕР МАНДАРИННЫ «БИШКӘ» БҮЛӘБЕЗ »

– Аллаһка шөкер, кыш килде! Вакытында килде. Кары да, салкыны да бар, җылысы да, яңгыры да. Бигрәк бай кыш килде. Хәерлесе булсын. Кышны Яңа ел бәйрәме белән тиңләмәсәм дә, барыбер шул чыршы бизәүләре, ялт-йолт килгән утлары белән күңелдә ниндидер өмет уята, рәхәтлек бирә, бәйрәм атмосферасы тудыра ул. Кыш булмаган җирдә яшәүчеләр бәхетсездер инде. Менә без кышлы булу белән бәхетле, чөнки салкында микроблар да үлә, аклык күңелгә рәхәт бирә, күз шатлана.

Быел бездә зур төзелешләр булды. Шуңа күрә план буенча бертуганнарыбызны җыеп, бездә үтәчәк бәйрәм, Аллаһ боерса.

– Яңа ел төнендә теләгән теләк чынга аша, диләр.

– Үзем өчен генә бернинди дә теләк теләмим. Җир йөзендәге һәркем сәламәт һәм бәхетле булсын. Шөкер, көн дә телибез, Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз. Быел бөтен кешенең дә теләге бер булыр: киләсе ел имин булсын. Барысы да җайланып, киткәннәр исән-сау өйләренә әйләнеп кайтсын. Һәркем үз гаиләсе янында булсын. Туган сабыебыз сау-сәламәт булсын, безгә борчулар китермәсен. Хатыным Зөлфирә белән тамашачыларга шатлык-куанычлар алып килергә насыйп булсын. Яңа елда бишенче сезон концертыбызны башлаячакбыз, Аллаһ боерса.

Бала вакытта Яңа елны көтеп ала идем. Кыш бабайга ышану дисеңме, теләк теләүме. Әле бәләкәй чакта язган шигырем дә истә:

Әгәр мин кыш бабай булсам,

Нишләргә белер идем.

Чыршының һәр ботагына

Конфетлар эләр идем.

Хәзер ул конфетлары да, мандариннары да өелеп ята, шөкер, ә ул чакта юк иде. Булса да, Яңа ел бүләкләреннән бер мандарин чыгар иде. Аны да бүлешеп ашый торган идек. Тансык булган. Шул бүләк арасыннан кечкенә шоколад тапсак, сөенә идек. Өйдә ничә кеше бар, барысына да тия торган итеп, бүлә идек. Кечкенә өлеше эләксә дә, шатлана идек. Пилмән бөгү шулай ук Яңа ел алдыннан гына була торган хәл бит. Ул чакта сандык-сандык итләр булмаган. Мал суйган вакытлар кыш көненә туры килер иде. Шул чакта авыз тутырып ит ашый ала идек. Мәктәптә бәйрәмгә әзерләнү дә күңелле уза иде. Авыл клубына, мәктәпкә чын чыршы алып кайталар. Аның исенә хуш китеп йөри торган идек.

– Бу бәйрәмнең әһәмияте елдан-ел кимиме?

– Аллаһка шөкер, халкыбыз әкренләп дингә тартыла. Дөрес, иманлы юлга баса. Диндә чыршы бизәү, Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтү кабул ителми, ләкин ул бөтенләй юкка чыгып бетсә, дөрес булмас. Гаиләләрне, туганнарны берләштерә бит ул.

Рамил ХӘЙРЕТДИНОВ (җырчы): «ЯҢА ЕЛНЫ ЭШЛӘП КАРШЫЛЫЙБЫЗ»

– Яңа ел – еллык нәтиҗәләрне барлау вакыты. Бу ел безнең гаилә өчен бик уңышлы булды. Иҗат өлкәсендә дә бик күп эшләдек, Аллаһ Тәгалә күпсенмәсен. Ил-көннәребез тыныч булсын, дип телибез. Аллаһ сабырлык, сәламәтлек бирсен.

Моңарчы без ел да Яңа елны туганнарыбыз белән авылда каршы ала торган идек. Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып киенеп, урам буйлап балаларга күчтәнәч тарата торган идек. Яңа ел төненнән соң урамда Кыш Бабайны күреп булмый бит. Алар күбесенчә акчага эшли. Ә без ничә ел рәттән традицияне бозмыйча, нәниләрне шатландырып йөрдек. Әмма башка еллардан аермалы буларак, быел 31ендә эшләргә булдык. Тәкъдимнәр дә бик әйбәт. 31ендә Азнакай районында бәйрәмдә катнашабыз, аннары Баулыда санаторийда чыгыш ясаячакбыз. Мөмкинлек булганда, эшләп калыйк, дидек. Яңа елны ничек каршы аласың, шулай уздырасың, диләр бит. 2023нче елны да шулай эшләп уздырырга насыйп булсын. Бәрәкәтле ел килсен!

ИЛГӘРӘЙ (җырчы): «УРЫНДЫККА БАСЫП ҖЫРЛЫЙМ...»

– Быел бәйрәмне гаиләм: ике кызым һәм хатыным Айгөл белән әниләрдә үткәрергә җыенам. Минем өчен Яңа ел – гаилә бәйрәме ул. Бергә утырып, тәмле пилмән һәм салатлар ашап, телевизор карап, сөйләшеп утыра торган көн. Урамга чыгып, тәмле ит кыздыру, мунча керү дә шушы исемлектә. Узган елларда да бәйрәмне шулай үткәрә идек, дус-туганнар да кушыла иде.

Ел да Аллаһ Тәгаләдән саулык сорыйм. Әнием, гаиләм, якыннарым сәламәт булсын. Ике кызым да буйга җитеп, уку йортларын тәмамлап, үзләре сайлап алган ярга кияүгә чыксын. Аларның туйларын күрергә, оныклар сөяргә насыйп булсын иде. Үземә әле 36 яшь кенә булса да, яшь барган саен күбрәк саулык телисең, тазалыкның нинди зур байлык икәненә инанасың икән. Менә шуны сиздем. Бер генә теләк: саулык.

2023нче елдан мин бер әйбер генә көтәм: дөньябыз тынычлансын. 2019нчы елдан башланды инде мондый борчу-сагышлар. Башта пандемия бетүен теләдем, хәзер дөньялар тынычлануын телим. 2018нче елларда рәхәтләнеп концерт куя идек, җырлап-көлеп, бернинди борчусыз яши идек. Рәхәт чакларның кадерен белмәгәнбез. Менә шул чорлар кире кайтсын иде.

Элек Яңа елда туганнар, күршеләр белән җыелышып утыра идек. Абый яки әти баянда уйнар, без биер идек. Балачакта бездә шундый гадәт бар иде: Яңа ел бәйрәмендә балалар урындыкка менеп басып шигырь сөйли яки җыр җырлый торган иде. Кечкенә чакта мине гел урындыкка бастырып җырлаталар иде. Рәттән 2-3 җыр җырлый идем. Аннары чыршы янына барып, шаярып, көлеп, рәхәтләнеп ял итеп кайтыр идек. Өйгә кайткач, Кыш Бабай килә иде, бүләкләр бирә иде. Ә хәзер туганлык хисе сүрелә, аралар ерагая. Һәркем бәйрәмне үз өендә бикләнеп каршылый. Сәгать 12 тулганын көтә дә, ятып йоклый. Ни генә булмасын, үзебезнең гаиләдә бу бәйрәмнең традициясен сакларга тырышабыз. Әйткәнемчә, Яңа ел – гаилә бәйрәме. Бу көнне гаиләң белән үткәрү мөһим.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии