Бакчасарайның эче тулы төш икән!

Бакчасарайның эче тулы төш икән!

Бу кичәгә барыйм микән юк микән дип иренеп кенә барган идем. Сәгать җидедә башланасы тамашага ашыкмыйча кичке җиде тулганда гына чыгып киттек. Хәзер халык клубка бик йөрмәгәч, кеше күп булмас әле, утырырга урыннар булыр, дип уйладык. Билет алып залга үтсә-ә-ә-әк, йөз егерме биш урынлы залда ник бер буш урын калсын! Артка барып басудан башка чара калмады. Ай-һай, түземлек җитәр микән басып концерт карарга? Шулай да, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, урын табылды. Өстәмә урындыклар, эскәмияләр куйгач, шактый кеше урынлы булды. Сәгать сигезенче ярты, ә халык агыла да агыла. Клуб мөдире сөенеченнәнме, көенеченнәнме: «Каян керә соң бу халык?» – дип елмайды залдагыларга карап. Клубта булган урындык белән эскәмияләр чыгып беткәч, якын тирәдәге өйләрдән дә алып килделәр. Инде эскәмияләр куярга да урын калмады. Клуб мөдире халыкны урнаштырып бетереп кичәне башлаганда сәгать сигез туларга егерме минут иде. Әмма утызга якын кешегә дүрт сәгать ярым барган тамашаны барыбер дә басып карарга туры килде. Залда басып торырга да урын калмаган дүрт дистәдән артык кешегә сәхнә арты белән фойе калды. Кайсы авыл клубында булган бу хәл, дип, беләсегез киләдер инде. Хәзер сөйлим...

 Быел – 2023нче ел «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы» дип игълан ителде. Шушы максаттан үзенең инициативасы белән Яна Сәрдек авылы клуб мөдире Ильяс Галиев Бакчасарай авылына багышланган мәгълүмати-музыкаль кичә үткәрде. Минем бу язмам турында Ильяс үзе белми дә әле. Болай да эше күп, борчыйсым килмәде. Бакчасарай авылының килеп чыгышы һәм аның үткәне белән бүгенгесен кичә барышында алып баручыларның сөйләгәннәреннән чыгып язам. Тарихи урыннарын диктофонга яздырып барган идем.

Бакчасарай авылы Зур Сәрдек авылыннан башлыча 1930-1932нче елларда күчеп килә. Килү сәбәпләренең берсе – Сәрдек җирләренең үзәктән ераклыгы һәм кешеләрнең монда килеп эшләп йөрүенең мәшәкатьле булуында. Авыл урман эченә салына. Исемен дә, бик матур урынга күченгәнгә, «Бакча Сарай» дип, беренче коммунист Корбан абзый куштыра. Гармунда, скрипкада уйнарга ярата торган җор кеше булган ул. Бакча Сарай авылына беренчеләрдән булып Гәрәй, Галимулла, Габдрәүф, Габдулла, Хәниф, Зыятдин, Хикмәтулла, Әхмәтәмин, Шакирҗан, Зариф, Шәяхмәт, Хәйретдин, Шаһаби, Әхмәтшакир, Хади гаиләләре нигез сала. Авылга күчеп килүчеләрнең берсе – бүгенге көндә Бакчасарайның иң өлкән кешесе Фәсәхәт апа бик күп хатирәләрнең шаһиты.

 Күчеп килгән вакытларда бу урыннарда урман булган. Агачларын як-якка аударып мижа салып, һәр урынга унбишәр таяк ташлап үлчәп, йорт урынын җирәбә салып бүлгәннәр. Аннары агачларны төпләп йорт салып, бәрәңге бакчалары ясаганнар.

1931нче елның 15нче июнендә монда күчкән кешеләр аерым «Бакча Сарай» күмәк хуҗалыгы булып оеша. Ул чорда 22 хуҗалыкта 109 кеше яши. Колхозга нигез салучылар Гәрәй һәм Галимҗан Галимуллин була. Галимҗан – Бакчасарай авылына беренчеләрдән булып килеп урнашкан Галимулланың улы. Колхозның беренче рәисе итеп Галимҗанны сайлыйлар. Ул озак еллар җитәкчелек итә.

Башта колхозның ике аты була. Аларны Шаһабетдиннең каралтысына урнаштырып торалар. Бераздан читән үреп, ат белән балчык таптатып измә ясап, ферма салына. Сарык һәм ат абзары төзелә. Фермаларга малларны кешеләрдән җыеп тутыралар. Салам белән бутап сугылган кирпечтән колхоз биналары төзелә. Бу эшне авылның хатын-кызлары башкара.

Ул чакта уңыш бик түбән була, гектарыннан 7-8 центнер уңыш алына. Урып-җыю чорында алынган уңышның 15 проценты күләмендә колхозчыларга ашлык бирелгән, ул бер хуҗалыкка 2-3 килограммнан артмаган. Шунлыктан колхоз эшчеләренең тормыш шартлары бик түбән була. 24 хуҗалыкның берничәсе генә уңайрак яши, калганнары бик авырлык белән көн күрә. Ашлык белән беррәттән басуда бәрәңге, яшелчә, киндер үстерелә.

Сугыш башлангач бөтен хезмәт хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә кала. Басуда эшләгәндә парлап җигелгән атлар ачлыктан хәлсезләнеп егыла торган була. Аларны хатын-кызлар күтәреп торгыза. Ул вакытта маллар бик авырлык белән генә саклап калына. «Тик сарык бәрәннәре җитлекми туып, күпләп үләләр иде», – ди Фәсәхәт апа. Элек тә колхозда малларның күпләп үлгәнен әләкләп торучылар була. Зур Сәрдектән Харис исемле милиционер килеп, тикшереп йөргәнен бүген дә хәтерли әле ул...

Гобәйдуллин Галимулла өендә беренче мәктәп оештырыла. Аннан авыл зурайган саен, балалар саны да арту сәбәпле 1963-64нче еллар тирәсендә мәктәп төзелә.

Яңа Сәрдек авылына яңа кибет салынгач, иске кибет Бакчасарайга күчерелә. Шулай итеп авыл халкы кибетле була.

2007нче елның 7нче октябрендә Бакчасарай авылы мәчетеннән беренче азан тавышы ишетелә. Шул көннән башлап бүгенге көнгә кадәр мәчеттә биш вакыт намаз укыла, өлкәннәр һәм балалар өчен дин сабагы укытыла башлый...

Бакчасарай авылына багышланган кичәне Бакчасарай авылы кызы – күренекле тамада Рәмзия Вәлиева белән клуб мөдире Ильяс Галиев алып бардылар. Программа үтә дә зәвык белән төзелгән иде. Кичә ахырында бу турыда Яңа Сәрдек авылы кызы – ветеран укытучы Вәрәкыя апа Нәбиева да әйтте. «Үземнең укучым, коллегам булган һәм менә хәзер шушы бинаның җитәкчесе Ильяс Рәсим улына үземнең эчкерсез рәхмәтләремне җиткерәм. Иренмичә йөреп, Бакчасарай авылы турында күпме мәгълүмат туплаган. Шушы кечкенә генә авылның 18 көрәшчесе, кайнар нокталарда хезмәт иткән ике егете барлыгын белдек. Бакчасарай халкының бердәм, гади булып, бер-берсенә ярдәм итеп, туганнарча бер йодрык булып яшәп ятуларына сокландык. Кечкенә генә авылның зур сәхнәләрдә чыгыш ясардай сәләтле үзешчән артистларын халыкка якыннан танытасы килү максатыннан бу кичәне үткәрергә уйлап ялгышмаган Ильяс. 24 хуҗалыклы авылда 73 кешенең һәрберсе нәрсәгә булса да сәләтле икән. Авылның өч гармунчысы, оста итеп бии торган үз биючесе, шагыйрәсе, җырчылары өй саен икешәр-өчәр. Ел саен район күләмендә үткәрелә торган «Татар кызы» бәйгесендә быел Сәрдекбаш җирлеге исеменнән чыгыш ясап, «Иң сәләтле кыз» номинациясендә җиңеп чыккан һәм алты чит телне үзләштергән Әнисә Гарифуллина да шушы авыл кызы икән. Кечкенә генә авылга күпме «байлык» сыйган. Өлкән буынның бердәмлеге яшьләрдә дәвам итсен, онытылмасын иде», – дип сүзен тәмамлады Вәрәкыя апа.

Язмамны тәмамлар алдыннан шуны да әйтим: кичәне үткәрергә ярдәм иткән авылдашларына, читтә яшәүче якташларына һәм шушы авылның эшмәкәре – Гәрәев Айнур Илсур улына үзенең чиксез рәхмәтләрен җиткерде Ильяс. Авыл халкы Ильясның үзенә дә рәхмәтләрен әйтеп, истәлек бүләкләрен тапшырдылар. Сокланырлык, тарихка кереп калырлык кичә булды. Бакчасарай авылы кечкенә генә булса да эче тулы төш кенә икән.

 Фәридә ХИСАМОВА,

 Кукмара районы, Тырыш авылы

Комментарии