КЕШЕ ҮТЕРГӘН ӨЧЕН – 9 АЙ ТӨРМӘ

КЕШЕ ҮТЕРГӘН ӨЧЕН – 9 АЙ ТӨРМӘ

«Бизнес Онлайн»: Камчаткада яшәүче элеккеге депутат, миллиардер Игорь Редькин ялгышлык белән кеше үтергән өчен 9 айга ирегеннән мәхрүм ителү һәм 200 мең сум штраф җәзасы белән котылган. 2021нче елда Камчатка краеның Закон чыгару җыены экс-депутаты Редькин, авылга кергән аюны куып чыгарам дип, ялгыш бер кешегә атуы турында белдерү чыгарган. Ул атып яралаган 30 яшьлек ир соңрак больницада вафат булган. Элеккеге депутатка карата үтерү һәм браконьерлык маддәләре буенча эш ачканнар. Суд ачыклаганча, узган елның 2нче августында Редькин, ауга рөхсәте булмый торып, карабиннан көрән аюны атып үтергән. Соңрак тепловизор ярдәмендә авыл янындагы чүплектә карап торышка аюга охшаш тагын бер объект ачыклаган. «Редькин анык күренмәгән объектка төбәп кимендә өч тапкыр аткан. Нәтиҗәдә, бер пуля чүплек янында тимер-томыр җыю белән мәшгуль булган 30 яшьлек иргә тигән», – диелгән тикшерү мәгълүматында. Игорь Редькин саксызлык аркасында үлемгә китерү (РФ Җинаять Кодексының 109нчы маддәсе, 1нче кисәге) һәм эре зыян салган законсыз ау (258нче маддә, 1нче кисәк) маддәләре буенча гаепле дип табылган. 55 яшьлек экс-депутат Камчатканың иң бай кешеләреннән санала.

МЭРГА АЯК КИЕМЕ ЫРГЫТКАЧ, ФАТИРЛЫ БУЛАСЫҢ

«Газета.Ru»: Сахалинда 2019нчы елдан бирле тузган торактан күчерүләренә ирешә алмаган хатын-кыз бер тәүлек эчендә фатирлы булган. Моның өчен аңа шәһәр мэрына... күгәргән аяк киемен ыргытырга туры килгән. Өлкәнең Углегорский районы халкы губернатор Валерий Лимаренко һәм шәһәр мэры Дмитрий Цуканов белән очрашуда катнашкан. Людмила Аникеева исемле хатын тузган торакта яшәве, еллар буе яңа фатир алуга ирешә алмавы турында сөйләгән. Бу мәшәкать 2019нчы елдан бирле дәвам итә икән инде. Людмила белән бер йортта яшәүчеләргә 2020нче ел азагына яңа фатирлар бирергә вәгъдә иткәннәр, тик ул да сүздә генә калган. 2021нче елда шәһәр хакимияте вәгъдәсен үти башлаган. Тик Людмила Аникеева гаиләсенә су баса торган яңа йорттан бер бүлмәле фатир тәкъдим иткәннәр. Гаилә законлы нигездә аннан баш тарткан – аларга хәзер яши торган ике бүлмәле фатирларының мәйданына тәңгәл булган торак тиеш. Шуннан соң хакимият белән хат алышулар, судлар киткән. Очрашу барышында Людмила Аникеева, тузган торакта яшәүнең түзәрлек булмавын дәлилләп, үз сүзен ишетми торган мэр алдына күгәрә башлаган аяк киемен ыргыткан. Тәртип сакчылары аны шундук тоткарлап, полиция бүлегенә алып киткәннәр. Ә өлкә губернаторы Валерий Лимаренко икенче көнне үк Аникеевага ире һәм 10 яшьлек улы белән яшәр өчен уңайлы микрорайонда яхшы ремонтлы ике бүлмәле фатир бирелүе турында игълан иткән. Дөрес, башта хатынга вак хулиганлык маддәсе нигезендә җавап тотарга туры килмәгәе әле (1000 сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә тоткарлау). Вице-премьер – Русия президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев аны яклап чыккан. «Әгәр безнең мэрлар кеше белән сөйләшә алмаслык дәрәҗәдә бөек булып киткән һәм аяк киемен ыргыту аларның игътибарын җәлеп итүнең бердәнбер юлы икән, андый мэрларны алыштырырга кирәк», – дигән ул.

ҮЛГӘННӘН СОҢ ТЕРЕЛТӘ ТОРГАН СИСТЕМА

«Baza» телеграм-каналы: Америка галимнәре үлгәннән соң терелтә торган система уйлап тапкан. Аны дуңгызларда сынап караганнар. Кайчан да булса кешеләрне теге дөньядан кайтару өчен дә кулланып булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Йель университеты галимнәре, OrganEx дип аталган реанимация системасын сынау өчен, наркоз астында йөзгә якын дуңгызның йөрәген туктатканнар. Бер сәгать үткәннән соң, аларны махсус аппаратка тоташтырганнар – ул йөрәк тибеше рәвешен кабатлый, ясалма рәвештә канны йөртә, аны кислород белән тукландыра, углекислоталы газны организмнан чыгара. Шуннан соң, OrganEx органнарга ничек тәэсир итте икән дип карау өчен, дуңгызларны ярганнар. Система хайваннарның йөрәгендәге электрик активлыкны торгызган, күзәнәкләрнең үлүен туктаткан, баш мие, бавыр һәм бөер бөтенлеген саклап калган булып чыккан. Әлбәттә инде, әлегә OrganEx организмны тулысынча терелтә алмый. Ләкин галимнәр аны хәзердән үк медицинада алга китеш дип атый. Киләчәктә системаны камилләштерергә һәм кешеләрдә дә куллана башларга ниятлиләр. Ул, әйтик, күчереп утыртырга каралган донор органнарны күбрәк сакларга ярдәм итәчәк.

«АТА-АНАЛАРНЫ УТЫРТЫРГА КИРӘК»

«Lenta.ru»: Дәүләт Думасы депутаты Мария Бутина VPN куйдырган балаларның ата-аналарын төрмәгә утыртырга кирәк дигән фикер әйтте. «Россия 1» телеканалында «Вечер с Владимиром Соловьевым» тапшыруында депутат YouTube сайтын блокировкаларга кирәк дип фикер йөртә. «Ул очракта без балаларны югалтачакбыз», – дип каршы төшә аңа Соловьев. Китаплар укырга тәкъдим итәргә кирәк, ди Бутина. «Укымаячак алар китап! VPN куйдырачаклар. Чөнки син аларга сыйфатлырак продукт тәкъдим итә алмасаң, «Поезд, тукта! Бер-ике!» дигән практика эшләми», – ди Соловьев. Шуннан соң: «Нәрсә, VPN куйдырган балаларның ата-аналарын төрмәгә утыртыргамыни?» – дип сорый. Бутина: «Әйе», – дип җавап бирә. Аның бу сүзе хәтта Соловьевны да аптырашта калдыра. Соңрак Бутина үзенең телеграм-каналында сүзләрен «дөрес аңламаганнар», «әңгәмәдән өзеп биргәннәр» дип акланды. «Әти-әниләр балаларын тәрбияләүгә һәм аларның мәгълүмат кырында нәрсә куллануына игътибар бирергә тиеш. Мин шуны гына әйтергә теләдем, артыгын хәтта уйламадым да», – дигән ул.

СССРны КИРЕ КАЙТАРЫРГА?

«РИА Новости»: Дәүләт Думасына Кырымнан сайланган депутат Михаил Шеремет СССР үрнәгендә суверен дәүләтләр берләшмәсе булдырырга тәкъдим иткән. «СССРның булуы НАТОның бөтен дөньяны колга һәм колониягә әйләндерү омтылышын туктатып килде. Көнбатыш экспансиясенә һәм агрессиясенә нәтиҗәле каршы тору өчен, суверен дәүләтләрнең ирекле рәвештә бердәм хәрби-сәяси һәм икътисади блокка берләшүе дөрес булыр дип саныйм», – дигән ул.

Комментарии