Пар канатлы булу зур бәхет ул

Пар канатлы булу зур бәхет ул

50 яз, 50 җәй, 50 көз, 50 кыш! Кай арада үткән бу гомер? Аларның гаилә коруларына 50 ел үтеп тә киткән. 50 ел дигәндә күп күренми кебек, ә ярты гасыр дисәң, бик зур кебек яңгырый. Шул көннән соң күпме юллар үтелгән, күпме сулар кичелгән. Гомер юлында күпме шатлык-сөенечләр, кайгы-сагышлар күрсәләр дә, авыр мизгелләрдә бер-берсенә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, Арча районы Мәмсә авылында яшәүче Насыйбуллиннар гаиләсе турында язмам. Бу тормыш – һәрберебез өчен дә очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Рузалия һәм Камил Насыйбуллиннар шул юлдан 50 ел бергә атлый. Мәмсәдә генә түгел, Арча районында да аларны белмәүче юктыр. Аларның гаиләсе хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Бу гаиләнең иң зур байлыгы – тырыш хезмәтләре һәм горурланып сөйли торган балалары. 
Яшерен-батырын түгел, матур гаилә кору өчен бер-береңә туры килү, тормыш итәр өчен бер-береңне сайлый белү кирәк. Рузалиядән: «Син Камил белән кайда, ничек таныштың соң?» – дип сорадым. Ул сөйләп китте:
– Яшь вакытта иң зур хыялым матур гаилә корып, ишле балалар үстереп, авылда үрнәк гаилә булып яшәү иде. Бу хыялга әле шундый теләк тә өстәлде: биш малайга бер кыз булып үскәнгәме, кыз туганнарым булса иде, дидем. Киләчәктә миңа әби-бабайлы, өй тулы кыз туганлы йорт бирсәң икән, дип теләдем. Минем шул теләгем тормышка ашты бит. Камилнең сеңлесе Нураниянең класс җитәкчесе идем. Август ахырында аларның өендә булырга туры килде. Әнисе мине бик җылы каршы алды. Барысы турында да иркенләп сөйләштек. Ике улы, дүрт кызы бар икән. «Менә бу олы улым Камил Владивостокта хезмәт итә», – дип, бер фотосурәт сузды. Мин: «Улыгыз бик чибәр икән, исән-сау хезмәт итеп кайтсын», – дип саубуллаштым. Шушы йортка килен булып төшәрмен дип кем уйлаган?! 
Ә безне комсомол таныштырды. Камил 1972нче елда армиядән кайтты һәм Камил Якуб исемендәге колхозда баш зоотехник булып эшли башлады. Мин колхозның комсомол оешмасы секретаре идем. Камилне дә комсомол комитетына сайладылар. Шуннан бер-беребезгә ияләштек. Дуслар булып киттек. Дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде. 1973нче елның декабрь ахырында – Яңа елны каршы алган көннәрдә язмышларыбызны бергә бәйләдек. 
Камил – гаҗәеп акыллы кеше, намуслы, кешелекле, ярдәмчел. Тормыш иткәндә төпле, акыллы кеше булу – бәхет ул. Хәзер кайнаналар белән яшәүчеләр елдан-ел кимеп бара. Бу аңлашыла да, син үз дөньяңны үзеңчә төзеп, беркемне дә катнаштырмыйча яшәргә телисең. Ләкин ата-ана нигезен кемдер сакларга тиеш бит. Камил дә авыл хуҗалыгы белгече, Рузалия дә авылда укытучы булгач, әти-әниләре яныннан китәргә уйламыйлар да. Алар өйләнешкәндә әти-әниләре дә бик өлкән булмый әле. Каенанасына бары 46 гына яшь. Гаиләдә алты бала. Кызлар икенче, сигезенче, унынчы классларда укый. Камилнең энекәше КАИда белем ала. Бер кызлары инде эшли башлаган була. Ишле гаиләнең аерылгысыз кешесе булып, барысы бергә, бер сүздә яшиләр. 
Гаилә никадәр нык булса, аның җылысы да шулкадәр мул була. Синең бәхетең үз кулыңда, бер-береңне аңлап яшәү генә бәхет китерә. Рузалия иренең туганнарын да үз туганнары кебек күрә. Аларны әле дә сагынып көтеп ала. 
Үзләре дә өч бала үстерә Насыйбуллиннар. Балалар – тормышны, нәселне дәвам итүчеләр. Үз гомереңдә ирешкән нинди генә казанышларыңны да, уңышларыңны да тәрбияләп үстергән игелекле балаларың бәхетенә алыштыра алмыйсың. 
– Балаларымны әткәй белән әнкәй карап үстерде. Без бит эштән кайтып кермәдек. Дәү әтиләре малайларны балта-чүкеч тотарга, үз тирәсендә кайнаштырып, хезмәткә өйрәтте. Дәү әниләре аларны үз балалары кебек тәрбияләп үстерде, җил-яңгыр тидертмәде. Ул бик тә киң күңелле, сабыр, юмарт, эшчән булды. Аның белән 41 ел гомер кичердек. Мин аларга бик тә рәхмәтле, – ди Рузалия ханым. 
Камил белән Рузалиянең горурланып сөйләрлек балалары бар. Раил – 1974нче елгы. Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган, бүген төзелеш компаниясендә прораб булып эшли. Хатыны Гүзәлия – татар теле укытучысы, Арчаның 2нче гимназиясендә укыта. Кызлары Динә – укытучы, уллары Инсаф Казанда хокук белгече булырга укый. 
Раилә – 1976нчы елгы. Казан педагогика университетының татар теле-тарих бүлеген тәмамлап, 2011нче елдан Яңа Кенәр урта мәктәбендә уку-укыту буенча директор урынбасары булып эшли. Ире Фәрит физкультура укытучысы. Уллары Айбулат Казан дәүләт төзелеш институтын тәмамлап, укуын магистратурада дәвам итә. 
Рөстәм – 1980нче елгы. Казан авыл хуҗалыгын институтын тәмамлаган. Бүген Казанда яши, үз хосусый эшен булдырган. Хатыны Рәзинә – шәфкать туташы. Балалары Расих белән Алсу – мәктәп укучылары. 
Гаилә тоткасы – әти-әни, ә балалар – гаиләнең көзгесе. Камил белән Рузалия ул көзгедә үзләренең тормыш юлларының нәтиҗәсен күрә. Балалары һәр кешегә үрнәк булып, матур яшиләр. 
Рузалия ханым үзе дә укытучы. 12 ел Ташкичү урта мәктәбендә директор булып эшләде. «Югары категорияле җитәкче», «РСФСРның мәгариф отличнигы», бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган остаз. Күп еллар аның язмалары район, республика газеталарында басылып килә. «Безнең гәҗит»нең дә даими язып торган авторы ул. Соңгы елларда үзен әдәбият өлкәсендә дә сыный. Бүген аның 7 китабы дөнья күргән. Беренчесе «Гомер тәгәрмәчләре» дип атала. Ул 2017нче елда басылды. Бу китапта нәсел тамырлары, балачак, мәктәп еллары, авылдашлар, хезмәттәшләр, туганнар, гаилә, авыллар тарихы һәм бик күп истәлекле фотолар. 
Актив җәмәгать эшлеклесе. 18 ел Ташкичү авыл җирлеге Ветераннар советы рәисе, 13 ел «Өммегөлсем» фольклор ансамбле җитәкчесе булды. «Балкыш» фестивале лауреаты, «Ел хатын-кызы» республика бәйгесенең зона этабы җиңүчесе. Бик күп медальләр, Почет билгесе иясе. 
Хәтеремдә, 1970нче елда Яңа Кенәр Мәдәният йортында бер яшь кенә кыз сәхнәдә үзе баянда уйнап, үзе бик матур итеп җырлап, тамашачыны таң калдырган иде. Бу кыз – Рузалия булды. Рузалия минем остазым да, фикердәшем дә. Күп нәрсәгә аннан өйрәндем. 
Камил, Рузалия! Сезне алтын туегыз белән чын күңелдән котлыйм. Тыныч, матур, бәхетле картлыкта яшәвегезне телим. Пар канатлы булу – зур бәхет бит ул. 
Габделбәр САБИРОВ,
Яңа Кенәр авылы Ветераннар советы рәисе
P.S. Бу котлауларга «Безнең гәҗит» редакциясе дә кушыла. Рузалия ханымга үз иҗаты белән милләттәшләребезне сөендереп, тигез, бәхетле гаиләсендә озак гомер насыйп әйләсен. 

Комментарии