Туфан белән очрашу

Мин СССР вакытында ВЛКСМның Актаныш райкомында алты беренче секретарь белән 15 ел шофер булып эшләдем. Ул заманнар кызыклы да, шатлыклы да булып истә калды.

Узган гасырның 80нче еллар башы иде. Безнең Актаныш районына Туфан ага Миңнуллин җитәкчелегендәге бер төркем язучылар, шагыйрьләр килде. Алар игенчеләр, терлекчеләр янында булып, алар белән аралашып, фикерләшеп, танышып йөрделәр. Шулай беркөнне авыллардан кайтканда (көн хәтәр генә кызу иде) су коенып чыгарга булдык. Теләкәй дигән авылның җәйге лагеры янындагы буага тукталдык. Ул вакытта КПССның Актаныш райкомында 1нче секретарь булып Низамов Хәләф Мөхәммәт улы эшли иде. Аның шоферы Хисамов Җәүдәт Фәссах улы. ВЛКСМ райкомының 1нче секретаре Ибраһимов Илфак Мирза улы (хәзерге шагыйрь Мөхәммәт Мирза) һәм мин аның шоферы Харисов Ринат та алар белән килгән идек.

Язучылар суга чуму белән, мин Җәүдәткә: «Әйдә, киемнәреннән «бака боты» ясыйбыз», – дидем. Безнең якта су кергән кешенең күлмәк җиңен, чалбар балагын төйнәп һәм су белән чылатып куялар, шул «бака боты» дип атала. Без барысыныкын да төйнәп чыктык. Туфан абыйның майкасының иңсәләрен төйнәп тарткан идек, өзелде дә чыкты. Язучылар судан чыктылар да, көлә-көлә «бака бот»ларын чишеп, киенә башладылар. Без инде куркабыз, Туфан абыйга киеме турында ничек итеп әйтергә? «Син телгә остарак, син әйт», – ди Җәүдәт. Мин кыенсынып кына Туфан абыйны читкә чакырып алдым да, ертылган майкасы турында әйттем. Шулвакыт Туфан абый: «Чү! Тавышлана күрмә. Туфан черегән майка кигән икән, дип көләрләр», – дип, берни булмагандай күлмәген киеп куйды. Мин исә майканы машинага яшереп куйдым да Актанышка кайтып киттек.

Мин бу хәлне Туфан ага исән вакытта ук язарга җыенган идем дә, ничектер барып чыкмады шунда. Хәзер язам. Урыны оҗмахта булсын.

Ринат ХАРИСОВ,

Актаныш районы, Актанышбаш авылы

Комментарии