- 28.12.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023. №51 (27 декабрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Интертат»: 25нче декабрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашты. Татарстанда почта системасына ярдәм чаралары турындагы сорауга ул болай дип җавап бирде:
– Зур күләмдә булмаса да, федераль программа нигезендә почталарда ремонт бара. Былтыр 14 булса, быел 30дан артык булган. Анда бик түбән хезмәт хакы һәм эшне оештыру югары дәрәҗәдә түгел. Бу безне бик борчый, бу – федераль ведомство булса да, безнең республикада. Без аларга хатлар яздык. Нәрсә эшләп буласын уйлашырбыз. Элек почта махсус хезмәтләр дәрәҗәсендә булган – почта машиналары мигалка белән йөргән, аларны беренче чиратта уздырганнар. Почтага бөтенләй башкача караш булырга тиеш.
ТАГЫН ШАРТЛАУ
«Ватаным Татарстан»: Казанда 26нчы декабрьдә Гудованцев урамындагы торак йортның дүртенче катында газ-һава катнашмасы шартлаганнан соң җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә. Бу вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 39 яшьлек ир-ат зыян күргән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
ХЕЗМӘТ ХАКЫ ӨЧЕН ЭШЛӘМИЛӘР
«Өмет»: Башкортстан хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова абыйсының вахта юлы белән эшләве турында сөйләгән. Аныңча, кешеләрнең читкә барып эшләве республикада хезмәт хакы аз булуга бәйле түгел. Халыкның шундый гадәте барлыкка килде, дип белдергән ул.
– Аңлагыз, вахтада эшләргә гадәтләнгән кешеләр бар – бер ай вахтада, бер ай өйдә. Минем абый да вахтадан ял вакытында өй салып чыкты, – дигән ул. – Ханты-Мансы кебек төбәкләргә халыкның вахта белән китеп эшләве хезмәт хакына бәйле түгел. Тегендә дә, монда да шул ук акча алалар.
Соңгы елларда Башкортстанда иң кискен мәсьәләләрнең берсе – эш яшендәгеләрнең күрше һәм төньяк төбәкләргә күчеп китүе. Төбәктә вахта ысулы белән читкә барып эшләү дә киң таралган. Башкортстанда, Татарстан белән чагыштырганда, вахта ысулы белән эшләүчеләр биш тапкыр күбрәк. Статистикага караганда, төньяк төбәкләргә иң күп эш куллары Идел-Урал якларыннан агыла. Ирләр һәм хатын-кызлар анда тормыш яхшы булганнан яки романтика эзләп түгел, ә гаиләләрен туендыру өчен китә.
Моңарчы вахта ысулы белән эшләргә китүнең сәбәбе дип акчасызлык һәм читтә яхшы хезмәт хакы бирүләрен атадылар.
ТИЗДӘН ТӨЗЕЛЕП БЕТӘЧӘК
«Казанферст»: Казанның Усаклык бистәсендә чүп яндыру корылмасын 2025нче елга төзеп бетермәкчеләр. Бу хакта журналистларга Казан мэры Илсур Метшин сөйләгән. Аның 25 проценты төзелгән инде, дигән ул. Метшин шулай ук чүпне аерып җыю, экологик тәрбия һәм икенчел чималны яңадан эшкәртү турында программа әзерләнде, ул 2024нче елда кабул ителәчәк, диде.
Декабрь ахырында Татарстан экология министры, Самосырово чүплеген рекультивацияләү тәмамланды, дип белдерде. Ә декабрь башында Илсур Метшин пластик куллануны киметү өчен пакетларны юып яңадан кулланырга киңәш итте.
Казанда чүп яндыру заводы 2020нче елда төзелә башлады. Проект нигездә, Швейцария һәм Япония косорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде. Башта аны 2022нче ел ахырына кадәр урнаштырырга теләделәр. Короновирус пандемиясе җиһаз алу вакытын кичектерде. Узган ел санкцияләр сәбәпле, тиешле җиһазлар Татарстанга китерелмәде.
Хәзер Казан шәһәре янындагы чүп яндыру заводын Кытай технологиясе белән эшләтергә җыеналар. «Ростех» дәүләт корпорациясенә караучы «РТ-Инвест» ширкәте Кытай белән сөйләшүләр алып бара. Тик Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов, чүп яндыру заводы Кытай җиһазы белән эшләсә, экологиягә күбрәк зыян киләчәк, дип саный.
МИГРАНТЛАР БУЛЫША
«Казанские ведомости»: Татарстан кадрлар кытлыгын мигрантлар ярдәмендә хәл итәргә тели. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов еллык матбугат очрашуында белдерде.
Очрашу вакытында Татарстан президентыннан кадрлар кытлыгы турында сорадылар. Миңнеханов сүзләренчә, бүген мәктәпне тәмамлаучылар арасында математика, физика, химиядән имтихан сайлаучылар аз. Шуңа да ул инженерлар тармагы өчен мохит тудырырга кирәк, ди.
Бүген Казан югары уку йортларында инженерлар әзерләнә. Алга таба аларны Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә дә укыта башлаячаклар.
– Әлмәттә иң яхшы нефть инженерлары мәктәбе булачак. Бу дөнья күләмендәге кампус. Шундый ук мәктәпне без Түбән Камада ясыйбыз. Чаллыда да техник югары мәктәбе булдырыла. Бу уку йортлары җитештерүгә якын булырга тиеш, – диде ул.
Шул ук вакытта Миңнеханов илдә демографик упкын булуын таныды. Шуңа да Татарстан кадрлар кытлыгын әзерлекле мигрантлар хисабына хәл итәргә тели.
– Үзбәкстан төбәкләре белән килешү бар. Тиздән Таҗикстан белән килешү төзергә телибез. Белгечләрне йә анда, йә өлешчә анда һәм өлешчә монда әзерләргә кирәк. Шул рәвешле хәрби сәнәгать комплексында, машина төзелешендәге проблемаларны хәл итәргә була. Киләсе биш елда КАМАЗга 19,5 мең кеше кирәк. Аларны әзерләү мөһим. Бер көндә генә моны эшләп булмый. Базарны карап торырга, алдан күрә белергә һәм планлаштырырга кирәк.
Комментарии