«Татарстан Республикасы атамасы уңышлы булды»

«Татарстан Республикасы атамасы уңышлы булды»

«Республика Татарстан»: «1920нче елда безнең республиканың АТССР — Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы дип аталганы мәгълүм. 1936нчы елда ул Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы дип үзгәртелгән. 1990нчы елның җәендә дәүләт суверенитеты турында Декларация тексты буенча фикер алышканда, республиканы ничек атау хакында кызу бәхәсләр китте. Декларациянең төп идеясе – республиканың дәүләт суверенитетын игълан итү һәм аны Татар Совет Социалистик Республикасы дип үзгәртү иде. Текстны күп тапкырлар күчереп яздык, бик күп тапкыр үзгәрттек. Инде комиссия соңгы вариантын кабул итте дигәндә, депутатлар Фәндәс Сафиуллин белән Дамир Сираҗиев тагын бер тәкъдим кертте: республиканың статусы турындагы пунктка ТССР дигәннән соң сызык белән «Татарстан Республикасы» дип тә куярга. Һәм комиссия моны кабул итте. Бу исем телгә бик тиз кереп китте. Ә инде 1992нче елның 7нче февралендә бу атаманы рәсми рәвештә кулланылышка кертергә булдык. Мин, республика президенты буларак, ТССРны «Татарстан Республикасы» дип үзгәртү турындагы законга кул куйдым» (Татарстанның беренче президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев).

Бала 6 ел больницада яшәгән

«РИА Новости»: Туганнан бирле Мәскәүнең перинаталь үзәгендә яшәгән 6 яшьлек кызга яңа гаилә табылган. Бу хакта Мәскәүнең Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ольга Ярославская хәбәр итә. 2014нче елның апрелендә туган кызчыкны, авыруга санап, үз әти-әнисе өйләренә алырга теләмәгән. 6 ел дәвамында перинаталь үзәктә яшәткәннәр, моңа миллионнарча сум акча түккәннәр. Табиблар белдерүенчә, сабый сау-сәламәт. Былтыр суд кызны клиникадан чыгару турында карар чыгаргач та, әти-әнисе аны алып китмәгән. Хәзер менә бер гаилә баланы кызлыкка алган. Мәскәү суды кызның үз ата-анасының хокукларын чикләгән, шулай ук һәркайсының айлык хезмәт хакыннан ¼ процент күләмендә алимент түләттерү карары чыгарган.

Комментарии