- 01.05.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №17 (30 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
Атна уртасында күрмәгәнне күрдем! Бөтенләй уйламаган җирдән, 24нче апрель көнне ШТК Татар лигасының Казанда узган финалына барып эләктем. «Татарда юмор бармы соң ул? Безнең юмор бик мескен хәлдә әле», – дип сөйләүчеләрне эндәшми генә астыртын елмаеп тыңлап торсам да була хәзер – бу уңайдан минем үз фикерем бар. Менә дигән хәлдә милли юмор, чөнки дилбегәне үз кулына яшьләр алган!
ДӘҮ ӘТИЛӘРНЕ ЖӘЛЛӘГЕЗ!
Чара башланырга бераз вакыт булса да, билетымны тотып залга килеп кергәндә – «Ак Барс» яшьләр үзәге залында буш урын калмаган иде инде. Иң алга, беренче рәткә үк барып утырдым. Уңга карасам да яшьтәшләр, сулга карасам да яшьтәшләр – кайсы урысча, кайсы татарча, дөнья хәлләрен сөйләшеп утыра. Аеруча артымда утырган егетләр сөйләшергә ярата торган булып чыкты. Кроссовкалар, телефоннар гына түгел, кызлар сайлау буенча да мастер-класс бирделәр. Арттан бертуктаусыз дөп-дөп итеп урындыгыма тибеп утырулары исә киңәшләрен тыңлап арыган җаныма яңа хисләр өстәде.
ШТК «Татар лигасы»ның финал өлеше үз гомерендә беренче тапкыр Казанда үтте. Моңа кадәр аны Чаллыда уздыралар иде. Финал өлешендә биш команда катнашты. Чаллыдан ТИСБИның «Тәп-тәти», «КамПи-ИНЭКА», «Минем Әнинең Яраткан Командасы» (МӘЯК), Казан дәүләт аграр институтының «Казан Ыстаел», КФУның татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Tatar team» төркемнәре. Чараны «Без булдырабыз! Алга!» – дип, күтәренке рухта ачып җибәрделәр. Ярышларның беренче өлешендә командалар «өй эшләре» белән таныштырды.
«Татар Ыстаел» төркеме егетләренең авылны яратулары әллә кайдан күренеп тора. Кемнәрне генә күрсәтмәделәр: балык тотучы да, көтүче дә, игенче дә, «завклуб» та, үзләре әйтмешли, «җирле алкаш» та калмады. Кайчандыр яшьләрнең кичке уеннарга чыгуын да искә алдылар: «Борынгы Казан ханлыгында да ришвәт бирү булган», – дип, йөзек салышлы уйнадылар. Чыгышларында май бәйрәмнәре темасы да актуаль иде, мәсәлән, табигатькә дуңгыз шашлыгы ашарга чыккач, 350шәр сум җыешкан иптәшләренә кушылмавын бер егет «халяв»щик түгел, «хәләлщик» булуы белән аңлатты.
Ришвәт бирү дигәннән, яшьләр илдәге вазгыятьне яхшы белә икән – Чаллының «Тәп-тәти» командасы жюрига дип әзерләгән ипи-тозы астына пачкасы белән акча кыстырырга да «онытмаган». Әнә шул рәвешле, яшьләр илдә бәйгеләрнең гадел узмавына оста пародия күрсәтте.
«Tatar Team» командасы чыгыш ясый башлагач, сәхнәгә табагы белән кыяр чыгардылар. Инде бу кадәр кыяр белән нишләмәкче булалар дип аптырарга өлгермәдем – ул арада, «әби» табак алдына килеп утырган «бабай»ның авызына мәҗбүри рәвештә кыяр тутыра башлады:
– Аша дим мин сиңа, кая куеп бетерәм мин моны, аша инде!
Миниатюрага ясалган нәтиҗә гади: күчтәнәч белән алып киткән 3 литрлы банкаларны дәү әниләрегезгә вакытында кайтармаган очракта, сез дәү әтиләрегезне куркыныч астына куясыз. Мәрхәмәтлерәк булыгыз!
ТУКАЙ НИЧЕК ЕЛАГАН?
«Tatar Team» командасы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, аның тормышына багышланган «кино» да тәкъдим итте. «Авыл мәгърифәте бик түбән дәрәҗәдә булганда, дөньяга ул аяк басты», – дип башланган фильмда бишектә яткан кечкенә Апуш яшьләрне дөрес сөйләшергә өйрәтеп азапланды. Бактың исә, шагыйрь: «Үә-үә, ү, ңы, һ – һәйкәл дигәндәге һ», – дип елый торган булган икән!
Татар барда хәтәр бар, диләр, ә менә зал тулы яшьләр утыра икән, бу вакытта нәрсә була? Дөрес! Көчле алкышлар, сызгыру-кычкыру – кыскасы, кем ничек булдыра ала, шулай командаларга көч бирде. Артымда утырган егеткәйләр аеруча кызык булган мәзәкләрне, гадәтләнгәнчә, минем урындык артына тибеп «мактады».
МИН УКРАИНАНЫҢ ПРЕЗИДЕНТЫ ИДЕМ…
Икенче өлеш башланганда, тамашачыларның кәефе шактый югары иде. Жюри бәя куйганда, булган чыгышлар турында үзара сөйләшеп утырдылар. Берсе хәтта кыяр белән бәйле миниатюраны искә алып булса кирәк, янәшәдә утырган дустыннан: «Сиңа да шулай итеп кыяр ашатсам буламы?» – дип сорап куйды.
Икенче өлеш – «Триатлон»ның кагыйдәләре гади: жюри әгъзалары командаларга сораулар әйтә, алар исә, үз чиратында, кызыклы җаваплар бирергә тиеш.
…Жюри әгъзалары белән таныштырмадым бит әле. Яшьләр юморына бәяне ШТКның татар лигасына нигез салучы, аның әнисе Фәридә Таштабанова, ТРның ШТК җитәкчесе Илнар Фәттахов, Татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин, автор-башкаручы Илназ Сафиуллин, танылган рэп башкаручы Шакур, Татар лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «Татар радиосы» радиостанциясе җитәкчесе Алмаз Миргаязов бирде.
Илназ Сафиуллин үзенең җырчы булуын тагын бер ассызыклап үтәргә теләде, ахрысы – сорауны да җырлап әйтте. «Гомерем шулай узармы?» дип моңланган җырчыга сәхнәдән хәтта: «Гел гитара белән йоклап…» – дигән төртмәле җавап яңгырады. Кемнең бакчасына таш атканнарын чамалап алгач, Илназ да аптырап калмады: «Менә кайдан чыга икән бөтен гайбәтләр – ШТКдан!» – дип шаяртуга борды.
«Татар лигасы» булса да, сәхнәдә уйнаучы егет һәм кызларның барысы да татарча яхшы белми иде кебек. Әмма минем өчен бу ниндидер зур проблема булып тоелмады, киресенчә, татарча уеннарда катнаштырып, яшьләрне татарча шаяртырга гына түгел, сөйләшергә дә өйрәтеп була. Иң мөһиме, син урыс бит, татар ШТКсында нишләп йөрисең, димәсеннәр. Телгә кызыксынуны Әлифба белән генә уятып булмый ул. Шуңа да, ШТКга килгән, анда катнашкан рус телле яшьләргә ихтирам белән карадым. Ә менә «Татар радиосы» радиостанциясе җитәкчесе Алмаз Миргаязов (псевдонимы Әмир Исламов) башкачарак позициядә тора кебек тоелды. «Күңелемне тырнаган сорау бар. Чок гүзәл, чок матур татар ШТКсына килгән урыс кешеләренә нишләргә микән?» – дип сорады ул. Яшьләр дә аптырап калмады: залда утыручыларга карап, рус телендә: «Руслар, ул хәзер сезнең турында сөйли», – дип җавап бирде.
Жюри әгъзасы Илнар Фәттаховның: «Һәм шуннан соң, мин аннан качып киттем», дигән җөмләсенә башлам өлеше уйлап табарга да чират җитте. Монда яшьләр тагын бер мәртәбә тапкырлыкларын күрсәтте. Сәхнәдән: «Мин Украинаның президенты идем. Һәм шуннан соң, мин аннан качып киттем», – дигән җавап яңгырады.
МӨНИР РАХМАЕВ «ДЕБИЛ?»
ШТКның иң күңелле, иң көлкеле өлеше «Йолдызлар шаяра» исемле ярышта булгандыр, мөгаен. Зал ду кубып, сызгырды, кычкырды, чинады, хәтта елады да бугай. Көлә-көлә елады диюем. Инде минем дошманнарыма әверелеп бетә язган «урындык тибүче» егетләр дә, тел шартлатып: «Во дают, а?!» – дип куйды. Аларга да ошагач, чынлап та, югары дәрәҗәдә булган бу, димәк.
Бу ярышта һәр командага үз уеннарына берәр сәхнә йолдызын да алып чыгу бурычы йөкләнгән иде. Иң сөендергәне – ШТК сәхнәсенә яшь йолдызлар гына түгел, урта буын җырчысы да чыкты! Аның кем булуы турында хәзер белерсез. «Казан Ыстайл» командасы урман эчендә очын-очка ялгап яшәп яткан авылны сурәтләгән миниатюра тәкъдим итте. Имеш, бирегә зур йолдыз килергә тиеш. Җете кызыл кәчтүмнәрен киеп, сәхнәгә Илсаф чыккач, залда зилзилә бураннары кубу турында әйтеп тормасам да, аңлашыладыр. Әмма «ыстайл егетләре» җырчыны «танымады» – башта Җәвит Шакировка, аннары хәтта Хәмдүнәгә охшатты. «Ничек мин Хәмдүнә булыйм ди, Хәмдүнә – хатын-кыз бит ул!» – дип авыз турсайткан булды Илсаф.
Аннары, үз репертуарындагы «Әбиләр чуагы» көенә төртмәле җырын да башкарды:
Үрелеп көзләргә, безгә дә килә яз.
Сәрхушләр җыенып чыгалар чәчүгә.
Кансиртлар куелган, кайтамын авылга,
Кергәч батып калдым – ни булган авылга?
Хисләрем чуалды, аяклар чыланды.
Чылатты шул аны авылның пычрагы.
Афәрин, Илсаф абый! Бу җырыңны түрәләр һәм җитәкчеләр янында ешрак башкар. Бәлки, шуны кабатлап җырлый-җырлый, авылларга юл да салып куярлар, кем белә? Татарстанның атказанган җырчысын сазлыклы юллардан йөртмәсләр бит инде.
Илсафның җыры да, сәхнәдә үз-үзен тотышы да, кызыл кәчтүме дә бик ошады. «Мин үзем дә шушы аграр университетны тәмамлаган идем, яшьлек елларыма алып кайттыгыз. Яшәсен «Татар Ыстайл!», «Яшәсен КВН!» – дип кереп китте ул.
Чаллыдан «Тәп-тәти» командасы Салават Миңнехановны сайлаган. Сәхнәгә чыкмас борын ук, «Дөньяның беренче җырлый торган президенты» исемен тагып та куйдылар үзенә. «Җырчы-президент»ка, чынлап та, президент ролен үтәп, «халыкны кабул итәргә» туры килде. Менә мәсәлән, бер «гражданин» килеп:
– Нигә юллар безнең икән
Кәкре һәм чокырлы? – дип, Татарстандагы начар юллар турында зарлана башлагач, президент матур гына җавап бирде:
– Белмим, минем йөргән җирдә
Чиста, пөхтә һәм туры!
Әйбәт җавап! Гадәттә, җитәкчеләр әнә шулайрак фикер йөртә шул, афәрин егетләр.
«Tatar Team» командасы күрсәткән миниатюра вакытында, бөтен тамашачыны шаккатырган хәл булды. «Текә малай» образындагы Әбри Хәбриев әллә рольгә артык кереп китте, әллә сценарий буенча шулай булырга тиеш иде – «официант» Мөнир Рахмаевны «дебил» дип атады. Бу көтелмәгәнлекнең ахыры ничек тәмамланыр дип борчылсам да, тамашачы алдында үзен акылга зәгыйфь кеше белән чагыштыруларын Мөнир бик тыныч кабул итте. Бәлки, соңыннан, коллегалар сәхнә артына кереп, аңлашканнардыр.
Уен ахырындагы нәтиҗәләр буенча, «Казан ыстаел» һәм «КамПи-Инека» командалары җиңүче калды. Юмор хисе ташып торган бу төркемнәр фантазиягә бай булулары белән дә аерылып тора иде. Гомумән алганда, бар да шәп узды.
Күңелле тамаша карап, кәефләре күтәрелгән халык гардеробтан кием алганда да этешеп-төртешмәде – һәркем үз чираты җиткәнне ипләп кенә көтеп торды.
Быел татар КВНының 19нчы сезоны үтте. Икенче елга исә – юбилей. Көлке капчыгыгызны тутыруыгызны шушы рухта дәвам итегез!
Айгөл ЗАКИРОВА.
Мөнир Рахмаев – «дебил»?,

Комментарии