1 апрель! Алда, тик алдатма!!!

1 апрель! Алда, тик алдатма!!!

Сау-сәламәт, таза була
Шаярган, көлгән кеше…

Көлү кешенең кәефен генә күтәрми, сәламәтлегенә дә файда. Чөнки көлгәндә, бәхет гормоннары – эндорфин һәм нейропептидлар барлыкка килә. Көлгәндә кешеләр күп күләмдә кис­лород йота, ә ул, белүебезчә, яшәү системасының иң кирәкле азыгы. Тире һәм бит мускулларының ты­гызлыгын түбәнәйтүче стрессларга да юл куймый көлү. Елмаю мускул­ларның киеренкелеген бетерә. Ә бу, үз чиратында, баш һәм тән авыру­ларын җиңеләйтә.

Ун минут дәвамында көлү кан та­мырларын киңәйтә һәм кан басы­мын терекөмеш баганасы буенча 10-20 миллиметрга кадәр түбәнәйтә икән.

Елмаю иммунитетны күтәрүче дә булып тора. Файдалы үзенчәлекләре исәпсез. Ул астма өянәген җиңеләйтә, яшәүгә сәләтлелекне арттыра, шуңа да төшенкелеккә би­релүдән иң яхшы чара дип санала.

Хаасья Йога ул – йога техникасы­на нигезләнгән төркемләп көлү ысулы. Бу ысул кешеләргә үзләрен ышанычлы тотарга, үзләрен күрсәтүдән курыкмаска ярдәм итә, курку, үзеңне гаепле итеп тою, ярсу кебек негатив эмоцияләрне кичектереп, кешедә уңай сыйфатлар булдыра.

Аерым очракларда кайбер кешеләргә көлке терапиясе белән шөгыльләнү киңәш ителми. Бүсер, геморройдан интегүчеләргә, күз авырулары, операция кичергән кешеләргә, белән киңәшмичә, бу терапияне кулланырга ярамый. Авырлы хатын-кызларга да ул тыела. Ләкин күтәренке кәефнең әле беркемгә дә зыян китергәне юк.

1 апрель календа­рьда кызыл төс белән билгеләнмәгән, шуңа бу көнне ял да итмиләр. Мо­ңа карамастан, Русиядә яшәүчеләр генә түгел, Германия, Англия, Скан­динавия, хәтта ки ерак Көнчыгыш илләре халкы да бу көнне түземсез­ләнеп көтеп ала. Ул гына да түгел, бу бәйрәмне кы­зыклы үткәрү өчен, бар иҗади хыялларын эшкә җигәләр. Кыскасы, 1 апрель, бар җирдә кызык-мәзәк, уен-. Аны “алдау көне” дип тә йөртәләр. Тик бу бәйрәмнең асылы кешене алдау түгел, ә үзең якын иткән кешеләрне шаярту, аларга яхшы кәеф бүләк итү, алар белән көлеп, үзеңнең дә күңелеңне күтәрү. Без бары тик җитди кеше буларак танып белә торган шәхесләребезне, сәхнә йолдызларын Көл­ке көнендә алдыйлармы, үзләре дә ша­яртырга яратамы? Бу сорау­лар белән аларга мөрәҗәгать иттек. Алдамадылар микән инде?!

Фирдүс Гыймалтдинов, телевидение алып баручысы:

Изображение удалено.
– Ничәнче класста укыганмындыр, күрше Гөлзида апаны (мәрхүмә инде, урыны җәннәттә булсын) салкын мунчага чакырдым. Себеркеләрен күтәреп килеп җиткән бит. Кызык та, кызганыч та булды. Башка алай шаяртмадым. Ә үземне алдаганнарын исемә төшерә алмыйм. Бик җитди кешегә саныйлармы?

Наилә Ногманова, элекке елларда телевидение дикторы:

Изображение удалено.

– Мин алдый белмим. Шунда ук көлә башлыйм. Ә менә кечкенә вакытымда булган бер вакыйга истә калган.

1 апрель көнне алдыйсым килеп, күрше әбигә кердем. Көлә-көлә:

– Әби сине күзикмәк ашарга чакырды, – дип әйткәнем исемдә. Күрше әби: “Шулаймыни?” – дия-дия, миңа иярде.

– Хаят, мине чакырган идеңмени? – дип, керә-керешкә әбигә күзен кысты.

Минем күңелемне күрер өчен ышанган булып килгән инде ул, ә мин алдый алуыма шатланып йөрдем.

Ә үземне алдаганнарын хәтерләмим.

Алмаз Хәмзин (сатира һәм юмор остасы):

Изображение удалено.

– Кечкенә вакытта чокыр казып каплый идек тә, шунда берәрсен батыра алсак, кызык була иде. Бу бер дә кызык булмаган икән. Ул кешенең бердәнбер аяк киеме булып, салкын да тидерергә мөмкин бит.

5-6 ел элек “Шәһри Казан” газетасы редакциясеннән шалтыратып: “Алмаз абый, сезне бераз шаяртып алсак ярыймы?” – дип сорадылар. Мин аны-моны уйлап тормыйча ризалык бирдем. 1 апрель санында “Алмаз Хәмзин өйләнә” дигән язма белән берәүне кочаклатып ясалган фотомонтаж басылмасынмы. Йөрәгем жу итеп китте. Болай ук ярамый. Билгеле, беркемгә үпкәмне җиткерә алмадым, үземнең телем тик тормагач. Гаиләмә дә бу хәл күңелле булмагандыр, шулай да сүз әйтмәделәр. Шаяртуның чиге булырга тиеш дип уйлыйм. Каш ясыйм дип, күз чыгарырга ярамый. Синең алдавың, шаяртуың кешегә рәхәтлек бирергә тиеш.

Зөбәйдә Яхина (Татарстанның атказанган юристы):

Изображение удалено.
– Кешелек язмышларын хәл иткәндә зур-зур алдашулар барган бу дөньяда вак-төяк алдашуларның минем өчен әһәмияте юк. 1 апрель шаяртуы итеп алдаганнарын хәтерләмим. Ә менә балачакта бу көнне абыем:

– Сыерчыклар килгән! – дип, урамга чыгара иде. Мин йөгереп чыгам да шаярту гына икәнлеген белгәч күңелсезләнә идем. Ул вакытта сыерчыклар килү дә зур бәхет булган икән.

Гөлнара Тимерҗанова (Татарстанның атказанган артисты):

Изображение удалено.
– Яшь вакыт. Музыка училищесында укып йөрибез. Бервакыт иптәш кызым белән студентлар поликлиникасына медицина тикшеренүе үтәргә бардык. Миңа икенче көнне кабат барырга кирәк булды. Табибның фамилиясе Горбочева иде, ә менә исемен хәтердә калдырмаганмын. Иптәш кызымнан сорадым. Бу 1 апрель көне иде.

– Раиса Максимовна, – ди бу күзен дә йоммыйча. Аны инде ишектәге язудан да укырга мөмкин иде бит. Барып кердем дә:

– Раиса Максимовна, сез кабат килергә кушкан идегез, – дип мөлаем ханымга карап торам. Ул елмаеп куйды да:

– Нигә мине шулай атыйсыз? – ди.

– Иптәш кызым әйтте, – дим.

Шуннан 1 апрель икәнлеген искә алып елмаештык.

Тормышта мин беркатлы инде. Мине алдау бик җиңел, ә менә үзем алдый алмыйм.

Сәхифәбезнең кунагы Яшел Үзән районы Октябрск бистәсе мәчетенең имамы Кәрибулла хәзрәт Хәлилуллиннан: “Ислам дине шаяртып алдашуларга ничек карый?” – дип сорадык (ул үзе дә бик җор телле, шаян кеше).

– Динебез ачык күңелле, уен-көлке сөйләшергә яратучыларны хуплый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә шаяртырга яраткан: “Ачык йөзле булыгыз, елмаеп йөрегез”, – дигән. Әмма шәригатебездә шаярып та алдашырга ярамый. Дөрес, артык җитди булмаганда, аерым очракларда алдашу мөмкин диелә. Мәсәлән: илнең бөтенлеге өчен сугышта дошманнарны дуслаштыру, ир белән хатын арасында татулык урнаштыру өчен алдашу рөхсәт ителә. “Ул синең турыда гел яхшы фикердә”, – дип ике күрше арасын якынайту да начар гамәл түгел.

Шундый хәлләр дә була

(Интернет форумнардагы 1 апрель хикәятләреннән)

Бервакыт ирем паспорт алыштыру өчен, фотога төшеп кайтты. Кайткач, фотоларын карыйм дисәм, икенче кеше фотосы. Иремнең киеме башка иде, ә үзләре ике тамчы су кебек охшашлар. Бу хакта ирем эшендә дә сөйләгән. Кирәк бит әй, нәкъ 1 апрельдә ирем эшкә килеп җиткәнче, теге “игезәк сыңары” боларның офисына килеп кергән. Менә хезмәттәшләренә кызык ясарга җай чыккан. Алар иремнең эш урынына шул кешене утыртып куйганнар да, берни булмагандай кыланып, аның белән гәпләшә-гәпләшә эшләп утыргандай иткәннәр. Ирем килеп кергәч, аның ни кичергәннәрен күз алдына китергәнсездер.

* * *

Хатынымны 1 апрельдә кызык итәргә булдым. Кичтән тунының башлыгына мехтан колаклар тегеп куйдым. Ә ул башлыгын бервакытта да өйдә кими, урамга чыккач кына башына элеп куя. Ул көнне дә киенеп-ясанып чыгып китте бу. Мин эшкә соңрак барам. Тәрәзәдән карап калдым. Киде бу башлыгын, берни сизмәде. Калганын кичен кайткач сөйләде.

– Нигә миңа борыла-борыла карыйлар соң, дип көзгемне дә чыгарып карадым, битемә берни дә тимәгән үзе. Эшкә килеп кергәч, зур көзгегә күзем төште. Рәхәтләнеп бергәләшеп көлдек эштәгеләр белән. Кара аны, 1 апрель тагын килер әле, – ди бу миңа.

Җитте 1 апрель. Хатынның кисәтүе искә төште бит. Бүрегемне әйләндерә-әйләндерә карадым, берни тегелмәгән. “Кызык итә алмадыңмы?” – дип елмая-елмая эшкә киттем. Кайтыр алдыннан тун итәгенә күзем төште. Ә анда мехтан тегелгән матур гына койрык тегеп куелган. Әйтәм аны иртән мине узып киткән ике кыз пырхылдашып көлгән иде. Баксаң, шәһәр буйлап койрык асып йөргәнмен бит. 1 апрель! Алда, тик алдатма!!!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии