Тукай бөтен дөньяда яңгырады

Тукай бөтен дөньяда яңгырады

Апрель – Тукай ае, Туган тел ае. Төрледән-төрле чаралар ай буе дәвам итсә дә, көне буе Тукай турында гына сөйләшә торган бер көн бар – 26нчы апрель. Быел да бу көнне бик күп чаралар оештырылды. Аларның элекке еллардагыдан аермасы шул гына – чаралар онлайнга күчте. Болай булуы әйбәтрәк тә кебек. Элек Тукай һәйкәле янында уза торган Шигърият бәйрәмен генә зурлап сөйли һәм яза торган булсак, быел онлайн чараларның күплегеннән һәм төрлелегеннән башлар әйләнерлек иде. Һәм аларны дөньяның теләсә кайсы почмагыннан карап булды. Тукай исеме, Тукай шигырьләре бөтендөнья челтәрендә яңгырады, бөтендөнья татарларын берләштерде.

Матур гадәт буенча, быел да 26нчы апрель Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәнге киңәшмәдән соң Габдулла Тукай исемендәге скверга шагыйрь һәйкәле янына барды. Башка елларда республика җитәкчелеге бөтенесе бергә килә торган булса, быел Президент бер үзе генә иде. Соңрак Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова: «Үзизоляция режимының бөтен җаваплылыгын аңлаган хәлдә, Рөстәм Миңнеханов әлеге традицион процедураны республика җитәкчелеге белән берлектә үткәрмәскә карар кылды», – дип аңлатты. Президенттан соң скверга Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ә аннары Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килеп чәчәк куеп киттеләр.

Быел Ирек мәйданында Шигърият бәйрәмен уздырып булмады. Шулай да әдипләр сүзсез калмады. Ул сүзне интернетта әйттеләр. Үзләренең һәм Тукайның шигырьләрен яттан сөйләүне видеога төшергәннәр, Язучылар берлеге аларны социаль челтәрдәге сәхифәләренә куеп барды. Язучылар берлеге адресына Башкортстан, Чуашстан, Төркия, Әзәрбайҗан каләм әһелләреннән, әдәбият галимнәреннән дә Тукай туган көнгә багышланган видеоязмалар килгән.

Татарстан һәм Башкортстан театрлары социаль челтәрләрендә Тукай шигырьләрен һәм әкиятләрен укыдылар, Тукайга багышланган флешмоблар оештырдылар, шагыйрь турындагы спектакльләрен онлайн күрсәттеләр.

Татар яшьләренең «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе 15нче тапкыр оештырыла икән инде. Быел ул гадәттәгечә Бауман урамында түгел, барлык чаралар кебек үк интернетта узды. Шунысы күзгә ташланды: моңарчы «Мин татарча сөйләшәм!»дә гел альтернатив музыкага өстенлек бирелде. Альтернатив дигәне – радио, телевидениедә тыңлап булмый торган, «солянка» концертларда җырланмый торган җырлар. Эстрада җырчыларын бу чарага якын китермиләр иде. «Катнашырга теләдек, кертмәделәр» дип зарланучылар турында безнең дә язган булды. Алар – тулы заллар җыя торган популяр эстрада артистлары әле. 15 ел үткәч, эстрада артистларына да юл бирсәң була, дигәннәр, ахрысы. Быел, мәсәлән, концертта эстрада армиясе исеменнән Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясады.

Актив эшли торган якташлык җәмгыятьләренең берсе – Әлки якташлыгы җәмгыяте онлайн шигърият бәйрәме уздырды. Инстаграм сәхифәсендә турыдан туры эфир рәвешендә оештырылган иде ул. Оештыру эшләрендә Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флера Абдуллина да катнашкан. Ничә еллар телевидениедә бара торган «Татарлар» тапшыруының авторы һәм озак еллар алып баручысы Флера Абдуллина янә бөтен дөнья татарларын берләштергән. Чыннан да, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларны җыйган иде бу чара. Онлайн шигърият бәйрәмендә Татарстан район һәм шәһәрләреннән, Башкортстан, Төмән, Кырымнан, Төркия, Финляндия, Германия, Казахстан, Англия, Эстония, Франция, Италиядән милләттәшләребез катнашты.

Ә бәйрәмне Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Рөстәм кызы Нәбиева алып барды. Үзе дә шигъри җанлы ул: татар мәдәнияте үзәгендә уздырыла торган һәр очрашуда катнаша, язучылар турында яратып һәм белеп сөйли. Тукай туган көнне дә җыр һәм шигырь бәйрәме оештыра алган. Менә Франкфуртта яшәүче милләттәшебез видеоэлемтә буенча Тукай шигырен укый, аны Лондонда яшәүче милләттәшебез дәвам итә, аннары Таллин, Истанбул, Алма-Ата… Аннары эстафетаны үзебезнең Казан, Әлки гимназияләрендә укучы балалар, Әлки якташлыгы җәмгыяте әгъзалары дәвам итә – алар да Тукай шигырьләрен яттан сөйли… Шулай итеп, бу көнне Тукай бөтен дөньяда яңгырады.

Фәнзилә МОСТАФИНА

– Гадәттә, башка милләт кешеләре: «Тукай, Тукай дип әйтәсез, кем соң ул сезнең Тукаегыз?» – дип сорагач, кайбер галимнәр дә, әдәбиятчылар да: «Ул безнең Пушкин кебек шагыйребез!» – дип әйтеп маташалар. Мин бу чагыштыру белән килешмим. Чөнки Пушкин ул үзенең азат илендә, үзе хуҗа буларак иҗат иткән, лицейларда тәрбияләнеп, аристократлар арасында яшәгән, шулар арасыннан чыккан. Тукай башка. Ленин «Царская Россия – тюрьма народов» дигән. Менә Тукай – шул төрмәдә яшәгән шагыйрь. Аның баш өстендә түбәсе дә булмаган, гаиләсе дә булмаган, җитмәсә әле ул авыру да булган. Шуңа күрә ул милләт турында күбрәк кайгырткандыр. Пушкин – аерым бөеклектә, Тукай – аерым. Аларны чагыштырырга ярамый. Тукай – татар халкын коткарырга омтылган шагыйрь. Зәгыйфь кенә гәүдәле Тукай ажгырып упкынга бара торган халкын: «Анда бармагыз, сез дөрес юлдан бармыйсыз, анда сезне упкын көтә», – дип коткарып калган һәм үзе шул халык арасында имгәнгән кеше. Тукай ул – шәм. Шәмнең төбенә яктылык төшми бит. Ераккарак киткән саен яктырак. Габдулла Тукай да нәкъ шулай: без күпме генә аннан ераклашсак та, аның нуры арта бара. Менә хәзер аның тууына 134 ел. Ә без әле һаман аның җылысында яшибез, аның яктылыгында иҗат итәбез, эшлибез. Менә аның бөеклеге дә шунда.

Рабит БАТУЛЛА,

Татарстанның халык язучысы,

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе (2006нчы ел)

Комментарии