Коммуналкалы, мунчалы, Габдулла Рәхимкуловлы Казан

Коммуналкалы, мунчалы, Габдулла Рәхимкуловлы Казан

Казан көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Яңа корылмалар, парклар барлыкка килә, яңа юллар салына, урамнар үсеп чыга. Ни кызганыч, яңалыкка омтылганда, тарихи биналар җимерелә, урамнар юкка чыга, ул урамнарда калган эзләр дә юыла. Танылган психолог Рамил Гарифуллин менә шул эзләрне, онытыла төшкән хатирәләрне барларга алынган. 1960нчы еллардагы Казан турында истәлекләр китабы язган ул.

Татарстан китап нәшрияты чыгарган китап «КАЗАНЬ-НОСТАЛЬЖИ» дип атала. Ностальгия ягъни, сагыну, җирсү. Ваграк хәрефләр белән «Үз-үзеңә алып кайта торган китап» дип тә язылган.

1967нче ел. Бауман урамы, 36нчы йорт. Коммуналка. Кечкенә Рамил (ул вакытта балалар бакчасына йөри) әнә шул коммуналкада яши. Көн дә иртән Спасс манарасы куранты тавышын тыңлый – анысы да кул сузымында гына бит. Чернышевский урамында урнашкан кибеттә йомырка алырга чират тора, кайвакыт чиратын уздырып та җибәрә. Җәен Черек күлдә су коена, кышын Болакта чаңгы шуа. Әле тагын опера һәм балет театры янындагы мунчага йөри. Шушы ук мунчага халык артисты Габдулла Рәхимкулов та юынырга килә. Ул килгәч, мунча да мунча гына булып калмый – зур сәхнәгә әйләнә. Юк, Габдулла Рәхимкулов мунчада җырлап утырмый, ләкин кешеләрнең үз-үзен тотышы, халык артистына булган хөрмәте мунчаны икенче бер дөньяга әйләндерә дә куя. 10 яшьлек Рамил боларның барысын да үзенә сеңдереп утыра. 50 елдан соң шушы хатирәләр китапка тупланачак…

Хәзер Бауман урамындагы ул коммуналка да, опера һәм балет театры янындагы мунча да юк инде. Черек күлдә дә су кермиләр. Габдулла Рәхимкуловны да бик искә алмыйлар. Хәзер менә алар турындагы хатирәләрне китап яңарта.

Ни өчен нәкъ менә Казан турында китап язарга алынуы хакында Рамил әфәнденең үзеннән сораштык.

– Мин Казанны үлеп яратам. Туып үскән шәһәрем өчен нәрсәдер эшләргә кирәк, дигән уй белән, үземне Казанга бурычлы тоеп яши идем. Бу китап – шул бурычымны кайтару. Казанга булган мәхәббәтемне хикәяләремдә чагылдырдым. Хикәяләрем 60нчы еллардагы кечкенә Рамил теле белән сөйләнә: нәрсәләр күргән мин ул заманда, нинди кешеләр белән очрашкан, кайларга барган. Бу туган җирне өйрәнү китабы түгел, хатирәләр җыентыгы. Бу психологик китап та түгел, ләкин анда минем бала чагымның, шул заман кешеләренең психологизмы, аларның холык-фигыльләре чагылыш тапкан.

– Китапны озак яздыгызмы?

– 2015нче елның көзеннән башлап, 2016нчы ел дәвамында мин һәр көнне иртәнге сәгать 5тә уяна һәм язарга утыра идем. Кичтән нәрсә язасымны белмим – иртән язарга утыргач үзеннән-үзе хикәя туа. Шулай сәгать 8ләргә хәтле язам. Язып бетереп, соңгы ноктаны куйгач кына сизәм: күзләрем яшьләнгән икән ләбаса. Китапны яратып яздым, әйтерсең шул вакытка кире кайтып килдем. Кичтән йокларга ятканда, иртәгә мине яңа көн һәм яңа истәлек көтә, дигән татлы уй белән йоклап китә идем.

– Бу хикәяләрегез интернетта берәм-берәм чыгып барды дип беләм.

– Әйе, һәр көнне бер хикәям «Фейсбук»та «Казань Ностальжи» дип аталган төркемдә чыгып барды. Бик күп фикерләр килде. «Яшьлегемә алып кайттың, минем дә яшьлегем 60нчы елларда Казанда узды бит», – дип язучылар күп булды. Хикәяләремне укучылар арасында танылган кешеләр, мәсәлән, президент ярдәмчесе Олеся Балтусова да бар. Нәкъ менә ул китабымны тизрәк чыгарырга ярдәм итте дә инде. Болай бу китап 2019нчы елда гына дөнья күрергә тиеш иде.

Рамил Гарифуллинның Казан турында истәлекләр китабын Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә табарга мөмкин.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии