«Гагарин»лы Сабан туе

«Гагарин»лы Сабан туе

«Ак Барс» хоккей командасының Гагарин кубогы отуына ике айлап вакыт узса да, бу җиңүне онытып бетермәдек әле. Әнә бит, 24нче июнь көнне Арча районы, Урта Бирәзә авылында узган Сабан туе беркемне дә битараф калдырмады. Сабантуйга Гагарин кубогының ни катнашы бар икән, дип баш ватмагыз, җәмәгать. «Ак Барс» капкачысы Эмиль Гарипов кубокны әтисенең туган авылы – Урта Бирәзәгә алып кайтып, зурлап Сабан туе уздырды.

Эмильнең әтисе Рамил Гарипов әйтүенчә, 10 ел элек, Континенталь хоккей лигасы барлыкка килгәч, Эмиль: «Әти, мин Гагарин кубогын яулагач, аны үзебезнең Бирәзәгә алып кайтам», – дигән булган. Татар егетенең бу сүзләре Аллаһы Тәгаләнең «Амин» дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең.

Май айларында ук «Эмиль кубокны Арчага алып кайта икән» дигән хәбәр таралгач, халык «булмас!» дип куйган иде. Әйткән сүз – аткан ук, диләрме әле: аталы-уллы Гариповлар сүзләрендә торды: кубокны тәки авылга алып кайттылар. Без дә бу Сабан туена барып, кайда нәрсә икәнен карап кайтырга булдык. Ни дисәң дә, Арчага көн саен кубок килми бит!

Иртә белән үк Арча үзәгендә халык кайный иде. Сере бар икән бит: шәһәр үзәгендә Гагарин кубогы һәм Эмиль Гарипов белән фотосессия оештырылган. Андагы халыкны күрсәң, Казан Сабан туеннан да болайрак диярсең!

Биредә озак тукталмадык, барыбер дә төп вакыйгалар Урта Бирәзә мәйданында көтә бит. Ә мәйданда исә халык өстенә халык, машина өстенә машина иде. Безнең алдан тәпиләгән ханым әйтмешли, «Арча халкының моның кадәр кеше күргәне булмагандыр әле». Урта бирәзәлеләрнең – бигрәк тә.

Кубокны мәйданга урнаштырып, янына форма кигән ике сакчы да бастырып куйганнар. Вәт галәмәт: шул кубок белән фотога төшәргә дип сузылган чиратның ахырын да табармын димә. Кубоктан читтәрәк номерларсыз өр-яңа «LADA Granta» машинасы тора иде. Анысы Гариповларның иң яраткан спорт төре – көрәш батырына бүләге икән.

Бирәзә Сабан туе моның белән генә шаккаттырмады. Сәхнәгә бер-бер артлы ИлСаф, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров кебек җырчылар чыгып җырлады, бәйрәмне алып баручылар Фәнил Вәкказов, Рөстәм Гайзуллин һәм башкалар да халыкның күңелен яуларга өлгерде. Ләкин халыкка җыр-бию, күңелле уеннар гына җитми ахрысы, барысы да кемнедер эзли иде. Кемне икән, дип баш ватмагыз, әлбәттә, Эмиль Гариповны. Берничә көн элек кенә хаҗдан кайткан егетебезне күрү белән, бар халык, телефоннарын кулларына тотып, хоккейчы янына йөгерде. Капкачының арыган йөз-кыяфәте дә (өстәвенә көне дә бик эссе иде бит әле) халыкны фотога төшүдән туктатмады. Хәер, арчалыларның горурланырдай кешеләре бар бит, төшсеннәр!

Сабан туеның яме, әлбәттә, көрәш. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән көрәшчеләр Бирәзә мәйданында дүрт үлчәү категориясендә көч сынашты. Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр булуын дәлилләде.

«Бүген чын көрәш күрсәтә алдык, дип уйлыйм. Кайлардан гына килмәгәннәр, көндәшләр дә көчле. Арчалылар көрәш спортын ярата икән, халыкның күпчелеге ахыргача таралмыйча күзәтте. Мин бик шат, өстәвенә бүләкне дә танылган шәхесләр тапшырды», – диде батыр ахырдан. Чыннан да, Раил Нургалиевкә машина һәм тәкәне Эмиль белән Рамил Гариповлар тапшырды. Сүз уңаеннан, Рамил әфәнде үзе дә татарча көрәш буенча Русиянең спорт мастеры.

Быелга Татарстандагы соңгы Сабан туе булгандыр инде бу, мөгаен. Әле ниндие диген – «Гагарин»лысы! Мондый зур һәм эчтәлекле Сабан туен үз гомеремдә беренче тапкыр күрүем. Авыл урамнарында тәгәрәп уйнап үскән Арча егетенең, үз авылын онытмыйча, райондашлары һәм туганнарына зур бәйрәм ясавы июнь аена зур өндәү куйды. Афәрин, Эмиль, җиңүләрең, уңышларың, бәйрәмнәрең соңгысы булмасын! Милләтеңне, тамырларыңны онытмыйча яшә!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии