- 01.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Кеше тормышы сукмаклардан төзелә. Балалар бакчасы, мәктәп… Аннан соң инде безне студент еллары көтеп тора. Беренче курста укыган чак, әлбәттә, кеше гомеренең онытылмаслык елыдыр. Тулай торак тормышы гына ни тора?
«Беренче курс студенты» көнен төрле уку йортында, әлбәттә, төрлечә кыландыралар. Мәсәлән, минем сыйныфташлар сөйләвенчә, кайсыларына концерт куйганнар, шуннан соң «медальләр» тапшырганнар, кайсыларына, урамда уеннар оештырып, өсләренә су сибеп, он койганнар һ.б.
Безнең мәдрәсәдә дә беренче курсларны каршы алу традициясе яшәп килә.1 сентябрьдә – анысы кызлар һәм егетләрне бергә җыйнап, остазларыбызның котлау-киңәшләреннән башланса, кызлар тулай торагында аерым тагын бер кичә үткәрелә. Быел да бу гадәткә тугры калып, әлеге кичәне уздырдык.
Әгәр бергә җыелган җирдә кешеләр Аллаһны искә алмаса, бу җыелышта бәрәкәт булмый. Кичәбез Коръән сүрәләре белән башланып, төрле халыкларның җыр-биюләре белән үрелеп китте. Көндезге бүлектә укучылар арасында нинди генә милләт вәкилләре юк: татар, рус, башкорт, ингуш, чечен, үзбәк, таҗик, әзербайҗан. Аларны, әлбәттә, ислам берләштерә. «Аллаһның арканына тотыныгыз һәм аерылмагыз», – дип, Кoръәндә дә әйтелә бит.
Ислам – ул дөрес яшәү рәвеше. Башкаларыннан ул урталык дине буларак аерылып тора. Бу дөнья өчен, мәңге яшәячәк кебек тырыш, ахирәт өчен, иртәгә үләсең кебек гыйбадәт кыл, дип чакыра.
Кеше үз эченә генә бикләнеп яшәргә тиеш түгел. Үзенең күтәренке күңеле белән башкалар күңелен дә күтәрергә тиеш.
Әлеге кичәдә биеп тә күрсәтте соң кызлар! Татар халык биюе дисеңме, таҗик, шәрык биюе, заманчасы дисеңме, – берсе дә калмады. Мөнәҗәт укып, такмак та әйттеләр, дини темага скетч куйдылар, беренче курслар өчен, уйландыргыч викторина да булды. Мәдрәсә турында язамы соң бу, дип уйлагандыр күпләр. Әле кичә генә яулык япкан, мөселман булмаган җәмгыятьтән килгән кызларны шундый уен-көлкеле, җыр-биюле һәм үгет-нәсыйхәтләргә бай кичә белән каршы алу бер дә сәер түгел. ( Әмма дә ләкин үзем беренче курска килгәч, шундый чара узуына шаккаткан идем.) Аларга бу укырга күтәренке күңел белән кереп китәргә ярдәм генә итә.
Кичәбезгә Мөфтияттән кунак, үзебезнең Флера апабыз Ханнанова һәм башка уку йортларында укучы мөселман кардәшләребез килгән иде. Әлеге чара табын артында дәвам итте. Һәр бүлмәгә алдан ук, өй эше итеп, нинди дә булса халык ризыгы әзерләп килергә әйтелгән иде.
Кош җил-давылларга каршы оча алсын өчен, ике канат кирәк булган кебек, кешегә дә дөньяви һәм, әлбәттә, дини гыйлем кирәк. Ә аек акыллы яшьләр безнең җәмгыятебезгә бигрәк тә кирәк. Чөнки киләчәк алар кулында.
Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА.
Казан. Мөхәммәдия мәдрәсәсе.
Комментарии