ТАМЧЫЛАРДАН КҮЛ ҖЫЕЛА

ТАМЧЫЛАРДАН КҮЛ ҖЫЕЛА

Газетабызның 23нче апрель санында Актерлар йортында хәйрия концерты булачагы хакында белдерү бирелгән иде. Оештыручыларның берсе – минем укучым Нияз Сабиров, билетларын да кертеп чыкты.

Ишек төбеннән үк ягымлы кызлар каршы алды. Килеп керүгә, фойеда ак эскәтер ябылган өстәл артында басып торучы үсмер кызга күзем төште. Матур итеп бизәлгән өстәл өстендә төрле формаларга кертеп ясалган сабыннар тезеп куелган. Танышып киттек. Бу сөйкемле кыз Казан шәһәренең 125нче гимназиясендә укучы Аделиночка Сафиуллина икән. Үзе ясаган сабыннарны сатып, кечкенә Әмирне дәваларга үзеннән өлеш кертмәкче була ул.

– Әмир хакында кайдан ишеттең? – дип сорыйм.

– Мин моннан элек Наташа Долматовага булышкан идем. Телевизордан аның Израильгә дәваланырга китүе хакында ишеттем. Шунда Әмир Гимадиевка да ярдәм кирәклеге хакында әйттеләр, –ди ул. Аделиночка бирегә әти-әнисе, аларның әниләре белән килгән. Әтисенең әнисе Римма ханым: «Ул, кечкенәдән, үстергән чәчәкләребезне һәр Җиңү көнендә ветераннарга таратып йөри иде. Быел да көтеп йөри инде ләләләрнең чәчәк атканнарын», – дип, оныгына карап елмайды. Без сабыннар алып залга юнәлдек.

Экран аша Әмир, аның гаиләсе белән таныштык.

Әлегә Әмир Германиядә дәвалана икән. Әнисе Айгөл концерт барышында СМС аша рәхмәтләрен җиткерде. Бер туганы ул юлларны укыганда, әтисе рәхмәт сүзләрен җиткергәндә, күпләрнең күзләре яшьләнде.

Оештыручылар Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты әһелләренә дә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Чыгыш ясаучы артистлар, Әмирнең сәламәтләнүен теләп, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Ниязымның дусты икенче укучым Илгиз Мөхетдинов, нечкәргән күңелләрне тагын да нечкәртеп: «Зиләйлүк»не сузды. Шундый укучыларым булуы белән горурланып утырдым. Ә аларның әти-әниләренең нинди хисләр кичерүе билгеле инде.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

PS. Кечкенә Әмиргә булышырга теләүчеләргә реквизитлар:

http://vk.com/club67639349

карта Сбербанка 4276 8800 1670 9036

карта «Альфабанк» 5211 7866 4368 7237

карта ТАТФОНДБАНК 4172 2600 0135 1299

Карта Связного 2989 3993 04389

Яндекс кошелек 4100 1101 1466 168

QIWI кошелек +79173922250 ТАМЧЫЛАРДАН КҮЛ ҖЫЕЛА, 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии