Көндәш

(20 ел сакланган чын хикәя)

Фермада сыер савып йөргән чак. Эшкә киткәндә иремә:

– Бүген эшемне тизрәк бетерәм, иртәрәк килеп алырсың әле, – дидем. Ләкин эшем тиз генә бетмәде, ирем дә соңлады. Килеп кергәч тә, бер тыннан:

– Сөембикә килгән иде, шуның белән булышып ятып, соңгарак калдым, – димәсенме. Коелдым да төштем.

– Нинди Сөембикә?

– Үзебезнең Сөембикә инде.

– Юкны сөйләмә, безнең нәселдә дә, сезнең нәселдә дә Сөембикә дигән кеше юк. Берәр сөяркәңдер әле, ул кайда? – дим.

– Диванда ятып калды, сине көтә, – ди.

– Әллә кемнәрне өйдә калдырып, өеңне тунап чыгып китсәләр әле. Ишегеңне бикләдеңме соң?

– Юк,– ди, әзрәк кыздырмый да, иблис.

Бетмәгән эшемне иртәгәгә калдырып, машинага чыгып утырдым:

– Әйдә, киттек!

Кайтып җитү белән, машинадан атылып төштем дә өйгә йөгердем. Ишеккә, чыннан да, йозак та элмәгән. Ишекне дә ябып тормыйча, өйгә йөгереп кердем дә, хәлем бетеп, диванга таянып идәнгә тезләндем.

Диванда «Азат хатын» журналы чыгудан туктап, «Сөембикә»нең беренче саны ята. Уф, сафура бураны булмый калды.

Флюра ГАРИПОВА.

Ютазы районы, Каразирек авылы.

Комментарии