- 01.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Һәр коллективта диярлек аның әгъзалары арасында яшьләргә, өлкәннәргә бүленеп йөрүчеләр була. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары арасында да бар андыйлар. Һәм бу гайре табигый хәл түгел. Әмма аның икенче бер ягы бар. Яшьләр активрак, өлгеррәк була. Моны Резедә Нурислам кызы Сәләхова мисалында да күрергә мөмкин. Театрның айлык репертуарына кергән 22 спектакльнең 15ендә катнашып килә ул. Моның өстенә кайбер язучыларның әсәрләренә инценировка язарга да өлгергән инде.
– Резедә ханым, адәм баласы үзенә һөнәр сайлау алдыннан күп уйлана, хыялларга бирелә, танылган теге яки бу шәхесне үзенә үрнәк итеп куя. Сәхнә тормышына аяк басу алдыннан Сез дә андый халәтне кичергәнсездер бит.
– Кем булырга дигән уй мине дә читләтеп үтмәде инде ул. Башкалабыздагы 4нче гимназиядә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, башта шундый уй туды. Гел «биш»легә генә укып килсәм дә, төгәл фәннәргә бәйле уку йортына керергә уйламадым да. Шул ук гимназия бинасында урнашкан фортепьяно классын тәмамласам да, ул юлдан да китәргә уйламадым. Шул көннәрдә К.Тинчурин театрында эшләп, бер үк вакытта «Заречье» балалар иҗат үзәгендә хезмәт куючы Илгизәр абый Хәсәнов белән очрашырга туры килде. Әнә шул очрашу киләчәк һөнәремне сайларга этәргеч булды да инде. Аның тәкъдиме белән, Казан театр училищесына укырга кердем. Бәхетемә, училищеда шушы Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин бүлегенә эләктем. 14 яшемнән мин аның кул астында тәрбияләнеп килдем. Ул миңа икенче әтием кебек дисәм дә, арттыру булмас. Бу театрда эшли башлавым да аның тәкъдиме белән булды. Һөнәремне дөрес сайлаганмын дип уйлыйм. Ә Рәшит Муллагалиевич белән мин хәтта шәхси тормышыма кагылган мәсьәләләр хакында да киңәшләшәм.
– Мәсәлән…
– Мәсәлән, без узган елның сентябрь аенда шушы театр артисты Артем Пискунов белән гаилә корып җибәрдек. Яшермим, бу хакта да Рәшит Муллагалиевич белән уртага салып сөйләштек. Ул Артемга кияүгә чыгуымны хуплады.
– Журналист буларак миңа Артем белән дә әңгәмә корырга, шул әңгәмәне матбугатта бастырырга туры килгән иде. Икегез белән дә таныш булгач, сезне гаилә кору уңаеннан бик теләп котлыйм. Иҗатыгызның озын һәм нәтиҗәле булуын телим. Шулай да сүзебезне сәхнәгә таба борыйк әле. Менә сез, Рәшит Муллагалиевич бүлегендә укыдым, Артемны төркемдәшем, дидегез. Аның классында ничә кеше укыды? Шуларның ничәсе чын артист булып китте?
– Без ул төркемдә тугыз идек. Лия Вильданова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов һәм мин Тинчурин театрына кабул ителдек. Калган бишебез башка юлны сайлады. Кемдер мәдәният сараен җитәкли, кемдер бала үстерә… Кызганыч, күптән түгел Лиябез дә театрдан китте.
– Алган һөнәреңне мөстәкыйль рәвештә үти башлаган беренче көннәр, беренче айлар хәтердә уелып калучан була. Сезнең зур сәхнәдә башкарган беренче ролегезне искә төшерик әле. Кем әсәрендә, нинди роль иде ул?
– Безнең диплом спектакле Хәй Вахитның «Кияүләр»е иде. Шул «Кияүләр»дә әби (артист Зөләйха Хәкимҗанова) һәм бабай роле (Наил Шәйхетдинов) генә өстәлде дә, без аны тамашачыларга тәкъдим иттек. Мин анда Банатны уйнадым. Дүртебез дә катнашкан икенче спектакль Туфан Миңнуллинның «Яшьлегем-юләрлегем» әсәре булды. Миңа чытлык характерлы Гөлнара роле туры килде.
– Беренче спектакльләрнең дәвамы ничегрәк бара?
– Уңышлы бара. Зур сәхнәгә аяк басканнан соң үткән алты ел эчендә, әкиятләрне дә кертеп, 24 роль башкардым. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» повесте, Разил Вәлиевнең шигырьләре, проза әсәрләре, автобиографик язмалары буенча сценарийлар яздым, алар тамашачыларга тәкъдим ителде дә инде.
– 24 роль дип әйтүе генә ансат. Алар арасында уңай образлары да, тискәреләре дә бар. Тамашачы гадәттә артистны уңай образ аша кабул итә, хәтерендә озак саклый. Әнә Шәүкәт Биктимеров Әлмәндәр буларак, Наил Шәйхетдинов Гайфи бабай буларак халык күңеленә кереп калды. Сез тискәре образны башкаруга ничек карыйсыз?
– Мине ул мәсьәлә бөтенләй борчымый. Хикмәт үзеңә бирелгән рольне җиренә җиткереп башкаруда. Фәнис Яруллинның «Бер күрешү – үзе бер гомер»ендә мин Мәрьям образында уйныйм. Ул – тискәре образ. Иренең теңкәсенә тия, аңа сугарга да күп сорамый, адым саен низаглы ситуация тудыра. Шундый минутларда залдагы алдагы рәтләрдән: «Ай-һай, мондый хатын эләксә, нишләрсең?» – дигән сүзләр дә ишетелә. Ләкин мин бу образны яратып башкарам. Сәхнә бит ул – тормышыбыз көзгесе, ә тормышта катлаулы, адым саен чатаклыклар очрап тора. Аннан соң хәзер интернет заманы бит. Мин теге яки бу образны тамашачының ничек кабул итүен интернет аша да беләм, аларга үземнең сорауларымны бирәм. Бездә тамашачы шактый актив. Яшьләр генә түгел, хәтта 50-55 яшендәге апалар үз мөнәсәбәтләрен интернет аша белдерәләр, тәкъдимнәрен әйтәләр.
– Образлар турында сүз чыккач, аларның ничек тууын тасвирлыйк әле. Һәм уңаен, һәм тискәресен.
– Эш бит инде режиссерның сиңа нинди роль бирүеннән башлана. Шул образга керү өчен аны төрле яклап өйрәнә башлыйсың. Өйрәнүгә күп факторлар ярдәм итә. Дәрдемәнд: «Телне өйрәнергә базарга чык», – дигән бит әле. Кайвакыт әнә шул базар да булыша, үзеңнең танышларың арасындагы кешеләрдә дә шул образның кайбер сыйфатларын күрәсең. Әлбәттә инде, режиссерның киңәше беренче планга чыга. Ә ул рольгә билгеләгәндә үк синең мөмкинлегеңне чамалый. Спектакльне куярга әзерләнгәндә һәр хәрәкәтеңне күзәтә, үз таләпләрен куя.
– Миңа дистәдән артык артист белән әңгәмә корып, аларны матбугатта бастырырга туры килде. Һәр артист режиссер, режиссер дип кабатлый, үз эшчәнлеген аның белән бәйли. Режиссер белән артист арасында мөнәсәбәтләр киеренкелек алырга мөмкинме? Алса, ул ниндирәк чишелеш таба?
– Үткән замандагы артистлар тормышыннан андый мисалларны ишеткән бар. Кемдер театрдан китеп кире кайта, кемдер сәхнә белән бөтенләй хушлаша. Мин биредә эшләгән вакытта андый очракның булганы юк. Ә инде төптән уйлаганда, теге яки бу театрның уңышлы эшләве, халыкка канәгатьләндерерлек рухи азык бирүе режиссерга бәйле бит. Ул үзенең кул астында эшләргә тиеш артистның талантын алдан ук чамалый, аны үзенең труппасына чакыра, роль бирә, шул рольнең уңышлы башкарылуы өчен бөтен тырышлыгын куя. Шулай булгач, нигә әле артист белән режиссер арасында конфликтлы ситуация туарга тиеш?
– Менә сез – артистлар, әнә шул таләпләрне үти-үти, образлар тудырасыз. Аларның кайберләре сәяси вәзгыять дулкынына эләгеп, кайберләре заман таләбенә туры килмичә, үткән заманга күчәләр. Алар сезнең күңелдә ниндирәк эз калдыра?
– Кайбер спектакльләр, репертуардан төшеп калу сәбәпле, аларда башкарган рольләрем югала бара. Мәсәлән, «Яшьлегем-юләрлегем», «Сакла, шартламасын!», «Өти балак Гөлүзә», «Нәрсә соң ул Яңа ел?», «Американ» кебек спектакльләрдә башкарган рольләремне сагыну катыш кызгану хисе белән искә алам.
– Бүген нинди рольләр башкарасыз?
– Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдыз»ларында – Сәрвәр, Хәй Вахитның «Кияүләр»ендә – Мәйсәрә, Вильям Шекспирның «Гамлет. Күренешләр»дә – Офелия, Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы»нда – Резедә, «Бәйрәм белән, кызлар!»ында Луиза. Саный китсәң, тагын дәвам итәргә була әле.
–Сез күптән түгел Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча куелган телефильмда Гөлшаһидә ролен башкардыгыз. Ул рольне Сезгә кем тәкъдим итте?
– «Ак чәчәкләр» фильмының продюсеры Миләүшә Айтуганова мине кастингка чакырды. Анда унлап кеше катнашты, «өлешеңә – көмеш» дигән нәрсә миңа төште. Хәзерге вакытта бу фильм бик интенсив рәвештә район мәдәният сарайларында күрсәтелә башлады. Тиздән телеэкранда урын алачак.
– Сезгә киләчәк иҗатыгызда да уңышлар теләп калабыз.
– Рәхмәт.
Әңгәмәдәш – Харис ЗАКИРОВ.

Комментарии