- 01.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Туган якларга хәзер еш кайтылмый. Бәйрәм алды көннәрендә Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында яшәүче сеңелләребезгә кайтып килергә булдык.
Авылга килеп керүгә кояшта җемелдәгән ап-ак кар күзләрне камаштыра. Бу аклык без шәһәрдә яшәүчеләр өчен бик тансык шул. Шушы матурлыктан күңелләр сафланып киткәндәй була.
Тәмле бәлеш, сыйлардан соң кичен авылның мәдәният йортына юнәлдек. Бүген күрше Күгәрчен авылы үзешчәннәре концерты була икән.
Тезелешеп киткән машиналар арасыннан мәдәният йортына үттек. Концерт башланды. Залда алма төшәр урын да юк. Яшьләр арасында әбиләр дә, яшь балаларын күтәргән гаиләләр дә бар. Концерт алдыннан сүз алган җитәкчеләр алда торган сайлаулар хакында халыкка үз фикерләрен җиткерде.
Үзешчәннәр бер-бер артлы сәхнә түренә үттеләр. Аларның җыр, биюләрен, авыл җиренә генә хас юморларын халык яратып кабул итте.
Күгәрчен авылының мәдәният йорты директоры Васыйл Мөбәрәкшин зур коллектив туплаган. Сәнгать җитәкчесе Гөлфирә Кәлиева үз артистлары хакында бик җылы сүзләр җиткерде:
– Быел районыбызга 85 яшь тулды. Концерт программасын шушы темага нигезләнеп төзедем. Бүген кичәдә районыбыз шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Рәсимә Гарифуллина, Вазыйх Фатыйхов шигырьләре, Фәтхерәхман Әхмәдиев иҗат иткән җырлар яңгырады. Бу программа белән беренче тапкыр чыгыш ясыйбыз. 8 март бәйрәменә концертыбыз үзебезнең авылда булачак.
Концерт тәмам. Алкышлап, чыгыш ясаучыларны сәхнәгә чакырдылар. Араларында укытучылар, авыл эшчәннәре, студентлар, мәктәп укучылары да бар икән. Гомәр Әгъзәмов сүзләренә язылган «Авылым–Күгәрченем» җырыннан соң күгәрченлеләрне халык алкышларга күмде.
Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.
Казан–Котлы Бөкәш-Казан.
БАЛЫК БИСТӘСЕНӘ 85 ЯШЬ ,

Комментарии