Өен чүплеккә әйләндергән

«Кызыл таң»: Уфаның «Картлыкка – шатлык» хәйрия оешмасы волонтерлары ялгыз яшәүче һәм үз-үзен карый алмаган 59 яшьлек сукыр ир-атка ярдәм иткән.

59 яшьлек Александр үзе генә яши – хатыны ирнең авыр холкына түзә алмый киткән, ә улы әтисенең фатирына керергә җирәнә. Ирнең фатирында антисанитария: чүп өемнәре, ялангач электр чыбыгы, бозылган ризыклар, бәдрәф урынына – табак.
Ирнең язмышына битараф булмаучылар волонтерларга өйне чистартырга ярдәм иткән. Александрга кайнар аш, чиста кием сатып алганнар. Хәзер ялгыз ирне инвалидлар интернат-йортына урнаштырырга документлар юллау бара.

Күмелеп тә исән калганнар

«Өмет»: Казанның Жуков урамындагы 14нче йорт янында траншея казыган эшче ирләр өстенә балчык ишелә. Ир-егетләр 3 метр тирәнлектә күмелеп кала. Хезмәттәшләре ашыгыч ярдәм чакыртып, МЧС килеп җиткәнче үзаллы казый башлыйлар. Килеп җиткән коткаручылар ике ирне дә җир астыннан алып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшыра.

Комментарии