- 01.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Салкыннар җитү белән, күпләребез җылыны сагына башлый. Ничек кенә кышны үткәрик, дип, яз җиткәнне көтәбез. «Эх, җылы якта яшәргә иде ул…» дигән хыяллар да туа кайчак. Без шулай хыялланып йөрибез, ә менә милләттәшебез, 11 бала атасы, эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәев шул хыялын чынга ашыру өчен бар көчен куйган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә күченеп яши башлавына менә инде 10 ел чамасы була икән. Киң бизнес җәелдергән: аның җитәкчелеге астында 100ләп кеше эшли. Ерак Дубайга ничек барып чыгуы һәм фатир сату нечкәлекләре турында Исмәгыйль әфәнденең үзеннән сораштык.
– Исмәгыйль Каләметдинович, ни өчен Сочи яисә Төркия түгел, ә нәкъ менә Дубайга күченергә уйладыгыз?
– Җылы якка күченү турында күптән хыяллана идем. Балаларның чиста һава сулап, кояш астында, диңгез буенда ныгып үсүен теләдем. Минем тормыш шигарем: «Теләк белән генә чикләнмәскә, ә сәбәп тә кылырга кирәк!» Бу очракта да тәвәккәлләп, Аллаһка тапшырып, гаиләмне алып чыгып киттем һәм әлегә кадәр бер генә тапкыр булса да үкенгәнем булмады. Ни өчен? Чөнки монда бөтен яктан уңайлы. Гаиләм, балаларым чиста урында яши, су буенда ял итә, хәләл ризык ашый. Тормыш рәхәт, тыныч. Монда җинаятьчелек тә юк дәрәҗәсендә. Аннары бизнеска килгәндә – биредә салым түләтмиләр. Кайсы гына эшмәкәр моңа кызыкмас иде икән.
– Оешмагыз кайчан һәм ничек барлыкка килде?
– 2006нчы елның язында Дубайга күчендек һәм шул ук вакытта Гарәп Әмирлекләрендә чит ил кешеләренә фатир сатып алырга рөхсәт итүче канун чыкты. Менә шул хәлиткеч булды минем эшемдә. Аңарчы берничә тармакта бизнесым бар иде: импорт-экспорт, Киров өлкәсеннән Эмиратка агач китертү, консалтинг оешмасы. Ләкин фатирлар сату бизнесым алга китте һәм мин, җиң сызганып, шул юнәлешне үстерү буенча эшли башладым. Безнең оешма «ДАН» дип атала. Бу – урыс телендәге «Дубайское агентство недвижимости» атамасының баш хәрефләреннән ясалган сүз. Яхшы яңгырый бит. Чын татарча сүз. Фатирлар, виллалар сатабыз.
– Фатирларны кемнәр ала?
– Без, гадәттә, Русия шәһәрләреннән килгән клиентлар белән эш итәбез. Алар – дәүләт эшлеклеләре, эшкуарлар, Русия күләмендә танылган кешеләр. Шулай ук Татарстаннан килүчеләр дә шактый. Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакайдан монда килеп фатирлар алучылар күп.
– Бер фатирның бәясе күпме?
– Бәяләргә килгәндә, ким дигәндә, 100 мең доллар чамасы була. Безнең акчага күчергәндә, 6 миллион сумнан артык. Бер бүлмәле фатир бәясе. Йортлар, әлбәттә, кыйммәткәрәк төшә. Аннары урынына карап та бәясе уйный. Диңгезгә якынрак, инфраструктурасы яхшырак икән, ул очракта хакы югарырак булачак. Һәр кеше үз мөмкинлекләреннән чыгып ала. Бик кыйммәтле йортлар да бар.
– Русия халкы фатирны салкын кышны уздыру өчен аламы?
– Төрлесе бар. Кемдер монда балаларын укырга җибәрә, кайбер кеше кыш буе торып китә, кемдер сатып ала да, берникадәр вакыт үткәч, бәясен арттырып сатып җибәрә. Кайбер клиентларыбыз елына өч-дүрт мәртәбә килеп китә, ә кайберләре килеп тә карамый, кеше кертеп, торакны арендага биреп тора.
– Фатир ул икмәк түгел, сатуы кыен. Эшләрегез алга барсын өчен, әгәр сер булмаса, әйтегез әле, нинди алымнар кулланасыз?
– Аллага шөкер, эшебез туктап тормый. Фатирларны күп алалар. Ләкин кризис башлану белән, сату кими. Тик бу вакытлыча гына. Алымнар дигәннән, без клиентларыбызга, уңайлы булсын өчен, берничә фатирны әзерләп куйдык. Алар төрле җирдә урнашкан һәм эчке бизәлеше, дизайны ягыннан да төрлечә эшләнгән. Әйтик, кемгәдер диңгез буендагы фатир кирәк, ә дизайны ягыннан Көнчыгыш стиле ошый. Башка берәү шәһәрнең үзәгендә торырга хыяллана һәм Европа стиленә өстенлек бирә. Болар барысы да күздә тотыла. Теләгән кешегә без фатир эчендә җиһазны да үзебез алып куябыз. Мәсәлән, сез фатир алырга телисез икән, юллама алып, бер атнага монда киләсез. Ял иткән арада, без сезгә барысын да күрсәтеп, таныштырып чыгабыз. Сатып алырга карар кылгач, килешү төзибез. Бөтен сумманы берьюлы түлисез яисә инде, Русиягә кайткач, ай саен җибәреп торасыз. Менә тәртибе шулайрак. Миңа калса, максат куйган кеше өчен бу бер дә авыр түгел.
– Авыр түгел, ләкин бөтен кешегә дә тәвәккәллек җитмәскә мөмкин бит.
– Курыкмаска кирәк! Теләк ул бар кешедә дә бар. Ләкин шуңа тәвәккәллекне дә кушып җибәрсәң, теләкне чынга ашырырга мөмкин.
– Теләкләр дигәннән, сезнең Шарджа Әмирлегендә ресторан бизнесы да гөрләп эшли. Анда татарлар белән җыелышып бик матур кичәләр оештырасыз. Казан шәһәрендә дә бер ресторан ачып җибәрү теләге юкмы?
– Бар, әлбәттә. Чөнки Казанда туганнарым, дусларым бик күп минем. Анда да очрашып, сөйләшеп утырасы килә. Татарлар бит ул, гомумән, ачык, аралашучан халык. Бу хыялым кайчан чынга ашар – ике айданмы, биш елданмы, төгәл әйтә алмыйм. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Бәлки, ул эшне минем дәвамчыларым, улларым башкарыр, иншә Аллаһ.
Әңгәмәдәш – Әдилә СӘФӘРОВА.

Комментарии