Кодың бармы, Кыш бабай?

Кодың бармы, Кыш бабай?

Яңа елны Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка күз алдына китерү кыен. Балачакта кем генә ышанмаган да, кем генә Бабайның тылсымлы таягына кагылып китәргә теләмәгән икән? Элегрәк Кыш бабайны балалар бакчасы, мәктәп һәм клубта узган чыршы бәйрәмендә генә күрсәк, хәзер ул өеңә үк килә. Акчасын түләсәң, әлбәттә.

Алия һәм Олег Тихоновлар гаиләсе инде өченче Яңа елларын балаларны сөендерүгә багышлый. 31нче декабрь, бәйрәм төнендә, алар йорттан-йортка барып, балаларны котлый. Кыш бабай белән Кар кызы булыр өчен нәрсәне истә тотарга кирәк? Бу турыда үзләре белән сөйләштек.

– Барысы да мәктәп эскәмиясеннән башланды. Бәйрәмнәрдә мин беркайчан да тамашачы булып утырмадым. Яңа елда һәрчак Кар кызы ролендә булдым. Дөрес, бер тапкыр бабайны да, Кыш бабайның оныгын да уйнадым. Мин Балык Бистәсендәге театр студиясенә йөрдем һәм, әлбәттә, күбрәк акча эшләргә теләдем. Театр студиясендәге укытучым Кыш бабай булып йөри иде, мин дә аңа ияреп йөри башладым. Костюмнарны театр мәктәбеннән ала идек. Моның белән бернинди проблемалар да тумады. Шулай итеп без ике ел эшләдек. Мин аңа бәйле идем, чөнки костюмнарны алу миңа мөмкин булмады... Вакытлар узу белән булачак ирем белән программа уйлап таба һәм костюмнар тегә алачагыбызны аңладым. Без озак шөгыльләндек, дулкынлануның барлык этапларын уздык. Һәм моңа ирештек! Мин ул вакытта үз командамны оештырырга карар кылуыма бер дә үкенмим. Ә хәзер бездә профессиональ костюмнар бар, – дип сөйләде Алия.

Яңа ел алдыннан Кыш бабай белән Кар кызына көненә җиде-сигез йортка барып, балаларга бәйрәм куярга һәм бүләк өләшергә туры килә. Өстәвенә, үзең белән реквизит тулы капчык, костюмнар һәм аксессуар, косметика һәм бүләкләр өстерәргә кирәк. «Кар кызы киенергә дә ярдәм итә, чөнки Кыш бабайның костюмын кию җиңел эш түгел. Тыныч кына киенер өчен ярты сәгать кирәк, ә 20 минут вакыт гримны яхшыртуга, сакал ябыштырырга сарыф ителә. Тик еш кына армия сафларында хезмәт итүче солдат сыман тиз-тиз киенергә туры килә. Бәйрәм көннәрендә бу киенеп чишенүнең ничә тапкыр кабатланганын хәтерләмисең дә. Әмма көрсенергә ярамый, чөнки балалар синең кимчелекләреңне күрә һәм көтеп кенә тора. Аларны тылсымга ышандыру авыр», – дип көлеп сөйли Олег. Белеме буенча физкультура укытучысы булса да, бәйрәмдә балалар көтеп ала торган Кыш бабайга әйләнә ул.

Бу әкияти геройларны балалар гына түгел, кайчак олылар да түземсезлек белән көтә икән.

– Бервакыт безгә заказ бирделәр. Анда балаларны түгел, ә өлкән ир-атны котларга кирәк иде. Аның хатыны сюрприз ясарга булган. Без кердек, котладык, бүләкне тапшырдык, ул аны безнең янда ачты. Ә ул бүләк тартмасында йөклелек буенча уңай тест булган. Бу могҗиза түгелмени?

– Балалар арасында сезне танып: «Алия апа, син бит бу», – диючеләр юкмы?

– Кыш Бабай һәм Кар кызының «үз кешеләре» икәнлеген күпләр белә. Моңа да карамастан, ата-аналар чын бабай белән кызны беренче күргәндәй куана, балалары янында сиздермәскә тырыша. Балаларны яратмыйсың икән, бу рольне уйнау мөмкин түгел, чөнки һәркем дә Яңа ел төнендә ыгы-зыгыга чумып, бала күңелен күреп йөри алмас. Геройларым да шундый фикердә.

Быел пандемия аркасында һәр өченче ата-ана Кыш бабайның QR-кодын тикшерәчәк, аларның кайберләре коронавируска тест та сорарга ниятли, дип язган иде «Казанферст». Сораучылар бар да икән.

– Узган ел авыручылар саны күп булганлыктан, балаларны котлап йөрмәдек. Чакырырга теләүчеләр шактый булды, әмма мондый җаваплылыкны үз өстебезгә алмадык. Берәр бала авырып китәр дә, гаебен бездән күрерләр, дидек. Быел исә күпләр прививка ясатты, без дә саклану чараларын күрдек. Алай да, куар-кодың бармы, дип сораучы ата-аналар бар, – ди Алия.

Кыш бабай белән Кар кызы – әкият персонажлары гына түгел, ә матур итеп сөйләнгән шигырь өчен ата-ана тарафыннан әзерләнгән бүләк бирүчеләр дә. Нәкъ менә аларга балалар үзләренең иң яшерен теләкләрен ышанып тапшыралар.

– Бала һәрчак бала булып кала. Аларга тәм-том, кәнфит кирәк. Хәзер, әлбәттә, күпләр заманча телефон сорый. Көтелгән бүләк булса, чын күңелдән шатлана, әмма кайчак ул сораган бүләкне алып килмәгәнгә безне ачуланучы балалар да бар, – ди Кар кызы.

Хыялларны чынга ашыручылар үзләре Яңа ел ыгы-зыгысыннан соң яхшы ял итәргә, берничә көн гаилә һәм якыннары тирәсендә үткәрергә хыяллана. Яңа ел төнендә дә шундый теләк тели алар.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии