Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың

Адәм баласы шулай яратылган инде. Туганнан бирле кемнән дә булса үрнәк алып яши. Халкыбыз әйткәнчә, кем арбасына утырса, шуның җырын җырлый башлый. Менә мин дә әле мәктәпкә укырга кергәнче, күршебез Мәхмүт абыйның эштән кайтканын кибет янына хәтле барып көтеп тора идем. Җигелгән ат арбасына утырып кайту минем өчен зур шатлык була иде. Ул эштән кайтышлый кибеткә кагылмый кайтмый. Билгеле инде, анда кергәч, вак-төякләр ала да, капкалап та куя. Кайта-кайта, үзенчә көйли. Миңа күз кысып, шаяртып җырлап та ала. Бала чакта хәтер яхшы, аның күп җырларын отып та калам. Шулай беркөнне аның арбасына утырып кайттым да, өйгә керешли, әнигә: «Бер җыр беләм, җырлап бирим әле», – дидем дә, җырлап та җибәрдем:

Арыш арасында үсә

Чүп үләне, күкчәчәк.

Салып кайткан диеп,

Хатын кирәгемне бирәчәк.

«Бу нинди җыр, каян ишеттең аны? Сиңа андый җырларны җырларга ярамый», – дигәч, мин үзсүзләнеп: «Ярый, кем арбасына утырып кайттым, аның җырын җырлыйм», – дип җавап биргән идем. Инде үсә төшеп, мәктәпкә укырга кергәч, без, октябрятлар, Ленин – безнең бабабыз, дип җырладык. Соңрак «пионер учагы, бәхетле балачак, комсомол, партиябез җитәкче», дип җырладык. Перестройка дигәннәре башлангач, Горбачёв артыннан тизләнеш-тизләнеш дип җырлап, нәрсәне тизләткәнебезне сизми дә, белми дә калдык. Без үскәндә мактап җырлаган СССРны Ельцин, бер абзый әйтмешли, өч борынга кереп, нинди җырлар җырлап таратканын да белми калдык, сизми калдык. Алай да азатлык-азатлык дип җырлашып алдык. Тора-бара ул җыр да онытылды, җиде юл чатында калдык. Партия дигәннәренең ниндие генә юк, кайсысының арбасына утырып, нинди җыр җырларга икәнен дә белмәссең. Мәрхүм Мәхмүт абый шикелле капкалап алсаң гына күңелгә матур җырлар килә, киләчәк матур булып күренә. Әй, алай түгел лә, киләчәгебез җырының сүзләрен аек акыллы, зирәк башлыкларыбыз уйлап табарлар. Ул җырны без дә, хәтта оныкларыбыз да горурланып җырлар дип ышанасы килә. Бирсен иде Ходай, өметләник, өметсез бер шайтан, ди халык.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии