- 01.03.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №8 (25 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Ходайның һәр бирмеш көнен
Дога кылып сәламлиләр.
Ил шатлыгы, ил аклыгы –
Ак яулыклы, ак әбиләр.
Госман Садә.
Туган тел – сабыйларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы һәм рухландыргыч чишмә. Нәниләр белән эшләгәндә шушы чишмәнең – туган тел байлыгының ачылуы өчен тырышырга кирәк, чөнки тел һәм сүз яшәешнең бөтен өлкәләренә дә үтеп кергән һәм кеше тормышында зур роль уйный. Кешенең һәрбер шөгыле, һәрбер эше тел ярдәмендә башкарыла.
Элек-электән үк безгә йолаларны, гореф-гадәтләрне әби-бабаларыбыз җиткергән. Менә мин Бөтендөнья телләр бәйрәме аенда үзебезнең балалар бакчасында «Ак яулыклы ак әбиләр» кичәсе үткәрдем. Телебезне, татар милләтенең үсешен ныгыту өчен шундый кичәләр уңай нәтиҗә бирә.
Хәзер татар телендә мультфильмнар, кызыклы җырлар, татарча тапшырулар бар. Тик шундый мөмкинлекләр булуга карамастан, татар гаиләләрендәге балалар үз ана телендә аралашмый. Ни өчен? Шушы сорауларга җавап табарга теләп, кичәгә әбиләребезне чакырдым, чөнки күп гаиләләрдә әти-әни эштә, балаларны әбиләр тәрбияли.
Башта балалар белән әзерләгән татар халык әкиятен «Өч кыз»ны сәхнәләштереп күрсәттек. Бу әкият әхлакый тәрбиягә ия. Аннан соң балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Халкыбызның күңелле биюләре дә читтә калмады. Кичәбезгә Шомбай кергәч, үзе бер кызык булды, тик ул Вил Казыйхановның «Родной тел» шигырен сөйләгәч, әбиләребезнең күзенә моңсулык иңде.
И родной тел, и матур тел,
Мамам, папамның теле.
Только я их обвиняю,
Өйрәтмәгәнгә сине.
И родной тел, аңлаталар,
Можно жить, и быть синсез.
Мама, папа и бабуля
Оставили мине телсез.
Татар халкының искиткеч мәкальләрен ак яулыклы ак әбиләребез бик матур итеп әйттеләр. «Теле барның – иле бар», «Алтыда белгән ана теле алтмышта да онытылмый», «Ходай безгә өч нәрсә биргән: беренчесе – гомер, икенчесе – исем, өченчесе – тел» кебек мәкальләрнең мәгънәсен ассызыклап үттек. Әбиләр сөйләгән туган тел турында шигырьләр, әйтемнәр, дога, мөнәҗәтләр бәйрәмебезне тагын да ямьләндерде. Кичәне татар халкының татлы ризыклары белән тулган өстәлләр артында дәвам иттек. Ризыкларны – бавырсак, кош теле, чәкчәк, коймак, кабак бәлеше – барысын да әбиләр үзләре пешереп килгән иде. Бу татар халкының уңган, кунакчыл икәнен тагын бер кат исбатлый.
Ак яулыклы әбиләребез үзләренең оныкларына телебезне, гореф-гадәтләрне тирәнрәк өйрәтербез дип канатланып кайтып киттеләр.
Минзилә МОГЫЙНОВА,
10нчы балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе.
Лениногорск шәһәре.

Комментарии