Үкенерлек юллар үтелмәгән…

Үкенерлек юллар үтелмәгән…

Бу язмам, Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче ветераныбыз, игелекле хезмәте белән халык хөрмәтен яулаган, Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен йөрткән, күренекле авылдашыбыз Габидуллин Рифат Бари улы турында.

Рифат Бари улы Габидуллин 1940нче елның 1нче августында Кызыл Юл районы Чембулат авылында (хәзер Әтнә районында) дөньяга килә. Сугыштан яраланып кайткан әтисен район үзәге булган Яңа Кенәр авылына хисапчы итеп билгелиләр. Шул сәбәпле гаилә 1943 – 1947нче елларда Яңа Кенәр авылында яши.

6нчы сыйныфка кадәр Чембулат мәктәбендә белем ала ул. Аннан соң 7нче сыйныфны Магнитогорск шәһәрендә тәмамлый. Җизнәсе уллыкка алып, аның укуын шунда дәвам иттерергә ниятләсә дә, Теләсәң, колхозда эшләрсең, теләсәң – укуыңны дәвам итәрсең, дип, әтисе аны авылга кайтарта. Әтисенең карары ныклы була. Шулай итеп Рифат авылга берегеп кала. Укуын ул, әлбәттә, дәвам итә алмый. 7 балалы гаиләдә кая инде ул андый мөмкинлеләр?!

Үсмер колхоз идарәсе карары буенча тимерчелектә эшли башлый. Бу һөнәрне яратып үзләштерә. Тырышып эшли. Ул елны юкка гына аңа 720 хезмәт көне язмаганнардыр. Таякка эшләгән чорлар бит, хезмәткә түләү ашлыклата гына, граммлап исәпләп. Рифатның хезмәте өчен 72 кг арыш тия. «Бирелгән ашлыкны зур капчыкка салып амбардан өйгә алып кайткач, тыела алмадым – качып еладым», – дип искә ала Рифат абый. Ел буена тигән хезмәт хакы менә шул.

Урта белемне хәрби хезмәт узган вакытта ала ул. Шунда ук партиягә дә алалар. Ике еллык партия мәктәбен тәмамлый. Армиядән соң Усад авыл хуҗалыгы мәктәбенә керә. Читтән торып Авыл хуҗалыгы институтында да укый. Комбайнда, тракторда эшли. Бухгалтерия эшенә өйрәнә.

1971нче елда ул Арча районының «Правда» колхозына рәис итеп сайлана. Район буенча иң артта калган колхоз була бу. 9 ел эчендә күп эшләр башкарыла, күп проблемалар хәл ителә. Авыл кешесенең үзәгенә үткән проблема – дамба күтәрелеп – юл төзелә. Терлек азыгын мул җитештерү, нәсел эшен яхшырту нәтиҗәсендә терлекчелек продукциясен җитештерү күләме арта. Күп кенә терлекчеләр дәүләт орденнары, медальләре белән бүләкләнә. Хезмәт җитештерүчәнлеге районның уртача күрсәткечен ике ярым тапкырга артып китә.

Терлек тораклары, административ бина, фатирлар, мәдәният йорты, кунакханә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл комплексы, ремонт мастерское, гаражлар, ашлык чистарту комплекслары, ябык ындыр табаклары, ашлык, ашлама складлары, сыек ашлама шаннары, зур машиналар өчен үлчәү, күперләр һәм башка бик күп корылмаларны Рифат абый, эскизларын үзе сызып, хуҗалык исәбеннән төзетте.

Буалар корып, басуларны сугару эшләрен дә җайга сала ул. Проект-смета документлары нигезендә тотылган акчаларны, чыгымнарны дәүләттән кайтарып алу юлларын эзли һәм таба.

1980нче елда аны Арча икмәк продуктлары элеваторына директор итеп билгелиләр. Анда да ул күп үрнәк эшләр башкарырга өлгерә.

1983нче елда аны сельхозтехниканың Яңа Кенәр бүлекчәсенә идарәче итеп билгелиләр. Ул вакыттагы Арча партия райокомының беренче секретаре Д.Каюмов бурычны төгәл куя: тәмам таркалган бүлекчәне аякка бастырырга! Кенәр сельхозтехникасының контор бинасы да булмый. Арендага алып Сельхозхимия бинасында 2 ел эшлиләр. Ә Рифат абый шул арада 2 катлы, ашханәсе, спорт залы булган бина булдыруга ирешә. Ремонт мастерскойлары, гаражлар зурайтыла, яңартыла. Бик күп яңа җиһазлар, техника кайта. Нәтиҗә озак көттерми: 1998нче елда «Татсельхозтехника» буенча Кенәр МТСы җиңүче дип таныла һәм алдынгылыкны аннан соң да бирми.

1999нчы елда Рифат Габиуллинны Яңа Кенәр авыл җирлегенә рәис итеп сайлыйлар. Ул эшләгән чорда авыл, урамнар, 4 зират киртәләре, чишмәләр, коелар, су колонкалары, күперләр төзекләндерелә. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен куелган һәйкәл яңартыла. Яңа больница, мәчет, каты көнкүреш калдыклары җыю полигоны файдалануга тапшырыла.

Бу елларда җитәкче булып эшләп, күрсәткән хезмәтләре өчен Рифат абыйның бик күп мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бар. 1997нче елның 18нче гыйнвар указы нигезендә аңа Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә.

Рифат абый 2001нче елдан пенсиядә инде. 1695нче елда Диләрә Хәкимҗан кызы белән гаилә корып, бер ул һәм бер кыз үстергән гаиләсендә, бүген кадерле ир, хөрмәткә ия әти, яраткан бабай булып гомер кичерә. Олы яшьтә булуына карамастан, Рифат абый тик тормый: көнозын мастерскоенда кайнаша ул. Еллык эш хакы бер капчык арыш булган тимерче эше истә бит: калай, тимердән бик күп йорт кирәк-яраклары – комган, чүмеч, икешәр тонна сыешлы су бакларына кадәр, самавыр морҗалары, шашлык пешерү, ит, балык ыслау җайланмалары, чардуганнар ясый. Аның эшләнмәләрен Алабугага Бөтенрусия Спас ярминкәсенә алып баргач, ябырылып алдылар. Бик күп мәчет манараларында Рифат абый ясаган ярымай балкый.

Ул әле хәбәрче дә. Аның язмаларын «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Арча хәбәрләре», «Әтнә таңы» газеталары укучылары яратып укый. Мәкаләләрен туплап китап итеп тә чыгарды. Исеме «Бер капчык арыш». Бер тында укып чыгарлык китап ул, юмор хисе белән сугарылып, гади телдә, мавыктыргыч итеп язылган. Анда бихисап кеше язмышлары сурәтләнгән. Туган ягы Әтнә районы, Арча шәһәре, Яңа Кенәр халкы турында ул. «Бер капчык арыш» өлкән буынның хатирәләрен актарып чыгарды. «Аны укыгач, утырып еладым, миңа да эшләгәнем өчен 1 капчык арыш тиде бит», – диючеләр булды. Ачлык, җитмәүчелек үзәкләргә үткән еллар иде шул ул. Күз яшьләрсез искә алырлык түгел.

2020нче елның 1нче августында Габидуллин Рифат Бари улына 80 яшь тула.

Хөрмәтле Рифат Бариевич, Яңа Кенәр авыл җирлеге ветераннар советы Сезне ихластан олы юбилеегыз белән тәбрикли.

Сез үз язмышыгызны җир, авыл тормышы белән бәйләп, чын күңелдән халыкка хезмәт иттегез, кеше язмышына битараф булмадыгыз. Җитәкче булып кайда гына эшләсәгез дә, эшегезне намус белән, җиренә җиткереп, үзегезгә генә хас булган җаваплылык тоеп һәм осталык белән башкардыгыз. Авыл халкы арасында чын-чынлап зур ихтирам казандыгыз.

Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, күңел тынычлыгы, тигезлек, саулык-сәламәтлек телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын. Авырмый яшәвегезне, озын хәерле гомер телибез.

Арча районы, Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе Габделбәр САБИРОВ

Комментарии