- 01.02.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №4 (30 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Дөнья бетәргә бер көн калып бара. Дөнья халкы арасында төрле фикерләр, икеләнүләр, курку-шөбһәләнү, уйдырмалар һәм имеш-мимешләр киң таралган. Кайберәүләр, дөнья бетәсе булса да, тоз, шырпы, чәй җыя. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрдә күзәтелә. Шулай бер көнне урамнан бөкрәеп беткән, таякка таянган бер карчык кайтып килә. Бәләкәй чана тарта, пакетындагы тоз, чәй һәм шырпылары күренеп тора.
– Әби, нигә бу кадәр төяндең? – дип сорыйм.
– Әллә дөнья беткәнен белмисеңме, саклаганны Алла саклармын дигән бит, бәлки, исән калырмын, запас кирәк ич. Ә инде үлсәм, тозлап куярлар, – дип елмая.
Бетәрме-юкмы дип уйлый башлыйм да, теге әби искә төшә. Һич кенә дә җавап таба алмыйча, йоклый алмый ятам.
Кинәт изрәп йокыга киткәнмен, үзем сизми дә калганмын. Соңгы елларда «Безнең гәҗит»не даими алучы һәм анда язмаларымны бастыручы буларак, андагы мәкаләләрнең авторларын күреп саташып ятам. «Тавык төшенә тары керә» диләрме әле?! Өнемдә дә яраткан гәҗит турында, яңа елда ул тагы да җанлырак чыгар әле дип, уйланып йөрим. Ә монда бит төш!
Төшемдә Казан урамында «Безнең гәҗит»нең редакциясен эзлим (чынлап та, берничә ел элек эзләгән булды). Һич таба алмыйм. Бер йорттан икенчесенә кагылам, әллә, мин әйтәм, редакцияне ябып куйдылармы, «арест» салдылармы дип шикләнәм. Журналистлары да килешкән, бигрәк дөреслекне, чынбарлыкны язалар, түрә, хәтта президент дип тормыйлар. Шулай эзләнеп йөргәндә, яхшы «особняк»тан Путин килеп чыкты. Көн саен, минут саен телевизордан күреп торгач, аны шундук танып алдым.
– Владимир Владимирович, здравствуйте, как поживаете? – дип әйткәнне сизми дә калдым.
Путин минем белән саф татарча итеп исәнләште һәм җавап бирде – исем китте. Шунда ук искә төште: 2005 елда Казанның 1000-еллык юбилеенә килгәч, татарча сөйләп маташкан иде бит, тәки җиде ел эчендә татарча өйрәнеп җиткән икән дип уйлыйм.
Путин үземә сорау бирә:
– Син кем буласың, татармы яки «кара халыкмы»?
– Татар, чып-чын татар, болгар да, башкорт та түгел, – дим аңа. Сөйләшеп киттек.
– Аңлашылды, синең мәкаләләр белән мин таныш, демократларны бик хурлап язганың истә калган. Менә миңа «Безнең газет» редакциясе кирәк, кем әле… мөхәррире Фәйзрахмановны күрәсе бар, – ди бу. – Редакторыгызны әйтер идем, газета сүзен дә дөрес яза белми «гәҗит» дип чыгара, минем бу сүзгә тел әйләнми. Әле тагын Руссияне бутап, латинга күчәргә йөрдегез, ярый әле вакытында туктатып калдык. Руссия әллә кайчан таралып бетәр иде. Ул газетта бигрәк начар телле җурналистлар эшли, бер дә икеләнеп тормыйлар. Ул Сираҗи дигәне нинди бәндә ул, газет саен 2-3 язмасы чыга, «шеф-повар» имеш.
– «Шеф-повар» түгел, ә шеф-редактор, – дим Путинга.
– Берүк балык башы ич: «повар» ни, редактор ни, газетагызны шуның рецепты белән басалар кебек. Күбрәк тузга язмаганны язалар, демократия дип артык чабынырга ярамый. Бәхетегезгә, Сталин чоры түгел, бүген үк барыгызны бергә бәйләп алып китеп атарлар иде.
Шулай гәпләшә-гәпләшә, сорашып, редакция бинасына барып җиттек. Шулвакыт редакция бинасыннан Сираҗи килеп чыкты, борылып карасам, Путин юкка чыккан. Әллә Искәндәрне күреп курыкты микән дип уйлап куйдым. Моңарчы Сираҗины күреп белми идем, телевизордан гына «Кара-каршы» әңгәмәсендә күргән бар. Бу әллә каян миңа:
– Абзый, исәнме, Путин белән нишләп йөрисең? – ди.
– Менә урамда очрады, сезнең редакцияне эзләп йөри, әллә редакторны акылга утыртмакчы була шунда, төгәл әйтмәде. Сине күргәч тә юкка чыкты, әллә террорчы дип уйладымы, белмим, болай бик охшамагансың югыйсә.
– Ярый, редакциягә керә торыгыз. Илфат та шунда. Иртәгә гәҗит көне, әзерләнеп яталар, барысы да шунда. Бик ашыгам, бер мәчеттә ике мулла очрашып, бер-берсенә юл куя алмыйча сугышканнар, шуны ачыклап кайтам әле.
Шул арада Сираҗи китүгә бер ишектән Владимир Владимирович килеп чыкмасынмы. Әңгәмәне дәвам иттерәбез. Ул:
– Ярый, мин кереп тормыйм, әнә машина да килеп җитте, мин әйткәннәрне редакторга җиткер, дип, юкка чыкты.
Редакциягә керәм (мондый эпизодлар белән төш күргән юк иде), өстәл янында журналистлар кайнаша.
Бер бүлмәдән Илфат килеп чыкты:
– О, абзый, син дә исән мени? – дип күрешә, үзе кулны каты итеп кыса (кулны баш астына куеп йоклаганмын). Соңгы айларда язмаларың сирәк күренә әле.
– Вакыт булмады: «Азнакай-Тымытык төбәге тарихы» китабын нәшер итеп ятабыз. Әзрәк иганәчеләр дә табылды, хәзерге «глава» әзрәк ярдәм итәргә булды. Менә әле Азнакайдан делегация Төркиягә Тартус шәһәренә барып кайтты. Минем китапны да бүләк итеп тапшырганнар. Бездә хәзер яңа башлык, болай бик уңай кеше. Биш ел басылмый яткан район тарихын бастыруга ярдәм кулын сузды. Элек эшләгән башлыклар ярдәм итмәде, югыйсә, әле республикада андый район тарихы юк иде. Сезнең журналистлар Лилия һәм Эльвира Азнакай турында бик күп тәнкыйтъ язмалары бастырды. Алар ярдәмендә Рәфис Миңнеханов (башкарма комитетының Спорт һәм физкультура бүлеге җитәкчесе) элеккеге урынына кире кайтты. Главаны алыштырдылар: тәнкыйть конфет түгел инде, рәхмәт кызларга (читтә басып торучы кызлар елмаялар).
Кинәт хатын уята, төшемне күреп бетерә алмадым.
Тора-бара Путин белән сөйләшкәннең бер мизгеле соңыннан гына искә төште (төш күпчелек вакытта онытыла бит) – Владимир Владимирович, 2013 елга «Безнең гәҗит»кә язылдыгызмы соң дип сорыйм икән?
– Һәрбер санында минем турыда язалар, бигрәк тә Сальмушев дигән бәндәгә ачу килә, чын сәясәтче диярсең. Фамилиясе дә бик сәер, әллә салмыш баштан яза инде. Газетагызны бик яратып җиткермәсәм дә, язылырмын, мөгаен, чөнки анда гади халык тормышы чагылдырыла һәм язмалары басыла…
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Комментарии