Ел да бер теләк: танылган шәхесләр Яңа ел каршыларга әзерме?

Ел да бер теләк: танылган шәхесләр Яңа ел каршыларга әзерме?

2021нче елны да йомгаклыйбыз. Хәер, катлаулы һәм югалтуларга бай бу елны калдырып, икенчесенә күчү теләге күпләрнең күңелендә яшидер. Искесен йомгаклап, яңасына аяк баскач, тормыш ак биттән башлана төсле тоела бит. Әнә, танылган шәхесләребез арасында да шулай дип уйлаучылар, Яңа елны көтүчеләр бар. Киләсе елга нинди планнар кора? Яңа ел кәефе бармы? Яшь чакта бәйрәмне ничек үткәргәннәр? Бу турыда үзләреннән сораштык.

Җәвит ШАКИРОВ (Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты): «КЫЗДЫРГАН БӘРӘҢГЕ АШАГАЧ ТЕРЕЛӘМ КЕБЕК»

– Кәеф яхшы! Оныклар, балалар янәшәдә, барысы да исән-саулар. Безгә тагын нәрсә кирәк? Өстәл тулы ризык. Зөлфия апагыз да нәрсә теләсәк шуны пешереп ашата. Яңа ел бәйрәменә кагылышлы хатирәләр күп, тик иң кызыгы һәм истә калганы менә бу булыр: мин мәктәптә укыганда гел грипп белән чирли торган идем. Уку тәмамланып, каникулга чыгабыз гына – мин чирли башлыйм. Яңа ел кайгысы калмый иде. Әле дә истә: чирләсәм әнкәйдән чуен табада төбен көйдертеп бәрәңге кыздыруын сорый торган идем. Табаның төбен кыра-кыра ашаганнан соң терелгән кебек була идем.

Аннан авылда Яңа ел алдыннан авыл апалары, егетләр танымаслык булып киенеп өйдән-өйгә йөреп күңелне күтәреп чыгып китәләр иде. Без күпләрен танымый да идек. Кызык була иде. Хәзер шуларны сагынып искә алабыз.

– Кыш бабайдан нәрсә сорыйсыз?

– Кыш бабайдан бәхет, сәламәтлек сорыйм. Илебез тыныч булсын, бар кеше дә эшенә шатланып барсын, эшләгән акчаларын вакытында алып куансыннар. Без традициягә тугры калып ел да Яңа елны өйдә каршы алачакбыз. Барыбызга да бәхет телим!

Люция МУСИНА (җырчы): «МОГҖИЗА КӨТӘМ»

– Яңа ел – минем иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Кечкенә чактан ук Яңа елдан ниндидер могҗиза көтәм. Ул миңа сихри бәйрәм кебек. Бүләкләр бирү, бүләкләр кабул итү, бизәлгән чыршының сихри утлары, якыннарың, дусларыңның котлаулары, күңелле очрашулар – барысы да шул бәйрәмдә бит! Кыш бабайдан бары тик исәнлек-саулык һәм тынычлык сорыйм. Барлык якыннарымның, дусларымның, дөнья йөзендәге һәр кешенең дә исән-сау һәм бәхетле булуларын телим. Яңа елда барыбызның да ышанычы артсын, өметләребез аклансын, изге уй-хыяллары тормышка ашсын.

Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА (Татарстанның атказанган артисты): «КЫШ БАБАЙ БӘЙРӘМГӘ КИЛӘ АЛМАДЫ»

– Яна ел кәефе бар. Минем өчен ул – иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Һәр Яңа елда да барысы да яхшы булсын дип телим һәм шуны көтәм дә. Алтынчы-җиденче классларда укыган чак булгандыр, мәктәптә мине Кар Кызы итеп билгеләделәр. Кыш бабай – бер бик усал укытучы. Ул бәйрәм көнне күбрәк «төшереп» җибәргән, шуңа күрә бәйрәм чарасына килә алмады. Бер классташ егет белән көчкә үткәреп чыктык. Шул вакыйганы әле дә көлеп искә алам. Кечкенә чакта марлядан күлмәк тегеп, аны бизәп, баш киемнәре ясап мәш килә идек. Кыш бабай бүләген дә көтә идек, әлбәттә. Ул чакта кәнфит, тәм-томнарга да риза. Берничә мандарин да сала торганнар иде әле бүләк букчасына. Күрше-тирәгә чыршы бәйрәмнәренә йөргәли идек.

Кыш бабайдан сораган әйберне әйтеп тормыйм, анысы сер булып калсын. Яңа ел – гаилә бәйрәме, шуңа да быел аны гаиләм янәшәсендә каршы алырга исәплим. Бәйрәм төнендә тели торган бары тик бер теләгем бар – дөньядагы барлык кеше дә сәламәт һәм бәхетле булсын.

Илдар ЯМАЛИЕВ (җырчы, алып баручы, юморист): «КЫШ БАБАЙ ИТЕККӘ КҮЧТӘНӘЧ САЛА»

– Яңа ел кечкенә вакыттан ук ниндидер сихри, тылсымлы бәйрәм булып истә калган, шунлыктан күрәсең, ел саен бу вакытта кәеф аеруча күтәренке була. Һәр кеше Яңа елдан бары тик яхшы яңалыклар гына көтәдер инде ул – илләр тыныч булып, барыбыз да сау-сәламәт булсак иде.

Яңа елның истә калган хатирәсе булып балачакта тылсымга ышану тора. Яңа ел якынлаша башлау белән чыршы төбенә төнгә каршы итек куя идек – иртән торуга Кыш бабай шул итеккә берәр күчтәнәч салып китә иде. Әлбәттә, мәктәптә укый башлагач ул Кыш бабайның әти-әни икәнен аңладык. Хәзер инде үзебезнең балаларны шулай куандырабыз.

Без кечкенә вакытта Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтә иде. Өстәвенә, берничә көн дәвамлы: башта мәктәптә була. Кыш бабайның бүләкләрен алгач – анда бер куанасың, аннан авыл клубында (ул вакытта клубта алма төшәрлек тә урын булмый торган иде). Җырлап, биеп, лотереяны түземсезлек белән көтә идек, аннан өйгә кайтып туганнар белән Яңа елны каршылый идек. Аннары бөтен авыл халкы кабат авыл клубына дискотекага бара иде.

Кыш бабайдан исәнлек-саулык сорыйм. Калганы булыр, Аллаһ боерса. Бу елны Яңа елны үземнең туган авылда, әти-әни, туганнар белән каршы алачакбыз. 2022нче ел бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен – илләребез тыныч булып, бу чирләрдән котылып, бәхеттә-шатлыкта, бер-беребезнең кадерен белеп яшәргә язсын!

Динә ЛАТЫЙПОВА (Татарстанның атказанган артисты): «ЯҢА ЕЛГА НАМАЗ БЕЛӘН КЕРӘМ»

– Яңа ел кәефе бар. Яңа ел якынлашу белән нәрсәдер көтәбез, яңадан башлангач, яңалык, үзгәреш килер төсле. Яхшылыкка өмет бар. Яңа елда дөньяның чистаруын, ковидның китүен көтәбез. Сәламәтлек килсен, һәр нәрсә үз урынына кайтсын, илдә тынычлык урнашсын, кайгы-хәсрәтләр, бәла-казалар килмәсен. Безнең балачакта Яңа ел каршылау күңелле уза иде. Иске туннарын әйләндереп киеп, авылдашлар котларга керәләр иде. Гомумән, балачакта бу бәйрәм шаярулар, җыр, көлке һәм чана шуулар белән истә калган. Безнең балачакта Яңа елга эчке әзерлек көчле иде. Әти-әни безгә чыршы алып кайтып бирә. Ул күп очракта нарат булыр иде. Шуны чиләккә утыртып, яки урындыкны борып, марля белән матур итеп бәйләп бирерләр иде. Ә аны бизәү – безнең өстә. Шул зур җаваплылыкны үз өстебезгә алып, мәш килеп чыршы-нарат һәм өйне бизи идек. Кисеп чылбырлар ясау, кар бөртекләре кисү. Үсә төшкәч, клубка кертәләр иде, шунда барыр өчен көтә идек бу бәйрәмне. Гомернең бәхетле мизгелләре менә шулар һәм бүгенгә кадәр шул истәлекләр озата бара.

Кайгы хәсрәт килмәсен. Иң мөһим теләк – саулык килсен. Яңа ел – гаилә бәйрәме. Шуңа күрә быел да өйдә каршыларбыз дип торабыз. Өйдә тыныч, рәхәт атмосфера. Бу көнне мунча ягып, үзеңне тулысы белән гаиләңә, өеңә багышлыйсың. Яңа ел сәгате сукканда намаз укыйм, һәр ел Яңа елга намаз белән керәм.

Теләкләрем дә бар: бердәм, чиста күңелле булып калыйк. Хак Тәгалә гомер, бәхет-саулык, сәламәтлек биреп тудырган икән, явызлык кылмыйча, шул гомер юлын бер-беребезгә терәк булып үтәргә язсын. Күңелләрне сафлык белән бизик. Тирә юньнән сафлык көтәбез, әмма аны үзебезнең эчебездән бөркик.

Комментарии