Тукай исемендәге дәүләт премиясенең 2020нче елгы лауреатлары

Тукай исемендәге дәүләт премиясенең 2020нче елгы лауреатлары
  1. Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен).

Язучы һәм әдәби тәрҗемәче Лирон Хәмидуллинга 87 яшь. 1932нче елның 10нчы ноябрендә Куйбышев өлкәсе, Кошки районы (хәзерге Ульяновск өлкәсе, Яңа Малыклы районы) Иске Төгәлбуга авылында колхозчы гаиләсендә туган. Язучыны премиягә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдим иткән иде. Ул – идарәдә иң күп тавыш җыючы кандидат булды.

  1. Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен).

Изображение удалено.42 яшьлек Денис Осокин – урыс телендә иҗат итүче Казан язучысы. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы түгел. Шулай да Тукай премиясе комиссиясе Язучылар берлеге әгъзасы булган (кандидат итеп тәкъдим ителгән) алты язучының берсен түгел, әгъза булмаганын сайлап алган.

  1. Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен).

Изображение удалено.Быел 21нче апрельдә Идрис Газиевка 60 яшь тулды, шуңа күрә Тукай премиясе юбилеена яхшы бүләк булды. Ул – Татарстанның һәм Башкортстанның халык, РСФСРның атказанган артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор. Эш урыны – Уфа сәнгать университеты. Тукай премиясенә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән иде.

  1. «Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: дирижер-куючы Ренат Салаватов, куючы режиссер Юрий Александров (Санкт-Петербург), рәссам-куючы Виктор Герасименко (Мәскәү), Сөембикә ролен башкаручы Гулнора Гатина.

Изображение удалено.Әсәрнең премьерасы 2018нче елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында булган иде. Композиторы – Резеда Ахиярова, либретто авторы – шагыйрь Ренат Харис. Тик алар бүләккә тәкъдим ителмәгән. Опера берничә тапкыр гына куелды да онытылды. Тик быелгы Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге чыккач, «Сөембикә» операсы хакында «премияне алачак» дип ышанып сөйләдек. Чөнки элекке еллар тәҗрибәсе шуны күрсәтә: иҗади коллектив буларак тәкъдим ителгән кандидатларның алмый калганы юк.

2014нче елдан башлап, Тукай бүләге ияләренә 500әр мең сум күләмендә акчалата премия бирелә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии